Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Болгар үз заманында иҗтимагый һәм мәдәни үзәк булган

    Мәдәни мирасыбызның иң күркәм һәйкәлләреннән берсе - Болгар шәһәрлеге күп сулы Идел ярына урнашкан. 2014 елның 16 сентябрендә "Өмет" Үзәге белгечләре "Җылы очрашулар" клубы әгъзалары - инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен шушындый кызыклы урыннарга экскурсия оештырдылар. Урта гасырларда Болгар Идел-Кама Булгариясенең сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәге булган. Биредә галимнәр...

    Мәдәни мирасыбызның иң күркәм һәйкәлләреннән берсе - Болгар шәһәрлеге күп сулы Идел ярына урнашкан.

    2014 елның 16 сентябрендә "Өмет" Үзәге белгечләре "Җылы очрашулар" клубы әгъзалары - инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен шушындый кызыклы урыннарга экскурсия оештырдылар.

    Урта гасырларда Болгар Идел-Кама Булгариясенең сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәге булган. Биредә галимнәр һәм шагыйрьләр иҗат иткән. Шагыйрь Кол Гали, тарихчы галим Якуб ибн-Ногъман, фәлсәфәче Хәмид әл-Булгариның исемнәре тарихта сакланган.

    Реклама

    Әлеге шәһәр 1236 нчы елгы монгол яулары һөҗүменнән соң тиз арада тәртипкә китерелә һәм сәүдә, мәгърифәтчелек, һөнәрчелек үзәгенә әверелә. Европаның иң зур шәһәрләренең берсе булган Болгарны "Алтын тәхет" ("Золотой трон") дип атыйлар.

    Экскурсиягә килүчеләр XIII-XIV нче гасырларның барлык архитектура һәйкәлләрен: Собор мәчетен, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейларны, ханнар төрбәсен (күмү өчен махсус урын), Кече манараны, Кара һәм Ак палаталарны, ханнар мунчасын, дәвалаучы музее һәм башка археологик объектларны карадылар.

    Икмәк музеена бару экскурсиягә үзенчәлекле ямь өстәде. Анда гади кеше тормышында икмәкнең нинди урын тотуы, урта гасырдагы тегермәнченең тормыш-көнкүреше, ипи пешерү серләре турында да күп мәгълүматлар белән таныштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: