Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Сырага “Юк!” дип әйт

Сыра - рөхсәт ителгән беренче наркотик, ул көчлерәк һәм легаль булмаган бүтән наркотикларга юл салучы булып тора. Соңгы вакытта сыра үсмерләр һәм яшьләр өчен сусауны басучы яраткан эчемлекләрнең берсенә әверелде. Ләкин ул зыянсыз эчемлек түгел шул. Сыраның кайбер сортларында алкоголь 10-12 процент тәшкил итә. Сыра алкоголизмы - күптән билгеле чир....

Сыра - рөхсәт ителгән беренче наркотик, ул көчлерәк һәм легаль булмаган бүтән наркотикларга юл салучы булып тора.

Соңгы вакытта сыра үсмерләр һәм яшьләр өчен сусауны басучы яраткан эчемлекләрнең берсенә әверелде. Ләкин ул зыянсыз эчемлек түгел шул. Сыраның кайбер сортларында алкоголь 10-12 процент тәшкил итә. Сыра алкоголизмы - күптән билгеле чир. Гади кеше аны шәраб яки аракыга караганда куркынычсызрак дип уйласа да, сыраның зыяны күп. XIX гасырда инглизләр, исереклек белән көрәшеп, көчле алкогольле әйберләрне сыра белән алмаштырырга карар итә. Әмма озакламый «сыра законы»ннан баш тартырга туры килә, чөнки бу законны кертү исереклекне тагын да арттыра. Германиянең беренче рейхсканцлеры Бисмарк, сыра эчүнең зарарлы нәтиҗәләре турында яхшы белгәнлектән, сыра алкоголизмына мондый билгеләмә бирә: «Сырадан ялкауланалар, аңгыраялар һәм көчсезләнәләр».
Иң җимергеч һәм зыянлы нәтиҗәсе - сыраның йөрәккә тәэсире. Сыраны чамасыз күп кулланудан йөрәк чире башлана. Немец табибы профессор Болингер аны «Бавария сырасы йөрәге» яки «үгез йөрәге» дип атый. Бу чирнең билгеләре - йөрәк куышлыклары киңәю, тышчасы калынаю, йөрәк мускулында некрозлар барлыкка килү, митохондрияләр кимү һ.б. Мондый үзгәрешләр сырада күбекне тотрыкландыру өчен кулланыла торган кобальт күп булу аркасында килеп чыга. Сыра эчүчеләрнең йөрәк мускулында бу агулы элемент рөхсәт ителгән нормадан 10 тапкыр артык була. Моннан тыш кобальт үңәчтә һәм ашказанында ялкынсыну процесслары китереп чыгара. Сыра алкоголизмы вакытында йөрәк эшчәнлеген боза торган башка факторлар да бар. Барыннан да бигрәк, бу - сыра яратучылар көн дәвамында эчә торган бик зур порцияләр, сыраның углекислый газ белән туенганлыгы.

Организмга кергәч, сыра тиз арада кан тамырларын тутыра. Ә бу веналар киңәюгә һәм йөрәкнең чикләре зураюга китерә. «Сыра йөрәге» синдромы яки «капрон оек» синдромы шулай барлыкка килә: йөрәк бик зурая, салынып төшә, мускуллары шәлперәя һәм канны начар куа.

Сырада эндокрин системада үзгәрешләр китереп чыгара торган агулы матдәләр, шул исәптән авыр металларның тозлары бар. Мәсәлән, сыраны даими эчкәндә, ирләр организмында ирләр җенес гормоны тестостерон ясалуын киметүче матдә бүленеп чыга. Сырада хатын-кыз җенес гормоны аналогы фитоэстрогеннар бар, шуның аркасында ир-атлар тора-бара хатын-кыз кыяфәте ала. Сыра эчүче ирләрдә май катламы хатын-кызлардагыча ботларда һәм ян-якларда барлыкка килә, күкрәк бизләре зурая (гинекомастия), оча сөякләре киңәя. Сыра капма-каршы җенескә омтылышны бетерә. Сыраны 15-20 ел эчкән кешедә импотенция булу бәхәссез. Ә сыра эчүче хатын-кызларның яман шеш барлыкка килү, кысырлык ихтималы зур. Әгәр хатын-кыз бала да имезсә, балада эпилепсия барлыкка килә. Шулай ук хатын-кызның тавышы тупаслана һәм «сыра мыегы» үсеп чыга.
1985 нче елда Канаданың түләүле клиникаларында сыра эчүчеләрне бүтән төрле алкогольле эчемлекләр кулланучылар белән чагыштырып, тикшеренүләр үткәргәннәр. «Кул белән басып карагач беленә торган бавыр» диагнозы сыраны даими кулланучыларга күбрәк куелган. Күп илләрдә уздырылган тикшеренүләр шуны күрсәтә: башка төрле көчле алкогольле эчемлекләр куллануга караганда, сырадан хроник алкоголизм 3-4 тапкыр тизрәк аза. Билгеле булганча, нинди «контейнер»да (сырадамы, шәрабтамы, аракыдамы) булуына карамастан, ияләшүне этил спирты китереп чыгара. Көн саен сыра белән бергә шактый зур дозада спирт кулланучы кеше психологик яктан үзен тыныч хис итә, үзенә нинди куркыныч янаганын сизми һәм аның белән көрәшергә дә җыенмый. Кеше үзенең сырасыз яши алмавын аңлаганчы, бу шулай барачак. Әгәр иртән бер-ике шешә сыра белән «сәламәтлеген яхшыртмаса», аның рухи һәм физик халәте начарлана, хәле бетә, бүтән билгеләр дә барлыкка килә. Кеше организмына сыраның зарары гаять зур. Сыра алкоголизмы белән авыручылар акыл зәгыйфьлеге һәм шәхес буларак үз бәяләренең төшүе белән аерылып тора.
Ләйлә НУРИЕВА,
табиб-терапевт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев