Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Бөек Биләр шәһәре

Татарстанда матур һәм кызыксындырырлык урыннар шактый. Шуларның берсе - Алексеевск районында урнашкан Биләр авылы. "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге тарихи яктан әһәмиятле шушы урынга өлкән яшьтәге кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары - "Җылы очрашулар" клубына йөрүчеләр өчен экскурсия оештырды. Идел Болгариясе башкаласы Бөек Биләр шәһәре X-XIII гасырларда Европаның өченче...

Татарстанда матур һәм кызыксындырырлык урыннар шактый. Шуларның берсе - Алексеевск районында урнашкан Биләр авылы.

"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге тарихи яктан әһәмиятле шушы урынга өлкән яшьтәге кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары - "Җылы очрашулар" клубына йөрүчеләр өчен экскурсия оештырды.

Идел Болгариясе башкаласы Бөек Биләр шәһәре X-XIII гасырларда Европаның өченче шәһәре санала. Алар белән чагыштырганда Париж да, Лондон да, Киев та бистә генә булып күренәләр. Мәйданы ягыннан Багдад белән Константинополь генә аннан зуррак була. Ни кызганыч, Болгар башкаласы 1236 нчы елда монгол яулары һөҗүмен-дә яңадан торгыза алмаслык хәлгә килә. Безнең көннәргә кадәр риваятьләр, уйдырмалар һәм бик күп археологик казылмалар гына сакланган. Экскурсиягә килүчеләр музейда Биләрдәге тормыш-көнкүреш тарихы белән таныштылар. Биләр шәһәрлегендә ак таштан салынган мәчет, караван-сарайның алтын капкасы, җәмәгать мунчасы, бай феодал йортының хәрабәләре сакланган.

А.Е.Арбузовның музей-йортында, органик химия-гә нигез салучы А.М.Бутлеровның һәм фосфор-органиклар белән эшләгән химиклар фәнни мәктәбен оештырган А.Е.Арбузовның тормышы һәм эш-чәнлеге турындагы заманча видео-материалларны кулланып, кызыклы лекция укылды.

Әмма экскурсиядә катнашучыларда иң зур тәэсирләр калдырганы "Хуҗалар тавы" итәгендәге бик матур урында - урмандагы "Изгеләр чишмәсе" булды. Чип-чиста һәм шифалы сулы чишмә - өч динне: мәҗүсилек, мөселманнар һәм христианнарны берләштергән үзенчәлекле рухи үзәк. Савыктыра торган изге суны эчеп һәм юынып алганнан соң, экскурсиягә килүчеләр үзләрендә "Хуҗалар тавы"на менәрлек көч тә таптылар. Изге тау түбәсенә кадәр баскычның 444 басмасыннан үтәргә кирәк. Иң өскә кара мәрмәрдән ясалган истәлекле билге куелган. Бу җанга-тәнгә көч-куәт бирә торган урын. Риваятьләргә караганда, анда теләгән һәр теләк тә кабул була, имеш.

Озак дәвам иткән экскурсия программасыннан соң анда катнашучылар паркта ял иттеләр. Биредә иркенләп ял итү өчен беседкалар, мангаллар әзерләп куелган. Рәсемдәге шикелле матур, фонтанлы күл тирәсендә дә утырып ял итә торган урыннар ясалган. Барысы да уңайлы һәм матур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев