Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Трихинеллёздан ничек сакланырга?

Трихинеллёз ул - хайваннар да, кешеләр дә авырый торган паразитлы чир. Аны трихинелла дип аталган вак кына, күз белән күреп булмый торган түгәрәк корт китереп чыгара. Трихинеллёз белән йорт хайваннары да, кыргый хайваннар да чирли. Йорттагыларыннан - дуңгызлар, атлар, этләр, ә кыргыйлардан - аюлар, кабан дуңгызлары, төл-келәр, бурсыклар һ.б. Бу...

Трихинеллёз ул - хайваннар да, кешеләр дә авырый торган паразитлы чир. Аны трихинелла дип аталган вак кына, күз белән күреп булмый торган түгәрәк корт китереп чыгара.

Трихинеллёз белән йорт хайваннары да, кыргый хайваннар да чирли. Йорттагыларыннан - дуңгызлар, атлар, этләр, ә кыргыйлардан - аюлар, кабан дуңгызлары, төл-келәр, бурсыклар һ.б.

Бу чир кешегә трихинелла личинкалары белән зарарланган ит һәм ит продуктлары: чи фарш, шашлык, кыздырылган ит ашаганда йога.

Трихинелла ыслау, кыздыру, пешерү, микродулкынлы мичтә эшкәртүгә һәм катыруга бирешми.

Чир трихинеллалар яңа личинкалар тудыра башлагач беленә. Авыру кеше эчәсе килү, косу, канлы эч китүдән интегә. Икенче атна ахырында бит һәм муен тирәсендә, аннары бөтен тәндә шешләр пәйда була. Мускулларның авыртуы көчәя, ул хәтта сырхауны хәрәкәтсез калдырырга да мөмкин. Үзәк нерв системасы эшчәнлеге бозылу билгеләре - баш авырту, ярсыну, саташу барлыкка килә. Катлаулы очракларда һәрвакыт йөрәк зыян күрә, йөрәк эшчәнлеге бозылу өянәкләре була.

Кагыйдә буларак, чир үтә, ләкин кайбер очракларда үлем белән тәмамлануы да ихтимал.

Кешеләрдә трихинеллёз башлануның сәбәбе - күп очракта дуңгызның ите һәм мае. Шуңа күрә трихинеллёзны булдырмас өчен, базарларда дуңгыз түшкәләренә ветеринария экспертизасы уздыру мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев