Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Гриппка каршы прививкалар

Хәзерге вакытта Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Барлыгы 1 млн 69 мең кешене вакциналаштыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. - Гриппка каршы прививка ясату өчен...

Хәзерге вакытта Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Барлыгы 1 млн 69 мең кешене вакциналаштыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

- Гриппка каршы прививка ясату өчен сентябрь, октябрь, ноябрь айлары кулай санала, бу эпидемия башланганчы кешедә иммунитет эшләп чыгарылсын өчен кирәк. Вакцина кертүгә, гриппка тулысынча каршы тора алучанлык барлыкка килсен өчен 2-3 атна вакыт таләп ителә, - дип билгеләп узды Марина Патяшина.

Идарә җитәкчесе әй-түенчә, агымдагы елның сентябреннән республикада грипп һәм ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе әлегә эпидемия бусагасыннан ерак. Шулай да 7 нче сентябрьдән авыручанлык атна саен 20 процентка арта бара.

- Бу гаҗәп тә түгел, чөнки коллективлар формалаша, һава торышы үзгәрә. Искәртеп үтәм: вирус салкын һәм коры һаваны "ярата", - дип белдерде М. Патяшина. - Грипп һәм кискен тын юллары белән авыру очракларының иң югары ноктасы, гадәттәгечә,
гыйнвар аеның өченче декадасына туры килер дип көтәбез.

2015-2016 нчы еллар сезонына гриппка каршы вакциналар составына, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәше буенча, А гриппының
2 штамм-вирусы (H1N1, H 3N2) һәм В гриппы штаммы (Пхукет штаммы 3073/2013) керә. Татарстанда бары тик Россиядә җитештерелә торган олылар өчен "Гриппол" һәм балалар өчен "Гриппол плюс" вакциналары гына кулланылачак.

- Әлеге вакциналар составында организмның башка инфекцияләргә, шул исәптән ОРВИга да каршы торучанлыгын арт-тыра торган иммуномодулятор полиоксидоний бар. Организмга вакцина кертү берничек тә чир китереп чыгара алмый, бары тик саклаучы антитәнчекләр эшләп чыгару юлы белән иммун системасын инфекциягә каршы көрәшү өчен әзерли, - дип аңлатты Марина Патяшина.

Белгеч билгеләп үткәнчә, прививка ясату турында яшәү урыны буенча һәрбер сырхауханәдә белешергә була. Ул федераль бюджет чараларыннан бушлай ясала. Быелгы планлы күрсәткеч-ләргә килгәндә, 7 яшькә кадәрге 55 мең балага, 173 мең мәктәп укучысына, студентларга, медицина хезмәткәрләренә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә гриппка каршы прививка ясау ниятләнә.

- Федераль казнадан инде бүген үк балалар өчен каралган 228 мең доза "Гриппол плюс" вакцинасы кайтарылды. Ул республиканың дәвалау-профилактика оешмаларына таратылды, - диде М.Патяшина.

Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 2 нче октябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 124 мең 280 балага вакцина ясалган. Октябрь азагына кадәр олыларны иммунизацияләү өчен вакцина кайтуы көтелә. Бүгенге көнгә эш белән тәэмин итүчеләр хисабына 720 кешегә прививка ясалган.

- Гриппка каршы тулысынча коралланган булу өчен, 1 нче декабрьгә прививка ясау кампаниясен төгәлләргә тиешбез, - диде М.Патяшина.

Узган елга күз салып, ул грипп эпидемиясенең уртача булуын, шулай да республиканың бер районын да читләтеп узмавын искәртте. Авыручанлык 12 нче гыйнвардан көчәеп, 14 атна дәвам иткән. Чирнең иң югары күрсәткечләре 23 нче февральдән 1 нче мартка кадәр күзәтелгән. Рәсми статистика мәгълүматлары буенча, 2014-2015 нче елларда эпидемиология чорында республика халкының 7 проценттан артык өлеше - 300 меңгә якын кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Авыручылар арасында балалар 65 процентка якын. Былтыр грипп һәм ОРВИ белән авыручанлык катнаш этиология, нигездә, грипплы булмаган этиология вируслары - парагрипп, риновирус, РС-вирус белән сыйфатланган. 2014 нче елда 1 млн 8 мең 235 кеше, ягъни бөтен халыкның 26 процентка якын өлеше гриппка каршы прививка ясаткан, шул исәптән предприятие чаралары хисабына 78 мең 400 кешегә вакцина ясалган.

Идарә җитәкчесе грипп-тан саклану өчен тиешенчә йоклау, туклану, физкультура белән шөгыльләнү, ачык һавада йөрү, авыруны караганда аерым профилактика чаралары зарурлыгын искәртеп узды. Эпидемия нык таралган чорда кеше күп җыела торган урыннарда сирәгрәк булырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев