Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Яшь ана һәм сабый гомере акушерка кулында

Баланың дөньяга килүе - һәркемнең, аеруча хатын-кызның гомерендә була торган иң гүзәл вакыйга. Нәселне дәвам иттерү ысулы гына түгел, бу дөньяда үзебезнең кемгәдер кирәк булуыбызны тою мөм-кинлеге дә. Акушер һөнәренә ия булган кеше бала туу процессында турыдан-туры катнаша һәм әһәмиятле роль уйный. Гадәттә ул хатын-кыз була, чөнки наз, изге күңеллелек,...

Баланың дөньяга килүе - һәркемнең, аеруча хатын-кызның гомерендә була торган иң гүзәл вакыйга. Нәселне дәвам иттерү ысулы гына түгел, бу дөньяда үзебезнең кемгәдер кирәк булуыбызны тою мөм-кинлеге дә.

Акушер һөнәренә ия булган кеше бала туу процессында турыдан-туры катнаша һәм әһәмиятле роль уйный. Гадәттә ул хатын-кыз була, чөнки наз, изге күңеллелек, кеше хәленә керү һәм башка кешеләрнең гомере өчен гаять зур җаваплылык тою нәкъ менә гүзәл затларыбызга хас. Шуңа күрә ел саен 5 нче май көнне аларның бәйрәме - Акушерлар көне билгеләп үтелү гаҗәп тә түгел.
Безнең районда бөтен гомерен акушер һөнәренә багышлаган хатын-кыз яши. Хәзерге вакытта Дөбъяз участок хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә акушерка булып эшләүче Вәсилә Вазыйх кызы Лотфуллина ул.

Вәсилә Вазыйх кызы 1952 нче елның 25 нче июлендә Кемерово өлкәсе Осинник шәһәрендә шахтер гаиләсендә туа. Шунда ук мәктәп тәмамлый һәм медицина училищесына укырга керергә дип, 1968 нче елда Казанга килә. Вәсиләнең әтисе Вазыйх Хөснетдин улы тумышы белән - Биектау районының Чыршы авылыннан. Ул һәрвакыт, пенсиягә чыккач, туган якка кайтып китәм, дия торган була. Ул күп балалы гаиләдә үсә. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әнисе дә үлгәч, ялланып, Себергә эшкә китә. Бу - сугыштан соңгы авыр еллар.

Анда үзенең мәхәббәтен - Әлки районыннан килгән Сания Гатаулла кызын очрата. Алар гаилә корып җибәрәләр, өч кызлары туа. Вазыйх абзый гел туган ягына кайту турында хыялланып яши. Шуңа күрә өлкән кызы Вәсилә мәктәпне тәмамлагач, аны укырга Казанга, туган йортына якынрак җиргә җибәрә. Соңрак уртанчы кызлары Халисә дә Казанга килә, химия-технология институтына укырга керә. Ә 1973 нче елны Вазыйх Хөснетдин улы хатыны Сания һәм кече кызлары белән туган авылы Чыршыга кайтып төпләнә.

Казан медицина училищесының акушерлык бүлеген тәмамлагач, 1972 нче елда Вәсилә Вазыйх кызын Биектау үзәк район хастаханәсенә эшкә җибәрәләр, ә анда Дөбъяз участок хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә акушерка итеп билгелиләр. Ул чакта Биектау үзәк район хастаханәсенең баш табибы Алексей Павлович Минеев була.

Соңрак Вәсилә Вазыйх кызын Дөбъяз участок хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясенә акушер вазифасына кү-черәләр. Ул хәзергә кадәр шунда эшләвен дәвам иттерә.

Эшли башлаган елларыннан ук ул күбрәк белергә, үз вазифаларын җиренә җиткереп үтәргә омтыла. Вәсилә ханымның үз һөнәренең остасына әверелүендә бик яхшы белгечләр: хирург һәм акушер-гинекологлар Фәрит Мәхмүт улы Хәйруллин белән Юрий Степанович Староверов зур роль уйный. Шуннан соң 29 ел дәвамында аның остазы һәм киңәшчесе акушер-гинеколог Анатолий Александрович Гаврилов була. Дөбъяз участок хастаханәсен күп еллардан бирле Рөстәм Кашап улы Фатыйхов җитәкли.

Вәсилә Вазыйх кызы зур кызыксыну белән эшли. Ел саен төрле һөнәрләр буенча иң яхшы белгечне билгеләү өчен уздырылучы конкурсларда призлы урыннар ала. Спорт ярышларында да актив катнаша ул. Аның хезмәт стажы инде 43 ел тәшкил итә.
Кияүгә ул 1974 нче елда чыга. Ире Альберт Сөнгать улы - электр белгече, кулыннан кил-мәгән эше юк. Гөлнара һәм Гүзәлия исемле ике кыз үстерделәр. Кызлар икесе дә, мәктәпне медальгә тәмамлап, югары белем алдылар. Өлкәне Гөлнара - Казан авыл хуҗалыгы академиясен, Гүзәлия Мәскәү сәүдә-икътисад университетын тәмамлады, икесе дә - хисапчылар. Икесе дә кияүдә. Вәсилә Вазыйх кызы - бәхетле дәү әни, өч оныгын: Булат, Эльвира һәм Бәхтиярне тәр-бияләшә.

Никадәр хатын-кыз аның кулларының назын тойган! Йөклелек чорында, төрле хатын-кыз авыруларын булдырмас өчен, гүзәл затларга ул биргән файдалы киңәшләрнең исәбе-хисабы юк. Вәсилә Вазыйх кызының хезмәт кенәгәсендә эшкә урнашу графасында бары ике генә язу: берсе - бала тудыру йортына акушерка итеп кабул ителүе турында, икенчесе - хатын-кызлар консультациясенә күчерелүе турында. Ә бүләкләүләр графасындагы язулар шактый күп: баш табибның, Биектау районы башлыгының рәхмәтләре, һөнәри конкурсларда җиңгән өчен бүләкләнүләре.

Вәсилә Лотфуллина яшь буынга үрнәк булып тора. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер, эшендә тагын да зур уңышлар телисе килә. Әйләнә-тирәсендәгеләр һәм якын кешеләре аны һәрвакыт шатландырып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев