Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Түләмә – куркыныч авыру

Түләмә (сибирская язва) - кеше өчен дә, хайваннар өчен дә иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе. Организмның агулануы, тиренең, лимфа төеннәренең һәм эчке органнарның сероз-геморрагик ялкынсынуы белән сыйфатлана. Тире зарарлану яки кан агулану рәвешендә бара (хайваннарда эчәклек яки үпкә авырулары рәвешендәгесе дә очрый). Түләмә бактериясе, организмга эләккәнче, һавадагы кислород йогынтысында споралар...

Түләмә (сибирская язва) - кеше өчен дә, хайваннар өчен дә иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе. Организмның агулануы, тиренең, лимфа төеннәренең һәм эчке органнарның сероз-геморрагик ялкынсынуы белән сыйфатлана. Тире зарарлану яки кан агулану рәвешендә бара (хайваннарда эчәклек яки үпкә авырулары рәвешендәгесе дә очрый).

Түләмә бактериясе, организмга эләккәнче, һавадагы кислород йогынтысында споралар барлыкка китерә, шул сәбәпле, югары температурага, кибүгә, дезинфекцияләүче матдәләргә каршы торучанлыгы бик югары. Чирле терлекнең тизәге, сидеге белән зарарланган көтүлектә түләмә споралары озак еллар буена саклана ала.

Инфекцияне чирле мал-туар: мөгезле эре терлек, атлар, сарыклар, кәҗәләр, ишәкләр, боланнар, дөяләр тарата. Йорт хайваннары - этләр, мәчеләр чиргә бирешми.

Мөгезле эре терлектә һәм атларда авыру, кагыйдә буларак, кинәт көчле башланып китә. Үлекле формасы температураның кисәк күтәрелүе, дөньяда гаме булмау (апатия), сөтләре кимү, башлары, муеннары, күкрәк аслары шешенү белән сыйфатлана. Ә эчәклек формасы вакытында апатия, азыктан баш тарту, канлы эч китү, косу, эч күбү күзәтелә.

Түләмәнең эпизоотияләре (йогышлы авыруның киң таралуы) территориаль яктан туфрактагы чыганакларга - бактерияләр сакланган урынга бәйле. Туфрактагы беренчел чыганаклар көтүлекләрдә, хайваннар араннарда асрала торган, үләксәләр күмелә торган урыннарда һ.б. җирләрдә туфракның чирле терлекнең бүлендекләре белән турыдан-туры зарарлануы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Туфрактагы икенчел чыганаклар кар, яңгыр сулары һәм агып төшкән су белән юылып, спораларның яңа территорияләргә керүе нәтиҗәсендә пәйда була.

Авыру күптөрле факторлар катнашында йогарга мөмкин. Аларга чирле мал-туарның бүлендекләре, тиреләре, эчке органнары, ите һәм башка төрле азык продуктлары, түләмә споралары чә-челгән туфрак, су, һава, тышкы тирәлек предметлары керә.

Кешенең түләмәне йоктыру ихтималы организмның яше, җенси һәм башка төрле физиологик үзенчәлекләренә бәйле түгел, ул йоктыру юлларыннан һәм йогышлы дозаның зурлыгыннан тора.

Чир яшерен бара торган (инкубацион) чор берничә сәгатьтән алып берничә көнгә кадәр булырга мөмкин. Күп очракта 2-3 көн була. Авыру организмның аерым бер җиренә тупланган (тиредә яки корсак куышлыгы органнарында) яисә тулысынча чолгап алган (кан агуланган) була.

Түләмәнең тире формасы барлык йоктыру очракларының 98-99 процентында очрый. Иң еш күзәтелә торган рәвеше - чуан, бу вакытта тәннең ачык өлешләре зарарлана. Чуаннар муенда, башта, авыз һәм борынның лайлалы тышчасында булганда, авыру аеруча катлаулы уза.

Түләмә микробларының барлык кан тамырларына үтеп керүе канның оешучанлыгын идарә итүче системаның бозылуына, организмда кислота артуга (ацидозга), бөерләр эшләмәүгә, тән температурасы төшүгә һәм бик көчле агулануга китерә.

Гадәттә карбункул (чуан) бер генә була, ләкин кайвакыт 10-20 дән дә артып китә. Инфекция кергән урында бер-бер артлы тап, папула, везикула, эренле яра барлыкка килә.

Түләмәнең канны агулый торган формасы бик сирәк очрый. Чир калтырап туңудан һәм температураның 29-40 градуска кадәр күтәрелүеннән башланып китә. Йөрәк тибеше ешаю, сулыш җитмәү, күкрәк авырту, күбекле-канлы какырык белән йөткерү күзәтелә. Инфекциядән агулану шогы вакытында үпкәләрдә геморрагик шеш барлыкка килә. Кайбер хасталар эч авырту, күңел болгану, кан косу, канлы эч китүдән интегә. Аннары эчәклек хәлсезләнә (парез), корсак ярысы ялкынсына (перитонит), менингоэнцефалит билгеләре килеп чыга. Инфекциядән агулану шогы, баш миенең шешүе һәм бүртенүе, ашказаны-эчәклектә кан китү һәм перитонит авыруның беренче көннәрендә үк үлем сәбәбе булырга мөмкин.

Дәвалау һәм профилактика

Түләмәне антибиотиклар белән дәвалыйлар. Пенициллин бирәләр, коллоидлы һәм кристаллоидлы эремәләр, плазма, альбумин, глюкокортикостероидлар. Авыру тире формасында булганда, хирургик алымнар рөхсәт ителми, алар инфекциянең канга таралуына китерергә мөмкин.

Терелү ихтималы чирнең формасына бәйле. Гомумән алганда, шартлы рәвештә начар фараз, дәвалау үз вакытында һәм дөрес башкарылган очракта да үлемгә китерү ихтималы бар.

Тире формасындагы авыруны тиешле дәвалау булмаса, үлем - 10-20 %. Ә үпкә формасында, микробның штаммына карап, үлемнәр 90-95 проценттан артып китә, эчәклек формасында, хәтта тиешенчә дәвалаганда да - 50% чамасы.

Моны белү мөһим

Профилактика чаралары ветеринария хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торып башкарыла. Чирле булулары ачыкланган хайваннарны аерып алырга, ә үләксәләрен яндырырга, инфекция эләккән объектларны йогышсызландырырга кирәк. Чирле терлекләр яки зарарланган материал белән эш иткән кешеләрне ике атна дәвамында табиблар яхшылап тикшереп торырга тиеш.

Кешеләрне һәм хайваннарны вакцинацияләү дә зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев