Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Рамазан аенда ничек тукланырга?

Мөселманнар изге Рамазан аеның уртасына диярлек җиттеләр. Аны күпләр шатланып көтеп алды, әмма шул ук вакытта бераз каушау-борчылу сизүчеләр дә юк түгел. Ни өчен дигәндә, хәзер тәүлекнең якты вакыты - көн озынлыгы 19 сәгатькә җитте бит. Кемнәрдер үз организмын ашамыйча һәм эчмичә түзеп торуга алдан ук әзерли башлады. Ә күпләр...

Мөселманнар изге Рамазан аеның уртасына диярлек җиттеләр. Аны күпләр шатланып көтеп алды, әмма шул ук вакытта бераз каушау-борчылу сизүчеләр дә юк түгел. Ни өчен дигәндә, хәзер тәүлекнең якты вакыты - көн озынлыгы 19 сәгатькә җитте бит.

Кемнәрдер үз организмын ашамыйча һәм эчмичә түзеп торуга алдан ук әзерли башлады. Ә күпләр исә көч һәм хәл көне буена җитсен һәм тоткан ураза файдага китсен өчен рацион төзү буенча белгеч киңәшләренә колак салдылар.

Ураза - беренче чиратта Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү мөмкинлеге. Бу гадәти ач тору гына түгел, аңа дөрес мөнәсәбәт булырга тиеш. Уразаның беренче 10 көне организмны чистарту дип саналса, икенче 10 көне рухны чистарта, ә инде аннан соңгы 10 көне мөселманнарга ел дәвамында белеп яки белмичә, ялгышлык белән кылынган гөнаһлар өчен ярлыка ителүгә өмет бирә. Шулай итеп, сәламәтлекне яхшырту - туклануның иң мөһим кагыйдәләрен үтәгән очракта уразаның төп бурычларыннан берсе. Әлеге кагыйдәләрне көндәлек тормышта да гадәткә кертергә мөмкин.

Ураза тотканда, беренче чиратта, күбебезнең канына сеңгән зарарлы гадәтләрдән арыну мәслихәт. Бөтен тәмле - баллы, ысланган, кыздырылган, майлы, тозлы ризыклар турында онытып торырга туры киләчәк. Ураза вакытында организмга болай да авыр, аңа туклануның яңа режимына ияләнергә кирәк. Ә инде өстәвенә ашамлыклар да зарарлы булса, ул күңелсез тәмамланырга мөмкин.

Өегездәге табаларны ераккарак алып куегыз. Бернәрсәне дә кыздырырга кирәкми. Үсемлек мае белән бигрәк тә.

Үсемлек мае бары тик җылытмаган хәлдә генә файдалы. Җылытканда ул зарарлы матдәләргә таркала башлый. Тәмлесен тәмле, әмма зыянлы!

Ураза вакытында нәрсәне һәм ничек ашарга соң?

Сәхәр ашын су яки башка сыеклык эчүдән башларга. Аның күләме тәүлеклек норманың яртысын, ягъни 2-3 стакан булырга тиеш. Иртәдән әллә ни эчәсегез килмәсә дә, барыбер эчәргә кирәк. Эчмәгән очракта көн дәвамында нык сусаячаксыз.

Итне кичкә калдырырга, ә менә сөт ризыклары һәм боткалар - иң әйбәте. Әчетелгән сөт ризыкларын клетчатка һәм үсемлек аксымы белән тулыландырырга. Мәсәлән, кыяр һәм яшел тәмләт-кечләр кушып, әчетелгән сөт ризыкларыннан ашлар пешерергә, чикләвекле-җимешле әзер катнашмаларга катык, ряженка яки кефир болгатып ашарга була.

Ураза - төрле боткаларның файдасы һәм тәмен татып карау өчен бик кулай вакыт. Беренче урында - борай дигән шәп ярма, ул бөтен бодай ярмаларының "бабасы". Андый ризыклар турында аларда Менделеев таблицасы тулысы белән бар, диләр. Чынлап та, туклыклылыгы һәм организм өчен кирәкле матдәләре ягыннан борайга тиңнәр юк.

Реклама

Икенче урында карабодай. Ул - калорияләр чыганагы. Шулай ук яман шешкә каршы тора торган үзлекләре дә бар. Карабодайны, сәламәтлегең нинди хәлдә булуга карамастан, теләсә кайсы яшьтә дә ашарга була. Барлык дәвалау учреждениеләрендәге менюда аның төп урынны алып торуы да нәкъ менә шуннан.

Солы һәм тары ярмалары да файдалы. Ә менә дөге, борчак һәм ясмыкны сирәгрәк ашасаң да ярый. Йомырканы да атнага 2-3 нче ашасаң, җитеп торыр.

Ашауның төп вакыты - ифтар. Аны ике өлешкә бүлергә кирәк. Беренчесендә 1-2 стакан су эчеп, бераз капкалап алырга. Аннары сәгать-сәгать ярым тәнәфес ясарга. Шуннан соң инде ит һәм ит ризыкларыннан, балык, ярмалы ашлар, шулай ук боткалардан торган икенче өлешен дә иркенләп ашарга мөмкин.

Ит мәсьәләсенә кил-гәндә исә, сарык итенә караганда сыер итенә өстенлек бирергә кирәк. 2-3 см калынлыктагы уч төбе кадәрле ит тә җитә. Әз генә тоз сибеп, суда, парда пешереп, фольгага төреп әзерләп, балыкны күбрәк ашарга тырышырга. Әмма ул кыздырылган да, ысланган да булмаска тиеш.

Кузы чикләвеге, кешью һәм башка төрлеләре - бик әйбәт калория чыганагы. Тик арахис кына булмасын, чөнки ул баш мие күзәнәкләрен зарарлый торган афлотоксин матдәсе бүлеп чыгаручы куркыныч аспергиллус күгәреге белән зарарланган булырга мөмкин. Аның тискәре нәтиҗәсенең хәтта 20 елдан соң Паркинсон авыруы булып баш калкыту ихтималы бар.

Җәйге җиләк-җи-мешкә өстенлек бирергә - үзегезгә дә ашарга, балаларга да ашатырга. Алар клетчатка һәм витаминнар гына түгел, антиоксид чыганагы да.

Медицина күзлегеннән караганда ураза тотарга ярамый торган авырулар да бар. Беренче чиратта бу - шикәр диабеты. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булучыларга да ашау-эчүдән тыелып торырга кирәкми, бигрәк тә кызу көннәрдә. Чөнки мондый авыруларда, сыеклык җитәрлек кереп тормау сәбәпле, организмнарында сусызлану, кан куеру күзәтелергә мөмкин. Ә алар миокард инфаркты һәм баш миендәге кан әйләнешенең бозылуы белән куркыныч. Шулай ук ашказаны-эчәк юллары, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, җәрәхәтле колит, Крон авыруы, кискен гепатит белән авыручыларга да ураза тотарга киңәш ителми. Шулай ук теләсә нинди йогышлы авырулар, бигрәк тә эчәк инфекцияләре вакытында да ач тору сусызлану куркынычы тудыра. Нинди дә булса дәвамлы авыруларыгыз булса, табиб белән киңәшүең хәерлерәк. Уразаның сәламәтлеккә зыян китермәячәгенә инанган очракта гына ураза тотарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев