Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Бергәләп каршылыйбыз

2011 нче елны тәмамланды дисәң дә була. Аңа йомгак ясар чак җитте. Узып баручы елда бер генә мөһим вакыйга да игътибар үзәгеннән читтә калмады. "Өмет" Үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үз тәрбияләренә алган кешеләр өчен Яңа ел алдыннан күңелле бәйрәм оештырдылар. Әлдермеш, Каенлык һәм Дөбъяз авыл җирлекләрендә...

2011 нче елны тәмамланды дисәң дә була. Аңа йомгак ясар чак җитте.

Узып баручы елда бер генә мөһим вакыйга да игътибар үзәгеннән читтә калмады. "Өмет" Үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үз тәрбияләренә алган кешеләр өчен Яңа ел алдыннан күңелле бәйрәм оештырдылар. Әлдермеш, Каенлык һәм Дөбъяз авыл җирлекләрендә дә Яңа ел белән котлаулар булды. Кыш Бабай, Кар Кызы, Убырлы карчык һәм урман җәнлекләре булып киенгән социаль хезмәткәрләр, өй саен йөреп, бәйрәм шатлыгы бүләк иттеләр. "Өмет" Үзәге хезмәт күрсәткән кешеләрнең күбесе өчен бу көтелмәгән куаныч булды. Алар үзләре дә мондый чарадан читтә калмадылар: җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, социаль хезмәткәрләрне котлап, теләкләр теләделәр. Мондый игътибардан һәркайсы да азга гына булса да үзен бәхетле сизгәндер. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле өйләреннән чыгып йөри алмаган, аралашу чикле булган өлкән яшьтәге ялгызларның бигрәк тә күңеле булды. Безнең тәрбиядә булучыларның һәркайсына да киләсе елда нык сәламәтлек, иминлек телибез, социаль хезмәткәрләр исә һәрвакытта да янәшәдә булырлар һәм ярдәмнәреннән калдырмаслар, дип ышанып әйтә алабыз.

"Өмет" Үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев