Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Кан басымы күтәрелүгә ничек юл куймаска?

Башка хроник авырулар кебек үк, гипертонияне дә дәвалауга караганда, булдырмый калу җиңелрәк тә, арзанрак та. Шуңа күрә профилактика зарури, нәселендә мондый авырудан интегүчеләр булса, бигрәк тә. Артериядәге кан басымы терекөмеш баганасының 140 һәм 90 ммнан артып китсә, бу артерия гипертензиясе була. Аны дәваламаганда, ул йөрәк ишемиясе, инсульт, бөерләр зарарлануга, соңгы...

Башка хроник авырулар кебек үк, гипертонияне дә дәвалауга караганда, булдырмый калу җиңелрәк тә, арзанрак та. Шуңа күрә профилактика зарури, нәселендә мондый авырудан интегүчеләр булса, бигрәк тә.

Артериядәге кан басымы терекөмеш баганасының 140 һәм 90 ммнан артып китсә, бу артерия гипертензиясе була. Аны дәваламаганда, ул йөрәк ишемиясе, инсульт, бөерләр зарарлануга, соңгы исәптә үлемгә китерә.

Гипертониягә профилактика турында беренче чиратта артериядәге кан басымы югары булучылар яки чик нормага килеп җиткәннәр уйланырга тиеш. Бу бигрәк тә яшьләргә һәм үсмерләргә кагыла.

Аңа профилактика башлангыч һәм икенчел була. Беренчесе - авыру килеп чыгуны кисәтү. Әлеге алымнар нәселендә шундый авырулы кешеләр булган, тынгысыз эштә эшләүче сәламәт кешеләр өчен. Әмма башлангыч профилактиканың берәүгә дә зыяны тимәс, чөнки әлеге авыру бернинди сәбәп булмаганда да башланырга мөмкин.

Ашаган ризыгыгыздагы калорияләрнең күпме булуын контрольдә тотыгыз, майларны артык күп кулланмагыз. Майны тәүлегенә 50-60 граммнан күбрәк ашарга ярамый, әле аның да 2/3 өлеше үсемлек майлары (кукуруз, көнбагыш) булырга тиеш. Составында терлек мае булган ризыклар - аертылмаган сөт, атланмай, каймак белән мавыкмаска. Ризыкта аксым җитәрлек булырга тиеш. Болар - майсыз балык, кош ите (әмма тавык ботлары түгел!), өсте алынган сөт, эремчек, кефир һәм башкалар. Җиңел үзләштерелә торган углеводлардан шикәр, бал, әче һәм төче камырдан пешерелгән ризыклар, шоколад, манный, дөге ярмаларын чикләү зарур.

Икенчел профилактика артериаль гипертензия диагнозы куелган пациентларга уздырыла. Аның максаты - өзлегүләргә юл куймау. Мондый профилактика дарусыз һәм дарулар белән дәвалаудан тора. Дарусыз дәвалау нигездә башлангыч профилактика шикелле, әмма таләпләре генә кырысрак. Нәселдәнлекне һәм әйләнә-тирә мохитне кеше, әлбәттә, үзгәртә алмый. Ә менә яшәү рәвешен һәм туклануны иркенләп үзгәртергә була.

Дарулы терапия - доктор тарафыннан югары кан басымын төшерү өчен билгеләнгән препаратлар. Алда әйтеп киткәнчә, артериаль гипертензия диагнозы куелганнар андый препаратларны, өзлегүләргә юл куймас өчен, гомер буе эчәргә тиешләр.

Кан басымын көн саен иртән һәм кичен үлчәп тору, дәвалаучы табиб әйткәннәрне төгәл үтәү, хәлең начараеп киткәндә аңа үз вакытында мөрәҗәгать итү дә профилактика булып тора.

Гипертонияне үзлегеңнән дәваларга ярамый! Артериядәге кан басымы, әле дәвалау дөрес билгеләнгәндә дә, нибары 3-6 айдан соң гына нормальләшә. Сәламәтлегегез үз кулыгызда - моны беркайчан да онытмагыз!

Безнең белешмә

Гипертониягә башлангыч профилактика түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

үзәк нерв системасы эшчәнлеген җайга салу (стрессларны булдырмау);

Реклама

төгәл көн тәртибе (көн саен бер үк сәгатьләрдә йокларга яту һәм иртән тору);

саф һавада күнегүләр ясау һәм дәвалау физкультурасы (саф һавада озаклап җәяү йөрүләр, велосипедта йөрү, бакчада җиңел эшләр башкару). Хәрәкәт активлыгы ял вакытында да киметелмәскә тиеш;

спорт залында һәм өйдә көн саен күнегүләр ясау;

йокыны тәртипкә китерү (аның дәвамлылыгы 8 сәгатьтән ким булмаска тиеш);

рациональ туклану;

гәүдә авырлыгын киметү (симез кешеләргә). Гәүдә авырлыгын киметмичә гипертониягә профилактика турында сүз йөртеп булмый. Кинәт ябыгырга да ярамый, гәүдә авырлыгын аена 5-10%ка гына киметергә ярый.

Тәмәке тарту тыела!

Тоз куллануны киметергә (аның нормасы көненә 6 грамм);

составында калий тозлары, кальций, магний күп булган ризыклар (майсыз эремчек, петрушка, тавык йомыркасы сарысы, фасоль, караҗимеш, чөгендер, мич бәрәңгесе, күрәгә, төшсез йөзем) ашау.

Спиртлы эчемлекләр куллануны киметү (көненә 30 млдан артмаска тиеш!)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев