Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Бу чыннан да әкияти дөнья

"Өмет" Үзәге белгечләре Россия Балалар фондының матди ярдәме белән аз тәэмин ителгән гаиләләр-дә тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Әкият" Татар дәүләт курчак театрына сәяхәт оештырдылар. Балалар чыршы янында Кыш бабай, Кар кызы, рус һәм татар әкиятләре геройлары катнашындагы күңелле программада катнаштылар. Аннары "Кыш бабай бүләкләре" дигән спектакль карадылар. Курчак...

"Өмет" Үзәге белгечләре Россия Балалар фондының матди ярдәме белән аз тәэмин ителгән гаиләләр-дә тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Әкият" Татар дәүләт курчак театрына сәяхәт оештырдылар.

Балалар чыршы янында Кыш бабай, Кар кызы, рус һәм татар әкиятләре геройлары катнашындагы күңелле программада катнаштылар. Аннары "Кыш бабай бүләкләре" дигән спектакль карадылар. Курчак театрындагы тамаша тәмамланганнан соң балалар өчен бәйрәм "Туган авылым" мәдәни-күңел ачу үзәгендә дәвам итте. Музейда балалар декоратив-гамәли сәнгатьнең үзенчәлекле үрнәге булган самавыр тарихы белән таныштылар. Залда төрле формадагы, төрле материалдан эшләнгән эреле-ваклы бик күп самавырлар бар иде. Көнкүрештә кулланыла торган әлеге савытка инде 2,5 мең ел икән. Аларны безнең республикада Мамадышта һәм Лаешта ясаганнар.
Кыш бабай янында балалар үзләренең күңел түрендә йөрткән теләкләрен белдерделәр, Яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр, истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.

Күңел ачу комплексы территориясендә алар матур-матур күперләр аша йөрделәр, агачтан ясалган әкият персонажларына сокланып карап тордылар. Мондый ял тәмле милли ризыклар һәм чәй белән сыйланып тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев