Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Депутатларыбыз эшлекле һәм намуслы булсын

Бу хатны аның авторы 13 сентябрь - бердәм сайлаулар көнендә сайлау комиссиясенә тапшырган. Хөрмәтле сайлау комиссиясе! Барыгызны да бүгенге - 2015 елның 13 сентябрендәге сайлаулар көне белән тәбрик итәбез. Без, Матмыр авылы сайлаучылары, бердәм рәвештә тавышыбызны моңа кадәр дә Президентыбыз булган Рөстәм Нургали улы Миңнехановка бирәбез. Илебезне, халкыбызны, милләтебезне дөрес...

Бу хатны аның авторы 13 сентябрь - бердәм сайлаулар көнендә сайлау комиссиясенә тапшырган.

Хөрмәтле сайлау комиссиясе!
Барыгызны да бүгенге - 2015 елның 13 сентябрендәге сайлаулар көне белән тәбрик итәбез.
Без, Матмыр авылы сайлаучылары, бердәм рәвештә тавышыбызны моңа кадәр дә Президентыбыз булган Рөстәм Нургали улы Миңнехановка бирәбез.
Илебезне, халкыбызны, милләтебезне дөрес итеп алып барырга Аллаһы Тәгалә көч-куәт, сәламәтлек бирсен аңа. Халкыбызга яраклы яхшы законнар чыгарырга башына камил акыл бирсен Ходаем. Эгоист, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы депутатлар аның башын чуалтмасын. Нургали улы Рөстәмгә эшеңдә зур уңышлар, тырышлыклар телибез.
Шулай ук җирле Советыбызның депутаты Шәмсиев Гыйльметдингә бердәм тавышыбызны бирәбез. Ул сау калебле, туры кеше. Саулыгы булып, һаман эшләргә насыйп булсын. Үз авыл җирлегебездәге кешеләргә дөрес киңәшләрен биреп, озак еллар эшләсен әле.
Илебез тыныч, җаныбыз тыныч, гаиләләребез тыныч булсын. Барыбыз да сәламәт, тату, тыныч яшик. Аллаһы Тәгалә шулай язган булсын!
Матмыр авылы сайлаучылары исеменнән
Сания ҖӘЛӘЛИЕВА.
13.09.2015 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев