Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Яшь белгеч, табиб Ләйлә Нуриева: «Мин һәр көнне «янгын» сүндерәм...»

Илебездәге заман медицинасында озак вакытлар буенча иң кискен проблемаларның берсе кадрлар җитмәү булды. Ул бигрәк тә авыл җирендә сизелде. Чөнки, яшерен-батырын түгел, югары медицина уку йортларын тәмамлаучылар авылга кайтырга бер дә ашкынып тормадылар. Әлеге катлаулы мәсьәләне чишү - табибларны җәлеп итү өчен 2012 нче елда "Земство табибы" дигән Бөтенроссия программасы...

Илебездәге заман медицинасында озак вакытлар буенча иң кискен проблемаларның берсе кадрлар җитмәү булды. Ул бигрәк тә авыл җирендә сизелде. Чөнки, яшерен-батырын түгел, югары медицина уку йортларын тәмамлаучылар авылга кайтырга бер дә ашкынып тормадылар.

Әлеге катлаулы мәсьәләне чишү - табибларны җәлеп итү өчен 2012 нче елда "Земство табибы" дигән Бөтенроссия программасы гамәлгә керде.

Бездә яшь табиблар ничек яшиләр һәм эшлиләр соң? Бу турыда аларның үзләреннән сорашып белдек. Таныш булыгыз: Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган табиб-терапевт Ләйлә Нуриева.

- Ләйлә Гомәровна, сез Казанда туып-үскәнсез. Авыл хастаханәсенә эшкә барырга дигән карарга ничек килдегез? Шәһәрдә калу мөмкинлеге бар идеме?

- Әлбәттә, бар иде. Университет тәмамлагач, мине Казанның 16 нчы хастаханәсенә һәм 18 нче поликлиникага, Апас районының үзәк район больницасына һәм менә бирегә чакырдылар. Мин, бернинди икеләнүсез, шәһәрдә калудан баш тарттым. Баштан ук авыл табибы булачакмын, дип үз-үземә сүз биргән идем. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, биредә кешеләр икенче төрле, алар тынычрак, әдәплерәк һәм, башкаланыкылар кебек, холыксыз-таләпчән дә түгел. Яшь белгечләргә коллективта да, пациентларда да бөтенләй башка мөнәсәбәт. Ә монысы бик тә мөһим. Ни өчен нәкъ менә Биектау районын сайладыммы? Беренчедән, бу минем өчен ят район түгел. Биредә минем туганнарым яши. Мин кечкенәдән үк районга кунакка кайта идем. Икенчедән, республика башкаласына терәлеп торса да, ул үзенең инфраструктурасын саклап калган. Диплом алып, шушында эшкә барырга дигән карарга килгәч, "Земство табибы" дигән программа турында ишеттем. Шуның нигезендә миңа юл акчасы бирелде һәм мин үземә квартира сатып алдым һәм хәзер әти-әниләремнән аерым яшим.

- Сезнең мондый карарыгызны бергә укыган иптәшләрегез ничек кабул итте?

- Күпләр минем мондый адымымны аңламадылар һәм шәһәрдә калдылар, син ялгышлык эшлисең, диделәр. Хәзер алар Казан шәһәре поликлиникаларында участок табиблары булып эшлиләр. Әмма минем өчен монда мөмкинлекләр аларныкына караганда күбрәк, дип уйлыйм. Шәһәрдә яшь табибларга әллә ни зур игътибар юк - анда тәҗрибә аз, ә биредә һәркем күз алдында. Зур тәҗрибә туплана. Күңелсезләнергә вакыт юк. Килеп урнашуга көрәшкә - кизү торырга! (елмая).

- Беренче елны авыр булдымы?

- Әйе, авыр...

- Эш күп, җаваплылык зурмы, әллә авырулар төрлесе төрлеме?

- Эш тә күп, авырулар да төрле, җаваплылык та зур. Проблемаларны, алар нинди генә катлаулы булсалар да, үзеңә хәл итәргә кирәк. Диагнозны озакка сузмыйча куярга. Ялгышырга хакың юк. Берәү дә сиңа, дөрес эшлисеңме - юкмы икәнен, әйтеп тормый. Казанда бу мәсьәләдә җи-ңелрәк: әгәр дә нинди дә булса шигең туган икән, пациентны кизү торучы хастаханәгә, кардиология-гә яки токсикологиягә җибәрергә була. Ә биредә авыруга нәрсә белән һәм ничек ярдәм итәргә кирәген кизү торучы табиб үзе хәл итә, Казан белән сөйләшеп, авыруны анда җибәрү өчен вакытның җитми калуы да ихтимал.

- Хәтерегезгә нык кереп калган берәр очрак турында сөйләмәссезме?

- Аларның һәркайсы хәтердә, быелгы һәр дежурлыгым турында сөйли алам. Һәр көнне сугыштагы кебек, һәр көнне «янгын» сүндерәм (елмая).

- Авыруны җиңеп, пациентның гомерен саклап калган табиб нинди хисләр кичерә?

- Мин булдырам, мин булдырдым! Горурлык һәм канәгатьлек хисе. Әмма табиб хезмәте үзеңне тулысы белән эшеңә багышлауны һәм даими үсештә булуны таләп итә. Шуңа күрә бер җиңүгә сөенеп, ирешелгәндә туктап калырга һич тә ярамый. Һәр дежур торуга имтихан тапшырырга барган кебек барам. Белемемне гел тикшереп торам, эшемне дөрес башкарып чыксам, яки пациенттан рәхмәт сүзе ишетсәм, канәгатьлек хисе кичерәм.

- Хастаханәләрдә үз хезмәтләренә гашыйк кешеләр генә эшли ала, диләр бит. Медицинаны сайлаганыгызга үкенгәнегез булмадымы?

- Юк. Беркайчан да. Мин башка һөнәр белән шө- гыльләнүемне күз алдына да китерә алмыйм. Үз эшемә нык бирелгән кешедер инде мин...

- Сез табиблар нәселеннәнме?

- Юк, безнең гаиләдә мин беренчесе. Әти-әнием укытучылар минем. Табиб һөнәрен сайлавыма каршы килмәделәр. Эшкә авыл больницасына барырга теләвемне дә хупладылар.

- Больница коллективында ничек кабул иттеләр соң?

- Бик әйбәт, үзләренеке итеп, җылы кабул иттеләр. Барысы да булышалар, киңәшләр бирә-ләр. Өлкәннәр ярдәме бигрәк тә баштагы чорда сизелде. Шәһәрдә мондый мөнәсәбәт юктыр, дип уйлыйм. Укыган вакытта Казан клиникаларында практика уздым һәм анда яшь белгечләрне ничек кабул итүләрен үз җилкәмдә татыдым. Безнең кебекләрнең фикеренә пациентлар да, өлкән хезмәттәшләр дә шикләнеп карый. Ә биредә бөтенләй башкача. Биредә яшьләргә заманча белемле яшь белгечләр итеп карыйлар. Авырулар да хөрмәт итә.

Безнең больница гел үсештә, миңа менә шунысы бик тә ошый. Бүген ул заманча һәм яхшы җиһазланган, квалификацияле табиблар белән тәэмин ителгән. Анда бер елда шундый зур үзгәрешләр булды! Әле кайбер больницалар шәһәрдә дә безнеке кебек җиһазланмаган.

- Ләйлә Гомәровна, бүген шәһәрнеме, әллә үз туган авылларын сайларгамы, дигән сорауга җавап эзләүче яшь белгечләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Зур шәһәрдә табиб зур акчалар эшли ала, дигән фикер дөреслеккә туры килми. Анда берәүне дә ашкынып көтеп тормыйлар. Анда осталыгыңны арттырырга түгел, ә бәлки эшеңнән колак какмас өчен күп көч таләп ителә. Тәҗрибә дә аз. Ярдәм юк. Мөстә-кыйль эшли башлаганда ярдәмсез һич мөмкин түгел. Туганнарың һәм дусларың гына түгел, ә бәлки үзең эшли торган коллективыңның булышуы - бик тә мөһим һәм бик тә кадерле. Безнең больницада нәкъ менә шулай. Менә шуңа күрә дә киләчәгемә өмет белән карыйм. Мин биредә сөенә-сөенә эшлим.

Безнең белешмә

«Земство табибы» программасы нигезендә 5 елга авылга эшкә барырга риза булган яшь табибка хөкүмәтнең бер миллион сум акча бирүе күздә тотылды. Әлеге программа нәтиҗәсендә Россия авыллары хастаханәләренә һәм поликлиникаларына 8 меңнән күбрәк табиб килде. Татарстанда исә программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 213 яшь белгеч авылны сайлады, шуларның 28е Биектау районында эшли. Безнең хәбәрчегә әйтүләренә караганда, хәзерге вакытта район үзәк больницасы табиблар белән тулысынча тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев