Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

“Крокодил” наркотигы нәрсә ул?

Дезоформин - өй шартларында ясала торган синтетик наркотик, ул морфин белән чагыштырганда тотрыклы бәйлелек китереп чыгара. "Крокодил" наркотигына бәйлелек аның белән кан тамырына 2 тапкыр укол кадаганнан соң ук барлыкка килә. Ә психик бәйлелек исә тагын да тизрәк башлана. "Крокодил" наркотигын ярлылар наркотигы дип тә йөртәләр, чөнки аны әзерләү шактый...

Дезоформин - өй шартларында ясала торган синтетик наркотик, ул
морфин белән чагыштырганда тотрыклы бәйлелек китереп чыгара.
"Крокодил" наркотигына бәйлелек аның белән кан тамырына 2 тапкыр укол кадаганнан соң ук барлыкка килә. Ә психик бәйлелек исә тагын да тизрәк башлана.
"Крокодил" наркотигын ярлылар наркотигы дип тә йөртәләр, чөнки аны әзерләү шактый арзанга төшә. Наркоманның героинга акчасы беткәч, ул "крокодил"га күчә.
Ни өчен әлеге наркотик наркоманнар арасында шулай киң таралган соң? 2000 нче елларда наркотикларга каршы көрәш активлашып китте һәм зур шәһәрләрдән героин, кокаин һәм башка наркотиклар юкка чыкты. Наркоманнар үз максатларына ирешүнең башка юлларын эзли башладылар. Наркополицейскийларның яхшы эшләве белән бәй-ле менә шундый көтелмәгән нәтиҗә килеп чыкты.
Сәламәтлеккә зыяны буенча "крокодил" наркотигы героиннан күпкә куркынычрак. Нәкъ менә шуңа күрә аны үз-үзләрен үтерүчеләр наркотигы дип атыйлар. Героин кулланучы наркоманның уртача гомер озынлыгы наркотик куллана башлаган чордан исәпләгәндә 7 ел тәшкил итә, ә "крокодил" кулланучының 1 елдан артмый. Ул наркотик китереп чыгарган төрле өзлегүләрдән үлә. "Крокодил" наркотигын 4 айдан күбрәк кулланучыны дәвалау мөмкин түгел, ул үлемгә дучар ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев