Тәмәке тарту һәм чамадан тыш күп эчү сәламәтлекне какшата
Тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр куллануның организмга нинди зур зыян китерүе турында күпләр уйланмый да. Ә шул ук вакытта бу тискәре күренешләр хәзерге вакытта шактый кешенең көндәлек тормышына ныклап кереп урнашты. Кемнәрнеңдер инде ул тормыш рәвешенә әверелгән, кемдер нервлар киеренкелегеннән котылу өчен кулланса, кайбе-рәүләр бары тик бәйрәм-нәрдә генә тарталар һәм...
Тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр куллануның организмга нинди зур зыян китерүе турында күпләр уйланмый да. Ә шул ук вакытта бу тискәре күренешләр хәзерге вакытта шактый кешенең көндәлек тормышына ныклап кереп урнашты.
Кемнәрнеңдер инде ул тормыш рәвешенә әверелгән, кемдер нервлар киеренкелегеннән котылу өчен кулланса, кайбе-рәүләр бары тик бәйрәм-нәрдә генә тарталар һәм эчәләр. Әлеге гадәтләрнең нинди генә сәбәпләр нигезендә барлыкка килүенә дә карамастан, аларның сәламәтлеккә зыянлы булуын истән чыгармаска кирәк.
Башта исерткеч эчемлекләрнең кеше организмына ничек йогынты ясавына тукталыйк. Дус-ишләр белән очрашкач, кулыгызга берәр бокал сыра яки берәр рюмка аракы аласыз, сөйләшеп-аралашып утырганда хәтта күпме эчкәнегезне сизми дә каласыз. Ә организмда исә бик "кызыклы" үзгәрешләр башлана. Алкоголь ашказанына төшә. Ул кан йөреше әйбәт орган булганлыктан, этанол ашказаны тышчасы аша кан йөреше системасына эләгә. Ә канда төрле күзәнәкләр бар. Эритроцитларның төп бурычы - кислород "ташу". Әлеге күзәнәкләр махсус тышча белән капланган, ул тышча кан йөргәндә кан тамырлары тышчасына тиеп электрлана һәм тискәре заряд ала. Алар барысы да бер зарядта булганлыктан, физика законнары буенча бер-берсеннән этәрелә башлыйлар.
Канга үтеп кергән алкоголь шушы тышчаны җимерә, бу кан тәнчекләренең тискәре заряды бетә һәм эритроцитлар бергә ябыша-укмаша башлыйлар. Мондый хәлдә алар үз бурычларын үти алмыйлар. Моннан тыш, безнең тәндә эритроцитлар берәм-берәм генә хәрәкәтләнә ала торган кан юллары да бар. Ә бергә укмашкан хәлдә алар моны булдыра алмыйлар. Шунлыктан тамырлар тыгыла һәм бу урыннарда тукымалар кан белән тәэмин ителми башлый. Аракы күпме күбрәк эчелсә, укмашкан урыннар да шуның кадәр күбрәк була. Һәм тора-бара барлык органнарның да эшчәнлеге бозыла. Аннары алкоголь организмның күзәнәкләренә һәм тукымаларына үтеп керә. Анда ул мәгълүм ферментлар йогынтысында оксидлаша һәм этил спиртыннан берничә тапкыр агулырак ацетальдегид барлыкка килә. Бу - төп зыян китерүче матдә. Барлык органнарда да шушындый хәл күзәтелә.
Ацетальдегид бавыр күзәнәкләрен юкка чыгара, соңыннан алар урынында тоташтыргыч һәм май тукымасы барлыкка килә. Нәтиҗәдә бавыр эшчәнлеге бозыла. Иң күп зыян күрүче органнар - баш мие һәм нерв системасы.
Кан йөрешенең иң көчле урыннары булганлыктан, этанол бирегә бик күп килә. Баш мие алкогольдән берничек тә саклана алмый.
Ми тукымасына кергән этанол күзәнәкләрне юкка чыгара. Кеше мондый халәтне күңелендә ниндидер иркенлек хасил булу дип кабул итә, җиңеллек тойгандай була. Һәр эчкән рюмка саен баш миендә үлгән күзәнәкләр саны арта бара. Алар яңармыйлар, бу урында җөйләр яки сулы шешләр (киста) барлыкка килә.
Тәмәке кеше организмына нинди йогынты ясый соң?
Эчкә суырганда сигареттагы температура 60 градуска җитә. Аның йогынтысында 200 дән артык зарарлы матдә "иреккә чыга". Араларында берничә миллиграмм никотин да була. Сезнең орга-низмга шушы агулы матдәнең нибары дүрттән бере генә эләгә.
Сигаретта никотин күпме кимрәк булса, аны тартучы шуның кадәрле озаграк, күбрәк эчкә алып тарта. Никотинга бәйле кешенең организмы әлеге матдәнең мәгълүм дозасын таләп итә һәм бу доза арта бара. Эш шунда, нәкъ менә никотин тынычландырып җибәрә, кайберәүләргә хәтта хәл кертә. 7 секундтан соң баш миенә барып җиткән никотин күпмедер вакытка андагы барлык импульсларны хәрәкәткә китерә. Әмма бу вакытлы күренеш. Аннары арыган баш мие ял таләп итә, тоткарлану процессы башлана. Һәм кеше тагын сигаретка үрелә. Вакытлар узу белән ике сигарет арасындагы "тәнә-фесләр" кыскарганнан-кыскара бара.
Тәмәке тартуның сулыш системасына йогынтысы тагын да гадирәк. Агулы матдәләр көчле ялкынсыну китереп чыгара. Шуңа күрә дә тәмәке тартучылар бронхит, ларингит, трахеит, үпкә ялкынсынуы һәм башка авыруларга тиз бирешүчән булалар. Моннан тыш, агулы матдәләр йогынтысында яман шеш барлыкка килүе дә ихтимал. Кан тамырларына тәмәке тарту алкоголь кебек үк йогынты ясый - эритроцитларның бергә укмашуына китерә. Күпмедер вакыт онытылып тору хакына кеше үзен үзе акрынлап үтерүгә керешмәсен иде. Тәмәке тарту һәм аракы эчүдән иң зур зыянны балалар һәм үсмерләрнең ныгып җитмәгән организмы кичерә.
Тартыргамы-тартмаскамы, эчәргәме-эчмәскәме - моны һәркем үзе хәл итә. Мондый зарарлы гадәтләрдән, тарту-эчү "стажы" күпме булуга карамастан, теләсә нинди яшьтә дә котылырга була. Үзегез генә булдыра алмасагыз, белгечкә мөрәҗәгать итегез. Сәламәт булыгыз!
Фото с сайта http://machinsky.tamala.pnzreg.ru/news/2013/07/17/13002862
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев