Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе, меценат

Агымдагы елның 3 мартында Алексей Николаевич Казем-Бекка 155 ел тула. Ул тарихта тирән эзләр калдырган шәхес. Галимнең хезмәтләре, медицина үсешенә керткән өлеше, аның төрле өлкәләр белән бәйле иҗтимагый эшчәнлеге бүген дә үзенең җимешләрен бирә. "Каменка" санаторие үзенең барлыкка килүе белән Казан Император университеты клиникасының терапия факультеты кафедрасының атказанган профессоры, Действительный...

Агымдагы елның 3 мартында Алексей Николаевич Казем-Бекка 155 ел тула. Ул тарихта тирән эзләр калдырган шәхес. Галимнең хезмәтләре, медицина үсешенә керткән өлеше, аның төрле өлкәләр белән бәйле иҗтимагый эшчәнлеге бүген дә үзенең җимешләрен бирә.

"Каменка" санаторие үзенең барлыкка килүе белән Казан Император университеты клиникасының терапия факультеты кафедрасының атказанган профессоры, Действительный статский советник А.Н.Казем-Бекка бурычлы.

Алексей Николаевич әзербайҗан гаиләсендә туа һәм аның чын исеме - Мирза Алексей Абдул Саттар улы Казем-Бек. Аның әтисе XIX нчы гасырның кырыгынчы елларында Казан университетында һәм 1 нче Казан гимназиясендә елына 1000 сум хезмәт хакы белән төрек-татар теле укытучысы булып эшли. Мирза Казем-Бек укытучылык эшчәнлеген җиренә җиткереп башкара һәм шуның өчен 300 сум акча белән бүләкләнә.

Казан университетының бүлек начальнигы язмасында "Всемилостивейше награжден 300 рублями" дип язылган. 1842 елның 20 гыйнварында Титуляр Советник дәрәҗәсенә күтәрелгән, нәкъ ун елдан соң "Гражданлык ведомствосы буенча Бөек боерык белән... тиешле еллар эшләгән өчен Надворный Советник итеп күчерелә".

Казан университетында

1883 елның 7 сентябрендә галимнәр советы Алексей Николаевичны Табиб дәрәҗәсендә раслый һәм аңа бу турыда тиешле Таныклык тапшырыла.

Әле студент чагында ук киләчәге өметле һәм талантлы тикшеренүче буларак, игътибарны үзенә җәлеп итә. Өченче курста аны "О действии атропина на животный организм как антагониста морфия" дигән фәнни хезмәте өчен көмеш медаль белән бүләклиләр, ә бишенче курста булачак данлыклы гистолог А.С. Догель белән бергә башкарган "Иннервация серд-ца костистых рыб" хезмәте өчен тәхет варисы, вафат булган Николай Александровичны искә алу стипендиясе бирелә.

1883 нче елда университетны тәмамлаганнан соң Алексей Николаевич күренекле галим Н.А.Виноградов җитәкчелек итә торган факультетның терапия клиникасы ординаторы итеп сайлана. Бер елдан соң ул докторантка имтиханны уңышлы тапшыра һәм 1887 нче елда медицина докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. Шушы ук елның 11 ноябрендә аны табиблык диагностикасының кафедра приват-доценты итеп раслыйлар. 1889 елда А.Н.Казем-Бек "профессорлык дәрәҗәсенә әзерләнү өчен" чит илгә китә.

1894-1904 елларда табиблык диагностикасы кафедрасын, ә 1904 елдан 1913 елга кадәр факультет терапия клиникасын җитәкли. Медицина тарихына Алексей Казем-Бек барыннан да бигрәк дәрәҗәле кардиолог буларак керә. Үзенең докторлык диссертациясендә ул И.П.Павловтан соң йөрәк эшчәнлеген тоткарлаучы һәм сүлпәнәйтүче нерв җепселләре турындагы мәгълүматларны китерә.

Галимнең фәнни мирасы

Аның фәнни мирасында 1889 нчы елда табигать фәннәре белгечләренең Казан җәмгыяте хезмәтләрендә нәшер ителгән "О происхождении первого тона" эксперименталь тикшеренүе аерым урын алып тора. А.Н.Казем-Бек тикшеренүләре беренче тон барлыкка килүдә йөрәк мускулларының тирбәнү хәрәкәтләренең әһәмиятен тулысынча исбатлады. Казанның яшь галиме, танылган Мәскәү профессоры белән бәхәскә керүдән курыкмыйча, кардиологиядәге бүлекләрнең берсенә ачыклык кертә. Диагностик билгеләрнең берсе Казем-Бек симптомы дигән исем ала. Әлеге термин хәзерге вакытта да кулланыла. Ул вакытта яшь галим рус медицинасы классигы А.А.Остроумов белән бәхәскә керә һәм хаклы булып чыга.

Александр Николаевич шулай ук строфантин дигән яңа дәвалау чарасын дәвалау тәҗрибә-сенә кертү буенча Ватан фәнендә өстенлекле урын тора. Ул бу чараның үзәк нерв системасына йогынтысын сизеп ала, аның йөрәкнең нерв төеннәренә тәэсир итеп, кан басымын күтәрүен күрсәтә. Ул гамәли медицина өчен электрокардиографиянең нинди зур әһәмияткә ия булуын алдан күрә: күренекле физиолог А.Ф.Самойлов аның клиникасында Россиядә беренче электрокардиограмма яздыра.

Үпкәдә һәм корсак куышлыгы органнарында яман шеш барлыкка килгән очракларда, йөрәк зәгыйфьлеге күзәтел-гәндә ул диагноз куюда үзен гаҗәеп сизгер белгеч итеп таныта, клиникада дәвалау эшләре белән бергә фәнни тикшеренүләр алып бара.

Мондый тирән белемле Казан табибының җәмәгать эшчәнлеге дә актив була. 1903 елдан 1907 елга кадәр ул Казан университеты каршындагы табиблар Җәмгыятен җитәкли һәм "Казан медицина журналы" редакторы була. Студент чагыннан ул Казанның табигать фәннәре белән шөгыльләнүче җәмгыятькә керә, кайбер мәктәпләр һәм хатын-кызлар училищесы попечителе була, җәмәгать судьясы итеп сайлана.

Алексей Николаевич Казем-Бек педагог буларак, зур абруй казана. Укучыларына карата шактый кырыс була, һәр студенттан табиблык күнекмәләрен җиренә җиткереп башкаруны таләп итә. Профессор үз клиникасындагы ординаторларның ул чор өчен яңа лаборатор һәм инструменталь тикшерүләрнең барысын да белүенә ирешергә омтыла.

Шәкертләре һәм гаиләсе

Казем-Бекның күп укучылары танылган терапевтлар булалар. Андыйлар арасында профессорлар М.Н.Чебоксаров, Н.К.Горяев, С.А.Молчанов, А.Г. Терегулов та бар.

Алексей Николаевичның фәнни эшчәнлеге XIX гасыр азагы - XX нче гасыр башында күзә-телгән эчке авырулар клиникасы тарихында зур урын алып тора. Рус медицинасы классигы Н.А. Виноградовның талантлы укучысы буларак, ул Казан терапия мәктәбенең алдынгы традицияләрен үстерә - эксперименталь-физиологик тикшеренүләр клиникасы ихтыяҗларына җавап бирә.

А.Н.Казем-Бек патша Россиясендәге иң зур афәт - йогышлы авыруларга каршы көрәшкә күп көчен бирә. Алексей Николаевич күп еллар дәвамында туберкулезга каршы көрәш буенча Казан лигасын җитәкли. Аның инициативасы белән җыелган хәйрия акчаларга һәм үз акчасына туберкулездан бушлай дәвалый торган "Каменка" санаторие төзелә башлый.

Гаиләсе турында да берничә сүз әйтеп китәсе килә.

Аның хезмәт кенәгәсеннән менә мондый язма бар: "Мирза Казем-Бек беренче никахында православие динендәге Екатерина Терентьевага өйләнә, балалары: уллары Николай, Алексей, Владимир һәм кызы Александра була".

1884 елның 22 гыйнварында ул Александра Владимировна Бечко-Друзина белән никахлаша. Алар уллары Николай, Владимир, Алексей, кызлары Ольга белән Марияне тәрбияләп үстерәләр.

Ни кызганыч, Алексей Николаевич яшьли гүр иясе була. Аның гаиләсе, 1918 елның көзендә Казаннан китеп, күпмедер вакыт Уфада, аннары Томскида яши. Алексей Николаевич Казанда чакта ук нык авырый башлый. Тимгелле тифтан Томскида чакта улы Владимир кулында җан бирә.

Владимир Казем-Бек - Ак хәрәкәттә катнашучы. Генераль штаб Академиясендә табиб булып тора, аның белән бергә 1920 ел башында Харбинга эвакуацияләнә, гомеренең соңгы көненә кадәр шунда эмиграциядә яши. Табиб булып эшли, руслар һәм кытайлылар арасында зур хөрмәт казана. Дифтерит белән авырган баланы коткарганда авыру үзенә дә йога. 1931 елның 4 августында үлә. Харбинда җирләнә. Башка балаларының язмышы әлегә билгесез, әмма эзләнү эше дәвам итә һәм тиздән, ихтимал, без аларның тормышы турында тулырак мәгълүматлар белән танышырбыз.

Мәкаләдә Татарстан Республикасының Милли Архивы биргән документлар, тармак журналларындагы хәбәрләр файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев