Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Халык мәнфәгате өчен янып-көеп

10-11 декабрь көннәрендә Казанда "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә Биектау районын Дача авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Руслан Ямалиев тәкъдим иткән иде. Анда Руслан 2-нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Беренче күрүдән, тәүге очрашудан алган тәэсирләр беркайчан да үзгәрми, диләр. Хәтердә нәкъ менә иң беренчесе уелып...

10-11 декабрь көннәрендә Казанда "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә Биектау районын Дача авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Руслан Ямалиев тәкъдим иткән иде. Анда Руслан 2-нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Беренче күрүдән, тәүге очрашудан алган тәэсирләр беркайчан да үзгәрми, диләр. Хәтердә нәкъ менә иң беренчесе уелып кала. Руслан Ямалиев та Дача авыл җирлеге халкы белән беренче очрашуда ук уртак тел тапты. Ул көнне халык авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең яңа җитәкчесе белән очрашырга бердәм булып, оешкан төстә мәдәният йортына җыелды.

Авыл халкы бик сизгер. Аз гына үзгәрешне дә күрә, анализ ясый башлый. Ул инде гадел анализ була. Үзгәрешләр уңай якка булса, ул аны бик җылы кабул итә. Җитәкчегә дә мактау сүзләрен кызганмый. "Безнең эштә халыкның шундый якты, ягымлы мөгамәләсе бик тә ярдәм итә, эшләгән саен эшлисе, үзгәрешләр артыннан үзгәрешләр ясыйсы килеп кенә тора", - ди Руслан Ямалиев.

Русланның җитәкче булып эшли башлавына әле бер генә ел була. Бөек җиңүнең 70 еллыгына, бер дигән итеп, һаләк булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлне яңартты. Бусы инде авыл халкы йөрәгенә бигрәк тә хуш килде. Шул ук май көннәрендә күмәкләп авылга керү юлындагы күперне төзәттеләр, юлларны төзекләндерделәр. Хәзер инде бу юллардан нинди һава шарты булуга карамастан, авыл кешесе үз машинасында җилдертеп кенә уза.

Бүгенге көндә авылда 3 катлы йорт төзелеп ята. Авылның иске фатирларда яшәүче биш гаиләсе тиздән биредә өй туйлары үткәрәчәк. Яшь гаиләләре күп булган авылның киләчәге дә өметле була. Дача авыл җирлегендә яшьләр байтак. Нәкъ менә шуны күздә тотып, әле күптән түгел генә республика Программасы кысаларында яңа спорт мәйданы төзелде. Анда җәй буе яшьләр, балалар спорт белән шөгыльләнде, күмәк спорт чаралары уздырылды. Бистәдә үзенең волейбол һәм футбол командалары бар. "Спорт мәйданчыклары булдыру турындагы Республика Программасының нәкъ менә безнең авылда да тормышка ашырылуына районыбыз башлыгы Рөстәм Галиулла улының да ярдәме зур булды, - ди Руслан Ямалиев. - Барлык авыллар да үзләрендә шундый мәйданчыклар булуын телиләр, озак кына чират көтәләр. Ә бездә инде спорт мәйданчыгы авыл халкына хезмәт күрсәтә."

Быел авылда "Бишенче чыбык" программасы буенча 1,5 километр чыбык сузылды, урамнарда 10 яңа электр яктырткычлары эленде. Алар искеләреннән күпкә отышлырак та, яктырак та, электр энергиясенә дә экономия ясыйлар. "Бу әле эшнең башы гына, киләчәктә барлык урамнарга да шундый ук яктырткычлар куярга ниятлибез," ди Дача авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы.

Дача авылы уртасында, Яңа ел килгәнне көтеп, мәһабәт чыршы басып тора. Ул авыл халкы гозерен исәпкә алып куелды. 24 декабрьдә аны тантаналы төстә ачу оештырылды. Балалар рәхәтләнеп җырладылар, чыршы тирәли биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Авыл халкына кунакка Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Олылар да, мондый манзараны күреп, балалардай шатландылар. Руслан Ямалиев мондый чараларны ел саен уздырырга ниятли.

Авыл халкының да абруе елдан-ел арта бара. Алар быел хаклы рәвештә 1 миллион сумлык грант оттылар. Ул акчага трактор сатып алдылар. "Безнең авыл җирлегендә трактор булмады. Ел саен кыш көне кар чистарту буенча проблема килеп туа иде. Күмәк көч белән, җитәкчеләребез ярдәме белән без бүген үзебезнең техниканы булдырдык", - ди Руслан Ямалиев.

Авыл җирлеге башлыгы проблемаларны олысына һәм кечесенә бүлми. Аларның һәрберсен, аерым шәхеснекеме ул, глобаль проблемамы - алдан күреп, вакытында хәл итеп барырга тырыша. "Авыл халкының үзеңә карата җылы мөнәсәбәтен тою тагын да күбрәк, олырак эшләргә рухландыра, алар өчен эшләгән саен эшлисе килә". Руслан Ямалиев бүген әнә шундый күтәренке кәеф белән халык мәнфәгате өчен янып яши.

Валерия Шишкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев