Тычкан бизгәге
Бөерләргә зыян китерә торган геморрагик бизгәк - бөердәге кан тамырларын һәм башка органнар: йөрәк, ашказаны, үпкә, бөер өсте бизләрен, үзәк нерв системасын зарарлаучы йогышлы авыру. Аны тычкансыман кимерүчеләр (кыр, урман тычканнары) организмында сакланып, тышкы мохиткә аларның тизәкләре һәм бәвелләре белән чыга торган вирус тарата. Инфекция һавадан кимерүчеләрнең бүлендекләрендәге тузан белән,...
Бөерләргә зыян китерә торган геморрагик бизгәк - бөердәге кан тамырларын һәм башка органнар: йөрәк, ашказаны, үпкә, бөер өсте бизләрен, үзәк нерв системасын зарарлаучы йогышлы авыру.
Аны тычкансыман кимерүчеләр (кыр, урман тычканнары) организмында сакланып, тышкы мохиткә аларның тизәкләре һәм бәвелләре белән чыга торган вирус тарата.
Инфекция һавадан кимерүчеләрнең бүлендекләрендәге тузан белән, зарарланган ризык аша керә. Кешегә авыру урманда яки басуда, аланлыкларда утын, печән әзерләгәндә, җиләк, гөмбә җыйганда, балык тотканда, табигать кочагында, бакчада ял иткәндә, походларга барганда йога. Тәмәкене пычрак кул белән тотсагыз, чир организмга тәмәке тартканда да эләгә. Авыру бер кешедән икенчесенә йокмый. Әлеге авыруны елның теләсә кайсы фасылында йоктырырга мөмкин, әмма иң еш күзәтелгәне - май аеннан ноябрьгә кадәр.
Гадәттә зарарланган вакыттан чирли башлаганга кадәр 7-10 (иң күбе 40 көн) көнгә кадәр вакыт үтә. Авыру, температура күтәрелеп, баш авыртудан, буыннар сызлаудан, кинәт хәлсезләнүдән, аппетит югалудан, кайвакыт укшыту һәм костырудан башланып китә. Кайберәүләрнең борыны тыгыла, йөткертә, тамак төбе кызара, күзләре томанлана. 4-5 нче көнне бил тирәсе, эч авырта башлый, тире чабырып чыга. Бөерләр эшчәнлеге бозыла. Бәвел кимрәк бүленеп чыга, авыз кибеп, һәрдаим эчәсе килеп тора, очкылык тота. Бөергә, ашказанына кан сава, борыннан кан китә. Шуңа күрә дә, бизгәкнең тәүге билгеләре сизелү белән үк, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзлегеңнән дәвалану куркыныч!
Әлеге авыруны йоктырмас өчен түбәндәге чараларны күрергә кирәк:
- кимерүчеләрнең үрчүе-нә юл куймаска. Алар күп булган урыннарда чирне йоктыру куркынычы да бермә-бер арта. Бу җәнлекләр чүп-чарлы урыннарны бик яраталар. Шуңа күрә дә бакчалар һәм аларның әйләнә-тирәсен чиста тотарга: ризык калдыклары, чыбык-чабык, чүп үләннәреннән чүплек ясамаска;
- елына ике тапкыр - язын бакча эшләре башланганчы һәм көзен агулы алдавычлар һәм капкыннар куеп, аларны бетерү чарасын күрергә;
- бакча йортларында җыештыру эшләрен 3%лы хлорамин эремәсе белән генә башкарырга. Корылата җыештырганда вируслы тузан кешенең сулыш юлларына эләгә. Бинаны даими җилләтергә, ә урын-җир әйберләрен үтүкләргә яки кояшта киптерергә кирәк;
- бүлмәләрдә тычканнар үтеп керерлек урыннарда азык-төлек калдырмаска. Ризыкны, кимерүчеләр керә алмаслык итеп, ябык савытларда сакларга. Тычкан эзләре күренсә, андый ризыкны шунда ук чыгарып ташларга;
- бакчада эшләгәндә кулга бияләй кияргә, әгәр дә тузанлы эш булса, авыз-борынны мамык-марля бәйләвеч белән капларга. Тәмәке тартырга яки ашарга ярамый. Эшеңне бетергәч, кулларны сабынлап юарга;
- урманда ял иткәндә, учак якканда чыбык-чабыксыз, ауган агачлар булмаган чистарак урыннарны сайлагыз.
"Дератизация уздыруга карата санитария-эпидемиология таләпләре"нең 3.5.3.1129-02 санитария кагыйдәләре нигезендә эпидемиологик әһәмияткә ия булган объектларда (мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, мәктәпләр, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары һ.б.ш.) ай саен кимерүчеләргә каршы көрәш чаралары уздырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев