Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Бала акчасын ничек саныйлар? Биектау районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рания Гайнетдинова белән ИНТЕРВЬЮ

Татарстан Республикасы хөкүмәтенең 2016 елның 10 сентябрендә кабул ителгән 625 нче Карары белән 16 яшькә җитмәгән балаларга ай саен бирелә торган бала акчасын түләү буенча үзгерешләр кертелде. Карарда балага акча билгеләгәндә гаиләдәге һәр кеше башына күпме керем туры килүен исәпләп чыгару тәртибе расланган. Шулай ук, аерым категория гражданнарга акчалата түләүләр,...

Татарстан Республикасы хөкүмәтенең 2016 елның 10 сентябрендә кабул ителгән 625 нче Карары белән 16 яшькә җитмәгән балаларга ай саен бирелә торган бала акчасын түләү буенча үзгерешләр кертелде.
Карарда балага акча билгеләгәндә гаиләдәге һәр кеше башына күпме керем туры килүен исәпләп чыгару тәртибе расланган. Шулай ук, аерым категория гражданнарга акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр, стипендияләр бирү тәртибе Кагыйдәләренә дә үзгәрешләр кертелгән. Район халкы өчен иң мөһим дип саналган үзгәрешләр турында сөйләвен үтенеп, без Биектау муниципаль районы хакимиятенең халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рания Гайнетдиновага мөрәҗәгать иттек.
-Рания Һадиевна, хөкүмәт карарында, Кагыйдәсендә нинди төп үзгәрешләрне билгеләп үтәр идегез?
- Алар берничә. Беренчедән, баласына алимент түләүдән качып йөргән әти-әниләрне эзләү суд карарын үтәтүчеләр Федераль хезмәтенә тапшырылды.
Гаилә керемен исәпләүдә кулланыла торган вакыт аралыгы да үзгәртелде. Элек ул соңгы 3 айдагы керемнән исәпләнгән булса, хәзер исә соңгы 6 ай кеременнән чыгып исәпләнә.
Ведомствоара мөнәсәбәтләр буенча алына торган белешмәләр исемлегенә дә үзгәрешләр кертелде. Балага ай саен бирелә торган акчаны исәпләгәндә аның күләме, гражданнарның рөхсәте белән, пособие сорап гариза белән мөрәҗәгать итүче кешенең соңгы 6 - 12 ай эчендә алган хезмәт хакы күләменнән чыгып билгеләнә. Хезмәт хакы һәм башка керемнәрнең күләме Россия Федерациясе пенсия фонды биргән белешмәдән алына.
- Гаиләдә ничә кеше барлыгын билгеләү буенча үзгәрешләр кертелдеме?
-Әйе, гаилә әгъзаларын билгеләү буенча да үзгәрешләр бар. Яңа тәртип буенча һәр гаилә әгъзасына туры килә торган керемне исәпләгәндә рәсми рәвештә язылышкан бергә яшәүче әти-әниләр (баланы уллыкка - кызлыкка алган әти-әниләр), шулай ук аерым яшәүчеләр һәм аларның кайсысы белән дә булса бергә яшәүче балигъ булмаган балалары да кертелә. Балалар барысы да даими яшәү урынында, яисә вакытлыча яшәү урынында теркәлгән булырга тиеш. Гаилә әгъзаларын бигеләгәндә рәсми рәвештә язылышмаган, әмма бергә торучы һәм балаларны уллыкка - кызлыкка алган әти-әниләр, аларның балигъ булмаган балалары да исәпләнә.
- Рания Һадиевна, әйтик, бер гаиләгә төрле урыннан керемнәр килә. Һәр җан башына туры килә торган керемне бу очракта ничек исәплиләр?
- Мәсәлән, гаилә әгъзасы законлы ялга китте, ди. Аның ял вакытына бирелгән акчасы (отпускные) 12 айга (6 айга, ялны кайсы вакыт өчен алганына карап) бүленә һәм гаиләнең гомуми кеременә кушыла. Гаилә әгъзасы авырып та китәргә мөмкин. Авыруы турындагы белешмә нигезендә ул вакытлыча эшләмәгән чор өчен түләнгән акча шул чор эчендә генә исәпләнә. Бала табып, өйдә бала карап утыра торган хатын-кызларның кереме алар йөкле булып йөргән чорга һәм бала тапкач бирелгән ял вакытына бәрабәр исәпләнә. Хезмәт хакын алмыйча гына рәсми рәвештә ял алган кешеләрнең кереме шартлы хезмәт хакы күләменнән чыгып исәпләнә. Шартлы хезмәт хакы эшче тарифының 2/3 нә тигез. Бездә шәхси эшмәкәрләр категориясе дә бар бит әле. Әгәр алар салым органнарына бирелә торган белешмәдә үзләренең керемнәрен һәм чыгымнарын бертигез дәрәҗәдә итеп күрсәтәләр икән, бу очракта аларның кереме район буенча һәр кеше башына уртача керем исәбеннән чыгып исәпләнә. Биектау районы буенча бер җан башына шартлы уртача керем 17676,80 сум тәшкил итә.
Алимент алучылар белеп торырга тиешле яңалыклар да бар. Әгәр алимент алу турында судтан рәсми документларыгыз юк икән, бу очракта алиментның шартлы күләме билгеләнә. Аның күләме бер балага Татарстан Республикасы буенча билгеләнгән айлык яшәү минимумы күләменә тиң. Бүгенге көндә бер баланың айлык яшәү минимумы 8097 сум тәшкил итә.
Гаилә әгъзасының кереме мөһим сәбәпләр аркасында бөтенләй булмаска да мөмкин. Хөкүмәтнең әлеге Карарында андый гаилә әгъзалары турында да әйтелә. Андыйларга хезмәт килешүе белән кайда да булса эштә исәпләнүче һәм шул ук вакытта баласы 3 яшькә җиткәнчегә кадәр өйдә утыручы хатын-кызлар, көндезге бүлектә кайда да булса укучы затлар, медицина оешмасында исәптә торучы 20 атна һәм аннан да олырак көмәне булган хатын-кызлар керә.
- Рания Һадиевна, әйтегез әле, 16 яшькә кадәр булган балалар тәрбияләүче һәр гаиләнең дә ай саен түләнә торган акчаны алырга хакы бармы?
- Юк, әлбәттә. Мондый төр пособияне барытик бер җан башына 8141 сумнан артмаган кереме булган гаиләләрнең генә алу мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча айлык яшәү минимумы 8141 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев