Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Бер командада эшләү – талант ул

ТР Хезмәт һәм мәшгульлек, социаль яклау министрлыгының "Өмет" Үзәге, 2012 елдан башлап, ярты ел саен командада эшләү осталыгы булдыруга, аны үстерүгә һәм туплауга, көчле һәм йомшак якларны ачыклауга юнәлтелгән уку-тренинглар уздыра. Кадрлар потенциалын үстерү планы нигезендә учреждение хезмәткәрләре 2015 елның 21 маенда Үзәк педагогы һәм психологы тарафыннан "Команда төзү" темасына...

ТР Хезмәт һәм мәшгульлек, социаль яклау министрлыгының "Өмет" Үзәге, 2012 елдан башлап, ярты ел саен командада эшләү осталыгы булдыруга, аны үстерүгә һәм туплауга, көчле һәм йомшак якларны ачыклауга юнәлтелгән уку-тренинглар уздыра.

Кадрлар потенциалын үстерү планы нигезендә учреждение хезмәткәрләре 2015 елның 21 маенда Үзәк педагогы һәм психологы тарафыннан "Команда төзү" темасына оештырылган тренингта катнаштылар. Биредә эшләүчеләргә уен формасында командада үзара ярдәм итешү буенча сәләтләрен ачу һәм күрсәтү, командадагы һәр кешенең, беренче карашка катлаулы булып тоелган мәсьәләләрне хәл иткәндә, үз көченә һәм команданың булдыра алачагына ышанычын ныгыту мөмкинлеге бирелде. Мондый тренинглар команданың рухын күтәрә, аның составындагыларның бер-берсенә һәм үзләренә карата ышанычын арттыра. Һәр кешенең моңарчы үзен сиздермәгән иҗади мөмкинлекләре ачыла, шулай ук коллективтагы үзара аралашу мөнәсәбәтләре җайга салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев