Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Сәламәтлегегезгә ярдәм итегез

Халыкка түләүсез диспансеризация 2013 нче елдан уздырыла башлады. Аның максаты - йогышсыз хроник авыруларны (йөрәк-кан тамырлары, бронх-үпкә, онкологик чирләрне, шикәр диабетын һ.б.) мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау. Шулай ук бу чирләр азып китү куркынычының төп факторларын: югары кан басымын, канда холестерин һәм шикәр күләме арту, гәүдәнең артык авырлыгы һәм симерү, дөрес...

Халыкка түләүсез диспансеризация 2013 нче елдан уздырыла башлады. Аның максаты - йогышсыз хроник авыруларны (йөрәк-кан тамырлары, бронх-үпкә, онкологик чирләрне, шикәр диабетын һ.б.) мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау.

Шулай ук бу чирләр азып китү куркынычының төп факторларын: югары кан басымын, канда холестерин һәм шикәр күләме арту, гәүдәнең артык авырлыгы һәм симерү, дөрес тукланмау, физик активлыкның җитмәве, зарарлы гадәтләрне ачыклау да - тикшерүнең максаты.

Реклама

Әгәр сезгә агымдагы елда 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90…яшь тулса, комплекслы медицина тикшеренүен үтү өчен, мәҗбүри медицина иминияте полисыгыз беркетелгән поликлиникага мөрәҗәгать итә аласыз.

Диспансеризация узуның тәртибе һәм шартлары турында тулы мәгълүматны яшәү урыныгыздагы поликлиникада
участок табибыннан алырга мөмкин.

Фото http://solreg.ru/news/1790.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев