Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Балаларның күңелләрен күрделәр

Яңа ел - һәркайсыбыз күңел түрендә йөрткән хыяллары тормышка ашар, дип өметләнә торган, ниндидер могҗиза булуын көтә торган бәйрәм. Матди могҗизалар гына түгел, әлбәттә. Без кешеләрдән җылылык, якыннарыбызның аңлавын көтәбез. Әмма кайгыртучанлыкка аеруча мохтаҗлар да бар, болар - социаль яктан якланмаган гаиләләрдә үсүче балалар. Алар өчен Яңа ел алдыннан Биектау...

Яңа ел - һәркайсыбыз күңел түрендә йөрткән хыяллары тормышка ашар, дип өметләнә торган, ниндидер могҗиза булуын көтә торган бәйрәм.

Матди могҗизалар гына түгел, әлбәттә. Без кешеләрдән җылылык, якыннарыбызның аңлавын көтәбез. Әмма кайгыртучанлыкка аеруча мохтаҗлар да бар, болар - социаль яктан якланмаган гаиләләрдә үсүче балалар. Алар өчен Яңа ел алдыннан Биектау мәдәният йортында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге хезмәткәрләре чын бәйрәм оештырдылар. Ни дисәң дә, дөньяда могҗизалар булуга ышанган балаларның яктырып киткән бәхетле йөзләре һәркемдә сөенечле хисләр уята бит.

Яңа ел - үзенчәлекле, истә кала торган бәйрәм. Бабакай бу юлы нинди бүләк алып килер икән инде, диеп, Кыш Бабай килүен һәр бала да дулкынланып көтә.

27 нче декабрьдә район мәдәният йортына Яңа ел бәйрәменә социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар җыелды. Коркачык мәдәният йортының Рәсим Хәйруллин һәм Айгөл Хәйруллина җитәкчелегендәге курчак театры нәни тамашачылар өчен Яңа ел спектакле әзерләгән. Әкият геройлары күрсәткән тамаша бала-чагада көчле тойгылар уятты.

Спектакль караганнан соң балаларны "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән күңел ачу программасы көтә иде. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Мальвина белән бергә балалар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Малайлар һәм кызлар арасыннан кыюраклар, дулкынлана-дулкынлана әти-әниләре белән бергә Яңа елга дип ятлаган шигырьләрен сөйләделәр.

Бәйрәм кичәсе азагында балаларның барысына да Яңа ел бүләкләре таратылды. Без матди ярдәм күрсәтүләре өчен "ИХК", "Татгазинвест" ябык акционерлык җәмгыятьләренә, РФ Саклык банкына рәхмәт белдерәбез.

"Өмет" Үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев