Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Табиб буласын ул кечкенәдән үк белгән

Булачак һөнәрләрен балачактан ук сайлап, аны гомер буена яратып башкаручы кешеләр адым саен очрап тормый. Андыйлар нык холыклы, максатчан, хыялларына һәм иманнарына турылыклы кешеләр була. Биектау район үзәк хастаханәсе табибы Дамира Рәхмәтуллина нәкъ менә шундыйлардан. КЕРЕШ СҮЗ Редакциягә, тыйнак кына исәнләшеп, төз, матур гәүдәле, сөйкемле бер ир кеше керде. Аның...

Булачак һөнәрләрен балачактан ук сайлап, аны гомер буена яратып башкаручы кешеләр адым саен очрап тормый. Андыйлар нык холыклы, максатчан, хыялларына һәм иманнарына турылыклы кешеләр була. Биектау район үзәк хастаханәсе табибы Дамира Рәхмәтуллина нәкъ менә шундыйлардан.

КЕРЕШ СҮЗ

Редакциягә, тыйнак кына исәнләшеп, төз, матур гәүдәле, сөйкемле бер ир кеше керде. Аның хәрби кеше булуы әйтмәсә дә күренеп тора. Һәм беренче тәэсирләр дөрес булып чыкты: Ильяс Мөхлисов Эчке эшләр министрлыгының отставкадагы подполковнигы икән. Ул район үзәк хастаханәсе табиб-неврологы Дамира Равил кызы Рәхмәтуллина турында тирән эчтәлекле мәкалә әзерләвебезне сорап килгән.

- Миңа элегрәк төрле медицина учреждениеләрендә дәваланырга туры килде, әмма Дамира Равил кызының пациенты булганнан соң, аның, табиб буларак, эшен кызыксынып, бөтен күңелен биреп башкаруын күрдем, - диде ул. - Без палатабыз белән сездән аңа атказанган табиб исемен бирү турындагы теләгебезне чагылдырган мәкалә язуыгызны үтенеп сорыйбыз.

Әйтерсең лә, бу сүзләрне кемдер ишетеп торган: берничә көннән соң ук Дамира Равил кызына Татарстан Республикасының атказанган табибы дигән исем бирелүе билгеле булды. Мондый мәртәбәле бүләкне аңа Биектау муниципаль район Советы утырышында ТР вице-премьеры, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.

ХЫЯЛЛАР ТОРМЫШКА АША

Дамира үзен белә башлаганнан бирле табиб булырга хыяллана. Ул невролог булып эшләүче туганнан туган абыйсы Фәрид Йосыф улына сокланып туя алмый. Шуңа күрә Вятка Аланы шә-һәрендә урта мәктәп тәмамлаганнан соң, укырга кая барырга икән, дигән сорау белән баш ватмый. Ул сайлаган юл бер - Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультеты. Дамира Равил кызы гомере буена яратып башкара торган һөнәр һәм тормышка ышанычлы юл күрсәткән уку йортының исемен зур хөрмәт белән нәкъ менә шулай тулысынча әйтте. Шушында ук ул бер ел интернатура уза, югары уку йортыннан «акушер-гинеколог» белгечлеге алып чыга.

- Биектау районының үзәк хастаханәсенә мин 1987 нче елда килдем, - дип сөйли Дамира. - Билгеләнүне иремнең эш урыны буенча алдым.

Ул өч ел акушер-гинеколог булып эшли. Аннары шулай да үзен абыйсы һөнәренә - медицинаның неврология юнәлешенә багышларга дигән карарга килә. Табибларның белемен күтәрү институты - ГИДУВта махсус курслар уза һәм менә 22 ел инде Дамира Равил кызы район хастаханәсенең төп белгечләреннән берсе булып тора.

Доктор Рәхмәтуллинаның һәр көне авырулар янына керүдән - «обходтан» башлана. Ул һәр пациент белән әйбәтләп сөйләшә, барлык күрсәтмәләренең үтәлүен тикшерә, дәвалау барышына нидер өсти, үзгәртә. Аның өчен кешенең сәламәтлегендә, үзен хис итүендә уңай үзгә-решләр башлануын күрү бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә дә ул стационарда эшләүне өстенрәк күргән.

- Поликлиникада авыруларны кабул итәсең, кан анализлары тапшырырга, башка белгечләр белән киңәшергә җибәрәсең, әмма аларның үзләрен ничек хис итүен даими контрольдә тота алмыйсың, - дип сөйли Дамира Равильевна. - Менә хәзерге вакытта миндә 15-16 авыру. Мин аларны көн саен күрәм, сөйләшәм, дәвалау нәтиҗәсе дә күз алдында. Йөзендә елмаю балкыган сәламәт кешене күрү - иң зур шатлык.

Терапия бүлегендә тату, бердәм коллектив эшли. Редакциягә андагы табиблар, шәфкать туташлары һәм башка персоналга рәхмәт белдерелгән хатлар еш килә.

- Безнең шәфкать туташлары бик ышанычлы, - ди Дамира ханым. - Алар барлык күрсәтмәләрне җиренә җиткереп үтиләр. Аннары әле пациентлар белән аралашу да бик мөһим бит, шәфкать туташлары авырулар белән сөйләшергә бер дә иренмиләр, монысы да дәвалауның уңай нәтиҗә бирүенә булышлык итә.

Табиб хезмәте гаять мәшәкатьле. Без сөй-ләшкән арада Дамира Равил кызына "ашыгыч ярдәм" машинасы алып килгән авыруны карау өчен кабул итү бүлмә-сенә барып килергә туры килде. Дәвалау мәсьә-ләләрендә кайбер үзенчәлекләрне ачыклау өчен берничә тапкыр шәфкать туташлары кереп чыкты. Аннары әле аның өстә-лендә авыру тарихлары белән шактый калын папкалар да өелеп тора. Аларның да, һәркайсын ачып, укып, тиешле язмалар, күрсәтмәләр калдырырга кирәк. Терапия бүлегендә дә, хирургиядә дә, бала тудыру бүлегендә дә невролог консультациясе кирәк. Барысына өлгер генә.

- Инсульт, инфарктлы авырулар күп. Кешеләрнең үз сәламәтлекләре турында тиешенчә кайгыртмаулары борчу тудыра, - ди доктор. - Ничек кенә кызганыч тоелмасын, чирне үзләре җиңәргә тырышалар. Артериаль кан басымы еш күтәреләме, кул-аякларда ою халәте күзәтеләме, сөйләмдә үзгәрешләр сизелә башладымы - болар барысы да табибка күренү өчен нигезле сәбәп. Остеохондрозны гына алыйк. Аны кайвакыт авыруга да санамыйлар, ә бит ул башка, җитдирәк авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Кешеләр сәламәтлекләренә игътибарлырак булсалар, күп авырулардан котылып калыр идек.

Дамира Рәхмәтуллина дәвалаган кешеләрнең аны мактап сөйләгәннәрен күп тапкырлар ишеткәнем бар. Нәтиҗәле алымнар кулланып, ул күпләрне аякка бастырган. Әлбәттә инде, авыру үзе дә, аның туганнары да табиб күрсәтмәләрен җиренә җиткереп үтәргә тиешләр. Дамира Равильевна әйткәнне үтәгәнне ярата - үзенә карата да, башкаларга да таләпчән.

- Әнә кичә 52 яшьлек хатынны өенә кайтарып җибәрдек: йөри дә, сөйләшә дә алмый иде, куллары да хәрәкәтсез калган. Аның өчен бик борчылдым. Аллага шөкер, үз аягы белән чыгып китте, бер кулы хәлсезрәк әлегә, әмма анысы да үз вакыты белән нормага кайтачак, - дип уртаклашты ул шатлыгын.

ХАТЫН-КЫЗ БӘХЕТЕ

Без Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан очраштык, шуңа күрә аннан хатын-кыз бәхете турында да сорамый кала алмадым.

- Мин 21 яшемдә студент чакта кияүгә чыктым, аңа кадәр дүрт ел дус булып йөрдек. - ди Дамира ханым. - Бәхетемәдер инде, миңа бөтен яктан килгән, идеаль ир насыйп булды. Безнең бер-беребезне аңламаган, фикерләр каршылыгы булган, көнләшкән, балалар тәрбияләүдә, өй эшләрен башкаруда бәхәсләшкән очраклар юк.

Аның ире - Равил Гайфулла улы Рәхмәтуллин безнең районга "Крутушка" санаториеның баш табиб урынбасары сыйфатында килде. Аннары аны КПСС райкомының пропаганда бүлегенә чакырдылар. Соңгы елларда ул район хакимиятендә милек һәм җир мөнәсәбәтләре бүлеген җитәкләде.

Рәхмәтуллиннар 32 ел буена тормыш сукмакларыннан кулга кул тотынышып атлыйлар. Ике кыз - Алсу белән Алинәне үстерделәр, аларга югары белем бирделәр, күңелләренә ошаган эш табарга булыштылар.

- Аңлавымча, сез көчле, шактый кырыс холыклы кеше. Бу гаилә мөнәсә-бәтләрендә чагылмыймы? - дип сорадым әңгә-мәдәшемнән. - Киеренке мизгелләрдә аны йомшартып җибәрү өчен беренче адымны кем ясый?

- Без мөнәсәбәтләрне киеренкелек дәрәҗәсенә җиткермибез. Мин үскән гаиләдә әни һәрвакытта да әтине өстен куйды, әти эштән кайтмыйча, без табын янына да утырмый идек. Барлык мөһим карарларны да әти кабул итте. Мин шулай тәрбияләнгән, минем өчен дә, балаларыбызга да ир һәм ата сүзе - закон. Өйгә һәркайсыбыз да киеренке эш көненнән соң ял итәргә, хәл тупларга кайта. Шуңа күрә анда бәхәсләшү, мөнәсә-бәтләрне ачыклаулар булмаска тиеш. Әйткә-ләшүләр, нервларны туздыра торган бәхәсләр эштә дә җитәрлек. Без күп аралашабыз, өй эшләрен бергәләп башкарабыз, тәмле дә, файдалы да итеп, барыбыз да ярата торган ризыклар әзерлибез. Бөтенесе дә гадәттәгечә, бергә тора башлавыбызның беренче көн-нәреннән үк шулай яшибез инде без, - дип сөйләде гаиләләрендәге күркәм гадәтләр турында Дамира ханым.

Әле Аллага шөкер, Дамираның әнисе Наилә апа исән икән, аңа 87 яшь. Шундый кыз тәрбияләп үстергәне өчен олы рәхмәт аңа.

Бу сөйкемле табиб ханымга нинди генә теләкләр теләргә? Беренчедән, Гиппократ антына тугры булуы, хастаханә бусагасын савыгуга өметләнеп атлап керүчеләргә ярдәм күрсәтүе өчен зур рәхмәт аңа. Икенчедән, Дамираның үзенә һәм якыннарына нык сәламәтлек телим. Бәхете якты һәм тулы, гомере озын һәм тигез булсын! Өченчедән, уңышлар һәрчак янәшәгездә йөрсен, доктор Рәхмәтуллина!

СҮЗ УҢАЕННАН

Дамираның ике абыйсы бар: Әмир һәм Рафил, Әмир - табиб-стоматолог. Бу гаиләдә әнисе ягыннан 6 доктор бар. Дамира һәм аның абыйсы Җир йөзендәге иң шәф-катьле һөнәр вәкилләре булган нәселне лаеклы дәвам иттерүчеләр.

Ә СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ?

Дамира Рәхмәтуллина мәктәптә укыганда һәм студент чагында чаңгы спорты белән нык мавыккан. Ул ярышырга яраткан дистанция - 5 километр. Дамира Равильевна - спорт мастерлыгына кандидат.

ЯРАТКАН ШӨГЫЛЕ

Дамира ханым эшеннән бушаган вакытларда бик рәхәтләнеп һәм мавыгып чәчәкләр үстерә. Рәхмәтуллиннарның бакчасы һәм ишегалды иртә яздан караңгы көзгә кадәр чәчәккә күмелгән була. Бүлмә гөлләре дә онытылмый. Ни дисәң дә, чәчәк-гөлләр кешенең күңелен күтәрә, алар хәтта кешенең җанын, аның эчке халәтен дә сизәләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев