Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Меңләгән гомерләрне коткаручы “Ак ромашка”

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) яңа меңьеллык башын туберкулез буенча дөнья күләмендә гадәттән тыш дип саный. БССО экспертлары белдергәнчә, бүген ул - булган барлык инфекция-ләрдән (шул исәптән СПИДтан да) үлүчеләр белән чагыштырганда, күбрәк кешене үтерүче дөньяда бердәнбер инфекция. Бу чиргә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү өчен, туберкулез китереп чыгаручы бактериянең Кох...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) яңа меңьеллык башын туберкулез буенча дөнья күләмендә гадәттән тыш дип саный.

БССО экспертлары белдергәнчә, бүген ул - булган барлык инфекция-ләрдән (шул исәптән СПИДтан да) үлүчеләр белән чагыштырганда, күбрәк кешене үтерүче дөньяда бердәнбер инфекция.

Бу чиргә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү өчен, туберкулез китереп чыгаручы бактериянең Кох тарафыннан ачылуының (1882 елның 24 мартында) 100 еллыгы уңаеннан, БССО һәм Туберкулез белән көрәшү халыкара берлеге беренче тапкыр Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көнен уздыруга акча бирделәр.

Бу чир борынгы заманнарда ук билгеле була. Безнең эрага кадәр V гасырда Геродот Фарсы илендә чахоткалы һәм золотухалы (төче авырулы) сырхауларны башкалардан аерып куйганнарын, аларга шәһәрләрдә яшәргә һәм халык белән аралашырга рөхсәт итмәгәннәрен язып калдырган. Соңрак XII-XIV гасырлар кодексларында туберкулезны йогышлы авыру дип санаганнар. XVII гасырның икенче яртысында исә аны тәфсилләбрәк өйрәнергә керешкәннәр.

Чирне өйрәнүнең һәм аның белән көрәш чараларын камилләштерүнең гаять әһәмиятле яңа этабы танылган бактериолог Роберт Кохның 1882 нче елда Берлин физиология җәмгыяте утырышында сөйләгән "Туберкулез этиологиясе" дигән докладыннан башлана. Шул вакытта туберкулез китереп чыгаручы таякчык турында кешеләр беренче тапкыр ишетә. 1905 елда исә Р. Кохка Нобель премиясе бирелә.

Туберкулезга каршы чаралар уздыру XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында көчәеп китә һәм баштарак хәйриячелек эшчәнлегенә нигезләнә. Аларда төрле оешмалар һәм барлык катлау вәкилләре катнаша. Иркен сулыш алу символы буларак Ак чәчәк көне уздыру идеясе Швейцариядә туа.

1899 елда Женева урамнарында беренче тапкыр ак ромашка чәчәгенә күмелгән такта әрҗәләр күтәргән егетләр һәм кызлар пәйда була. Алар жетоннар саталар, һәм хәер җыю савытларына һәркем хәленнән кил-гәнчә, кайчакта бик зур суммалар сала.

1908 елның 1 маенда Ак чәчәк көне беренче тапкыр рәсми рәвештә Швециядә дә уздырыла. Швециядән бу гадәт Норвегиягә, Финляндиягә, Дания-гә, Германиягә һәм Европаның башка илләренә күчә. Туберкулез белән көрәш эмблемасы итеп ак ромашкалар сату халыкның игътибарын җәлеп итә һәм бу чиргә каршы көрәшүче оешмаларга табыш китерә.

"Ак ромашка"

йолалары

Туберкулез белән кө-рәштән Россия дә читтә калмый, Скандинавия илләренең күркәм йоласын үзенә ала. 1909 елда Мәскәүдә туберкулез белән авыручылар өчен беренче түләүсез амбулатор дәваханә ачыла. Анда табиблар да бушлай эшли. Алар авыруларны дәвалый һәм аны булдырмый калу буенча халык арасында зур эш алып бара.

Химия-биология институтын (хәзер Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм бактериология институты) ачкан һәм җи-тәкләгән Филипп Маркович Блюменталь (1891 ел) - 1910 елда Туберкулез белән көрәш буенча бөтенроссия лигасына нигез салучыларның берсе. Нәкъ менә Лига тәкъдиме белән 1911 елның 20 апрелендә меңнәрчә кеше, иң нык таралган һәм куркыныч авыру белән көрәш көнен билгеләп үтәргә дип, Мәскәү, Петербург, Минск, Кишинев, Россиянең зур һәм кечкенә башка шәһәрләре урамнарына чыга. Тора-бара, бу көн Ак ромашка көне дип атала башлый.

Туберкулез белән көрәш буенча бөтенроссия Лигасы 1911-1913 елларда Мәскәү һәм Петроградта "Туберкулез" дигән журналлар чыгара. Фәнни мәкаләләрдән тыш, аларда Ак ромашка көннәре турында материаллар, җентекле финанс отчетлары, туберкулез белән авыручылар файдасына садака биргән кешеләрнең фамилияләре басыла. Исемлектә М. П. Чехова, О. Л. Книппер-Чехова кебек билгеле исемнәр дә бар.

Бу эшләрне оештырганда һәм уздырганда, беркем дә битараф калмаган. 1911 елда Петербургта уку йортларында һәм учреждениеләрдә 40 лекция укылган. Күп очракта лекторлары табиблар, укытучылар булган лекцияләр амбулаторияләрдә, клубларда, мәктәпләрдә уздырылып, зур кызыксыну уяткан.

1911 елда Туберкулез көне беренче тапкыр үткәрелгәндә, бөтен ил буйлап ярты миллион сум акча җыела, ә 1912 елда миллионга якынлаша. Ак ромашка көннәрендә бирелгән хәердән кергән табыш 70,1 процент тәш-кил итә, ә дәүләт бирә торган пособие 0,3 процент кына була.

Октябрь революциясеннән соң, Табиблар коллегияләре советының 1918 елның 11 апрелендәге утырышы карары нигезендә, Туберкулез белән көрәш буенча бөтенроссия лигасының эшчәнлеге туктатыла.

Казандагы "Ак ромашка"

1911 елның 28 октябрендә, туберкулез белән көрәшү өчен, Казанда М.М.Хомяков рәислегендә Бөтенроссия лигасы бүлегенең вакытлы идарәсе оештырыла. Нәкъ бер елдан соң Лиганың күп кеше катнашкан беренче гомуми җыелышы була, Лига рәисе итеп - Казан император университеты медицина факультетының ординар профессоры А.Н.Казем-Бек, ә рәистәше итеп Р.А.Лурия сайлана. Лурия лекция-ләр һәм агарту комиссиясен җитәкли. Лекцияләрне профессор В.Ф.Орловский, доцент М.Н.Чебоксаров (Н.А.Казем-Бекның укучысы), медицина докторлары Е.М.Лепский, П.З.Жаков, В.А.Беляев, М.М.Хомяков укыйлар. Татарлар арасында бик зур профилактик эшне А.Г. һәм И.В.Терегуловлар алып бара.

Лиганың нигездә Ак чәчәк көнендә җыелган һәм аерым кешеләр биргән садакалардан тупланган акчасына туберкулез белән чирләү ихтималы булган балалар өчен җәйге мәктәп колониясе (Тогашево ав.), аннары 1913 елда туберкулезлы авырулар өчен түләүсез амбулатория оештырыла, аның мөдире В.В.Фризе була. Зарницынның шәхси йортында урнашкан амбулатория бу төрдәге беренче диспансер учреждениесенә әверелә.

Ул чакта рентген тикшеренүләре үткәрелми әле, ә диагноз кую өчен, Пирке пробалары ясала. Сырхауларда туберкулез микобактериясе барлыгын биологик ысул белән ачыклый торган лаборатория эшли, дәвалау максатында пневмоторакс кулланыла. Бу вакытка Россиядә инде туберкулезга каршы 59 амбулатория була. 1913 елның ноябрендә туберкулезлы авыруларны күзәтеп тору өчен, дәваханәнең участоклар принцибы буенча эш итүче Химаячеләр советы оештырыла. 1914 елның апрелендә профессор А.Н.Казем-Бек үз акчасына "Каменка" шифаханәсен - Казан губернасында һәм Татарстанда беренче санаторий учреждениесен тө-зетә башлый.

ТР Милли архивында А.Н.Казем-Бек хатының төп нөсхәсе саклана. Хатта ул Галиҗәнап әфәнде Казан губернаторыннан Ак ромашка көне уздырырга рөхсәт бирүен үтенә һәм уздыруның тәфсилле планын китерә.

"Каменка"ның баш табибы Рәшит Җәләлиев тәкъдиме белән, Туберкулез белән көрәш буенча "Ак ромашка" иҗтимагый фонды 1998 елда яңадан торгызыла. Фонд йөз елдан да элегрәк гадәткә кергән традицияләрне дәвам иттерә. Җыелган хәйрия акчалары ярдәмендә сырхауханәдә медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга бәйле төрле проблемалар хәл ителә. Иҗтимагый фонд, җә-мәгатьчелек игътибарын туберкулез проблемаларына җәлеп итү максатыннан, телемарафоннар, республикабыз районнары буйлап автокросслар оештыра, Җәзаларны үтәтү идарәсенең дәвалау учреждениеләренә медикаментлар белән ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев