Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Яшисең килсә, йөрәгеңне тыңла!

    "Йөрәгеңне тыңла"- табиблар бөтен татарстанлыларга әнә шулай дип мөрәҗәгать итә. Күп кенә гомерләрне өзгән йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәштә былтыр шактый уңай нәтиҗәләргә ирешелсә дә, туктап калырга ярамый. Шуны исәпкә алып, Татарстанда киңмасштаблы мәгълүмати-агарту акциясе башлангыч алды. Йөрәк-кан тамырлары авырулары элеккечә үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урынны алып тора. Әлеге...

    "Йөрәгеңне тыңла"- табиблар бөтен татарстанлыларга әнә шулай дип мөрәҗәгать итә. Күп кенә гомерләрне өзгән йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәштә былтыр шактый уңай нәтиҗәләргә ирешелсә дә, туктап калырга ярамый. Шуны исәпкә алып, Татарстанда киңмасштаблы мәгълүмати-агарту акциясе башлангыч алды.


    Йөрәк-кан тамырлары авырулары элеккечә үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урынны алып тора. Әлеге мәсьәлә ил күләмендә зур борчу уята. Узган елда инсульт-инфарктларны кисәтү юнәлешендә тормышка ашырылган бер төркем чаралар кеше югалтуларын бераз киметергә (3,4 процентка) мөмкинлек бирде үзе. Әмма эшне дәвам итәргә кирәклеге көн кебек ачык.

    - Агымдагы елның 7 аенда 2059 коронар стентирование үткәрелде, бу былтыргыга караганда берникадәр күбрәк. Кан тамырлары үзәкләре актив эшли. Алар быел 9055 авыруны кабул иткән. 200дән артык пациентка тромболизис ясалган. Бу барысы да югары технологияле медицина ярдәме казанышлары. Әмма халыкка мәгълүмат җиткермичә булмый, - дип белдерде Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.
    "Йөрәгеңне тыңла" мәгълүмати кампаниясе халыкның йөрәк-кан тамырлары авырулары турындагы белемнәрен арттыруга юнәлтелгән. Акция кысаларында сәүдә үзәкләрендә, предприятиеләрдә кан басымын котрольдә тоту буенча мобиль пунктлар барлыкка киләчәк. "Сәламәт йөрәккә 5 адым" дигән буклетлар, балаларга дөрес тукланырга өйрәтүче тематик раскраскалар, медицина учреждениеләре өчен плакатлар эшләнгән. Казан, Әлмәт, Түбән Кама һәм Чаллыда файдалы киңәшләр реклама такталарында да урын алачак.

    - Онкологик авыруларны халык кирәгеннән артык күпертә, ә менә йөрәк-кан әйләнеше авыруларын, киресенчә, бәяләп бетермәү күренеше бар. Бигрәк тә ирләр сансызлык күрсәтә. Кан басымы югары булса, даими дарулар эчеп тору таләп ителә. Ә алар моңа кул селтәп карый. Шуңа күрә ир-атларны хатыннары контрольдә тотсын иде, - ди Гадел Вафин.

    Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен министр 5 күрсәткечкә игътибарлы булырга өнди. Кан басымы дәрәҗәсе 140/90нан артмаска, шикәр дәрәҗәсе иң күбе 5,5 миллимоль тәшкил итәргә, холестерин литрга 5,2 миллимольдән дә югарырак булмаска тиеш. Шулай ук тән массасы индексы да мөһим роль уйный. Норма 18,5дән алып 24,9га кадәр, дип санала. Һәм инде, әлбәттә, табиб тарафыннан билгеләнгән даруларны авыру кискенләшкән вакытта гына түгел, ә даими эчәргә кирәк.

    Сәламәт йөрәк рецепты - күбрәк хәрәкәт итү, дөрес туклану һәм начар гадәтләрдән арыну. Аз хәрәкәт итү тазаруга китерә. Димәк, йөрәккә йөкләнеш тә арта. Спиртлы эчемлекләр куллану һәм тәмәке тарту шулай ук бер дә файдалы түгел. Алкоголь тәэсирендә кан тамырлары кысыла. Бигрәк тә йөрәкне кан белән тәэмин итүче тамырлар зарарлана. Кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәү нәтиҗәсендә, йөрәк мускуллары әкренләп тоташтыручы тукымага әйләнә - атеросклероз авыруы барлыкка килә. Йөрәк-кан тамырларының кинәт тараюы стенокардия дип атала һәм бу күренеш еш кына үлемгә сәбәпче була.

    Тәмәке тарту да кан тамырларына зыян сала. Бер тәмәке "пыскыту"дан соң, тамырлар ярты сәгать буе кысылган хәлдә кала. Йөрәккә кан барып җитсен өчен, организмга өстәмә көч түгәргә туры килә. Менә ни өчен тәмәке тартучыларның йөрәге тизрәк таушала.

    Туклану исә татарстанлылар өчен аерым мәсьәлә. Ит, бәрәңге, майлы ризык, камыр ашлары ярата бит безнең халык. Ә республикабызның баш кардиологы Альберт Галәвич сүзләренчә, безгә күбрәк яшелчә, җиләк-җимешкә күчәргә кирәк. Финляндия, АКШ, Канада кебек илләрдә дә йөрәк-кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр исәбе гаять күп булган. Әмма алар кешеләрнең гадәтләрен үзгәртеп бик яхшы нәтиҗәләргә ирешә алган.

    Бүгенге көндә республикабызда йөрәк-кан тамыры авырулары буенча иң имин вәзгыять Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә икән. Әлеге торак пунктларда демография күрсәткечләр бик яхшы, халкы яшәрә бара. Ә менә төп халкы өлкән яшьтәгеләр булган Тәтеш, Кама Тамагы, Алексеевск, Югары Ослан районнарында йөрәк авыруларыннан үлем-китемнәр аеруча күп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: