Медицина ярдәме күрсәтү уңайлы һәм сыйфатлы булсын
Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Биектау район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев үз хәбәрчебезнең сорауларына җавап бирде. - Эмиль Фидаилевич, быел Биектау районы үзенең 80 еллыгын бәйрәм итте. Биектау район үзәк хастаханәсе - район барлыкка кил-гәндә үк оешкан төп оешмаларның берсе. Сезнең коллектив әлеге юбилейны нинди казанышлар белән каршы алды?...
Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Биектау район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев үз хәбәрчебезнең сорауларына җавап бирде.
- Эмиль Фидаилевич, быел Биектау районы үзенең 80 еллыгын бәйрәм итте. Биектау район үзәк хастаханәсе - район барлыкка кил-гәндә үк оешкан төп оешмаларның берсе. Сезнең коллектив әлеге юбилейны нинди казанышлар белән каршы алды?
- Без аны лаеклы каршыладык. Үзәк хастаханәдә яңа хирургия бүлеге ачылды. "Безнең кадерле ветераныбыз" программасы буенча Бөек Ватан сугышы инвалидларын һәм ветераннарын стационарда тикшерү, дәвалау һәм реабилитацияләү өчен хастаханәдә дүрт палата булдырылды: икесе - терапиядә, берсе - хирургия бүлегендә һәм тагын берсе - Дөбъяз участок больницасында. Һәр палата ике урынга исәп-ләнгән. Алар кирәкле җиһаз, палата сигналлары, җитәрлек кадәрле розеткалар, шул исәптән компьютер розеткасы белән тәэмин ителгән. Һәркайсында ветераннарга файдалану өчен уңайлы итеп эшләнгән юыну, душ бүлмәләре бар. Аларда бөтен нәрсә чиста-пөхтә һәм күңелгә ятышлы.
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинның турыдан-туры катнашуы белән һәм Биектау районы хакимияте булышлыгында больницада капиталь ремонт бара. Терапия, педиатрия һәм бала табу бүлекләрендә, терапиянең процедуралар кабинеты һәм ФГДС кабинеты ремонтланды. Һәм мондый күркәм эшләр авыруларның тиз-рәк савыгуына да уңай йогынты ясыйдыр, дип уйлыйм.
Шунысы игътибарга лаек, социаль тармак һәм бизнес-структуралар, күп башлангычларда бер-берсенә ярдәм итешеп, кулга-кул тотынышып баралар. Һәм шушындый ярдәмләшү республикадагы, илдәге икътисади хәлнең тотрыксыз булуына да карамастан, тукталып тормый. Безнең районның демографик, социаль-икътисади яктан үсешендәге туры, дөрес юл нәкъ менә шушыдыр. Бергә булырга, районны, халыкны борчыган проблемалар турында белеп торырга, ә иң мөһиме - аларны хәл итәргә теләк булу.
Капиталь ремонт программасы 2015 елда да тормышка ашырыла. Сәламәтлек саклауның башлангыч тармагына ярдәм итүләре һәм аңлаулары өчен республика һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәт.
2014 елда 9,54 млн. сумлык медицина җиһазлары алынды. 2015 елда район үзәк больницасында сәламәтлек саклау өлкәсендә заманча мәгъ-лүмати технологияләр үзләштерү, шулай ук диагностика җиһазларын яңарту эше дәвам итә.
Район больницасы бинасына капиталь ремонт уздыру һәм үзгәртеп кору этаплап бара. Бүгенге көндә шокка каршы бүлмә һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе булган кабул итү-диагностика бүлеге эшли, лифтлар куелды.
- "Земство докторы" программасы авыл җиренә яшь белгечләрне җәлеп итү һәм кадрлар проблемасын хәл итү өчен кертелде. Әлеге программа район больницасында ничек тормышка ашырыла?
- Кайсы гына учреждениене алма, аның эше барыннан да бигрәк кешеләргә бәйле. Һәм куелган максатларга ирешү турыдан-туры кадрлар белән тәэмин ителгәнлеккә, аларның һөнәри осталыгына бәйле.
2015 елның 1 гыйнварына район больницасында штатта 598,75 бе-рәмлек исәпләнә. Штатның тулылыгы - 91 процент. Табиблар, урта һәм кече медицина хезмәт-кәрләре җитмәү күп медицина учреждениеләренә хас күренештер, дип уйлыйм. Әлеге мәсьәләне
хәл итүдә Россия Федерациясе, шулай ук Татарстан Республикасы җи-тәкчеләренең дә кызыксынып катнашулары кү-ңелле күренеш. Авыл җиренә яшь табибларны китерү өчен шартлар тудырылды. "Земство докторы" программасын тормышка ашыру барышында район больницасына 35 яшькә кадәрге 29 табиб килде. Бүгенге көндә район хастаханәсендә 83 табиблык вазифасы бар, алар барысы да тулы. Шуның белән беррәттән, фельдшер-акушерлык пунктларында урта медицина персоналы җитмәү сизелә: районның 47 фельдшер-акушерлык пунктының 5 сендә даими штатта торучы фельдшер юк - медицина ярдәме күрше авыллардагы
пунктларда эшләүче фельдшерлар көче белән урыннарга барып күрсә-телә. Фельдшерларның уртача яше - 42, пенсия яшендәге хезмәткәрләр гомуми саннан 26,8% тәшкил итә. Аралашкан вакытта районда яшәп, Казанда эшләүче урта медицина хезмәткәрләре, түләнәсе акчасы азрак булса да, "Земство докторы"на охшаш программа гамәлгә кертелсә, бу авылда эшләү өчен кызыксындыргыч фактор булып торыр иде, дигән фикер әйтәләр.
- Эмиль Фидаилевич, 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Сәла-мәтлек саклау министрлыгы алда торган бурычларны билгеләде. Алар район больницасында ничек хәл ителә һәм сез үз алдыгызга нинди бурычлар куясыз?
- Төп басым игътибарны күбрәк профилактикага юнәлтүгә ясалды. Ә аның нигезен исә киң күләмле мәгълүмати-коммуникация чаралары, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тәшкил итә. Россиядә куркыныч тудыручы төп күрсәткечләр - артериаль гипертензия, югары кан басымы һәм канда холестерин дәрәҗәсенең күп булуы. Бу, барыннан да бигрәк, безнең туклануга бәйле. Без яшелчә һәм җиләк-җимешне аз ашыйбыз. Аның каравы итле-майлы ризыкларга, камыр әйберләренә өстенлек бирелә. Аз хәрәкәт-ләнәбез. Быел без артериаль гипертензияне булдырмый калу мәсьәлә-ләре белән шөгыльләнәбез. Район үзәк больницасы хезмәткәрләре халык белән очраша, коллективларга баралар һәм югары кан басымының нинди күңелсез нәтиҗә-ләргә китерү ихтималы булуы турында сөйлиләр. Үз-үзеңә контрольлек итү көндәлекләре алып барырга өйрәтәләр. Алар безгә, табибларга, дәвалауны уңышлы алып барырга ярдәм итәчәк. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы новаторлары Татарстанның да, Рос-сиянең дә сәламәтлек саклауны профилактикага нигезләү юлын сайлаган төбәк һәм илләрнең беренчесе генә түгел, дип ышандыралар. Без барысын да булдырачакбыз!
- Диспансеризация турында сорамый мөмкин түгел. Күпләр аның әһәмиятен аңламый. Ул нәрсәгә кирәк?
- Монысы федераль күләмдәге сәламәтлек саклау программасы. Россия Президенты халыкның гомерен озайту һәм авыруларга профилактика мәсьәләсен куйды. Аны хәл итү юлы - диспансерлаштыру. Бу, чынлап та, авыруларга профилактиканың нәтиҗәле алымы. Әмма шулай да аны тормышка ашыруда кыенлыклар да бар. Халык өчен ул бөтенләй тү-ләүсез. Әмма күпләрнең фикере сәер: алар сәламәтлекләре өчен кемдер җаваплы, дип уйлыйлар.
Кайвакытта тормышта уңышка ирешкән яшь кешеләр бик җитди авырулар белән мөрәҗәгать итәләр. Диспансерлаштыруны узуны җиңеләйтү өчен район больницасы белгечләре ерактагы авылларга үзләре баралар.
Кешеләрне үзләренең сәламәтлеге турында кайгыртырга ничек мәҗбүр итәргә? Җыелышта катнашучылар арасыннан күпләр диспансерлаштыруны узуны мәҗбүри итә торган берәр хокукый акт кабул итәргә кирәк, дигән фикерләре белән дә уртаклаштылар.
Күп авыруларны өйдә дәвалыйлар. Сез табиб янына килсәгез, ул ничек дәваланырга кирәклеген аңлата. Аның киңәшләрен төгәл үтәргә кирәк. Бу сезнең өстәге җаваплылык. Ә безнең бурыч - нигезле киңәшләр бирү. Әмма без, табиблар, пациентны табиб кабинетыннан өенә кадәр күзәтә, аны тәмәке сатып алудан, күп ашаудан тыя, физкультура белән шөгыльләнергә мәҗбүр итә алмыйбыз. Монысы өчен инде сез үзегез җаваплы, хөрмәтле биектаулылар. Ә без әйбәт медицина ярдәме күрсәтергә тиеш. Биектау больницасы җаваплы пациентларга хөрмәт белән карый.
- Эмиль Фидаилевич, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Район больницасы коллективына игелекле эшләрендә зур уңышлар телибез.
Әңгәмәдәш -
Камил ШАКИРОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев