Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Җәйге яңгыр төрле була

Җәйнең эссе көннәрендә яңгырны көтеп алабыз. Мондый чакта матур гына яңгыр һәр көнне кич белән явып китсә дә артык булмый. Әмма соңгы елларда яңгыр болытлары үзләре белән җил-давыл, яшен алып килә. Яшен сугудан курыкмаган кеше юктыр, мөгаен. Юк-юк та, мондый куркыныч очраклар турында ишетел-гәләп тора. Яшен сукканда кеше аңын югалта....

Җәйнең эссе көннәрендә яңгырны көтеп алабыз. Мондый чакта матур гына яңгыр һәр көнне кич белән явып китсә дә артык булмый.

Әмма соңгы елларда яңгыр болытлары үзләре белән җил-давыл, яшен алып килә. Яшен сугудан курыкмаган кеше юктыр, мөгаен. Юк-юк та, мондый куркыныч очраклар турында ишетел-гәләп тора.
Яшен сукканда кеше аңын югалта. Моннан тыш, аны көзән җыерырга, сулышы кысылырга, йөрәге бик нык кагарга мөмкин. Тәнендә "ток эзләре" - электр тогының керү һәм чыгу урыннары - соры яки саргылт таплар кала. Зыян күрүчегә, табиб килгәнче, беренче медицина ярдәме күр-сәтелергә тиеш.
Башка табигать күренешләреннән аермалы буларак, яшен турында кайбер фактларны бел-мәү аянычлы тәмамланырга мөмкин. Аңа кагылышлы нинди имеш-мимешләргә ышанырга ярамый соң?
"Яңгыр яуганда гына яшен сугарга мөмкин"
Чынында яшен яңгыр ява торган урыннан ун чакрым ераклыкта яшьнәргә мөмкин. Шуңа күрә яңгырдан соң ук урамга чыгу ягын карарга кирәкми (яшен гадәттә өйдә түгел, ә урамда, гомумән, ачык һавада суга. Шулай да шар рәвешендәге яшен өйгә дә үтеп керергә мөмкин).
"Яшен вакытында самолетта очу куркыныч"
Заманча очкычларга бернинди куркыныч янамый һәм алар һава торышының нинди булуына карамастан, очуга көй-ләнгән. Ягъни самолетка яшен сугудан берни булмый. Әмма һавага кү-тәрелгәндә һәм җиргә төшкәндә, шулай ук җир-дә "басып" торганда очкычларны яшен сугу очраклары бар.
"Яшен беркайчан да бер урынга ике тапкыр сукмый"
Яшен бер үк урынга берничә тапкыр эләгергә мөмкин. Бигрәк тә биек әйберләргә.
"Яшен суккан кешегә кагылсаң, сине дә сугарга мөмкин"
Электр заряды кеше тәнендә сакланып кала алмый. Нәкъ менә шушы имеш-мимеш аркасында зыян күрүчеләрнең 90 процентына беренче медицина ярдәме күрсәтелмичә кала да. Яшен суккан кешене берничә минутка җиргә күмеп торырга кирәк, шуннан соң электр заряды аның тәненнән чыгып китә,
янәсе. Ялгыш фикер бу. Мондый гамәл зыян күргән кешенең үлемен тизләтә генә.
"Яшен вакытында кесә телефонын кулланырга ярамый"
Телефон тимердән эшләнеп, тәнгә тиеп торганда гына куркыныч тудырырга мөмкин. Сөйләшкән чагында нәкъ менә кесә телефонының яшенне "тартып" китерүе фәнгә мәгълүм түгел.
"Яшен вакытында агач төбендә яшеренергә кирәк"
Яшен иң элек биек әйберләргә, шул исәптән агачларга китереп бәрә. Бигрәк тә имән, нарат, тупыл, чыршы төбендә торырга ярамый.
(«Ватаным Татарстан» газетасыннан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев