Гомерне ничек озайтырга?
Безнең республикада 2015 нче ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Бу проект районыбызда ничек тормышка ашырыла, чирнең таралуына кагылышлы вазгыять ниндирәк икән? Бу хакта без Биектау Үзәк район хастаханәсе баш табибының клиника-экспертиза эшләре буенча урынбасары Рәдиф Бариев белән сөйләшәбез. - Бу мөһим темага әңгәмәне башлаганда, конкрет...
Безнең республикада 2015 нче ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Бу проект районыбызда ничек тормышка ашырыла, чирнең таралуына кагылышлы вазгыять ниндирәк икән? Бу хакта без Биектау Үзәк район хастаханәсе баш табибының клиника-экспертиза эшләре буенча урынбасары Рәдиф Бариев белән сөйләшәбез.
- Бу мөһим темага әңгәмәне башлаганда, конкрет саннар китерергә телим. 2015 ел башында районда 46200 ләп кеше яши иде. Ай саен район буенча иллеләп кешене югалтабыз. Үлемнәрнең барлык сәбәпләренең чама белән 50 процентын кан әйләнеше органнары чирләре алып тора. Болар: гипертония, йөрәк ишемиясе, миокард инфаркты, инсульт. Вафат булган кешеләрнең уртача яше - алтмыштан артыграк. Ләкин үлемнәр «яшәрә». Кан әйләнеше органнары чирләреннән үлгән кешеләрнең 19 проценты хезмәт яшендәге кешеләр.
- Кан әйләнеше органнары чирләреннән үлүне ничек булдырмый калырга?
- Барыннан да бигрәк, авыруны китереп чыгара торган сәбәпләрне белергә кирәк. Алар шактый күп һәм һәркемгә диярлек мәгълүм. Ләкин тагын бер тапкыр шуларга кешеләрнең игътибарын юнәлтәсе килә.
Беренчедән, аз хәрә-кәтләнү. Белеп торыгыз: кешенең йөрәге берәү генә түгел. «Икенче йөрәк» безнең мускулларыбызда урнашкан, әгәр мускулларыбызны хәрә-кәтләнергә мәҗбүр итсәк, ул канның йөрәккә әйлә-неп кайтуын тәэмин итә. Без эшләгәндә, йөргәндә, спорт белән шөгыльлән-гәндә, хәрәкәтләнгәндә, йөрәгебезгә күпкә җи-ңелрәк була.
Бу чирләрне китереп чыгаручы икенче сәбәп - дөрес тукланмау. Ризык белән бергә күп итеп углеводлар һәм майлар куллану атеросклероз башлануга китерә. Әгәр алар кичке якта, төгәлрәк әйткәндә, 18 сәгатьтән соң ашалган булса, бигрәк тә. Атеросклерозның азуы, ахыр чиктә, гомерне кыскарта. Кешенең гомер озынлыгы аның кан тамырлары, капиллярлары чисталыгына бәйле бит.
Өченче сәбәп - тәмәке тарту һәм алкоголь белән мавыгу. Барыбызга да билгеле: тәмәке тарту кан тамырларын тарайта һәм онкология чирләре китереп чыгара. Ә аракыны артык күп куллану баш миен, йөрәкне, бавырны агулый.
Сәбәпләрнең дүртенчесе - гәүдәнең артык авырлыгы, симерү. Халыкның 30-40 проценты артык авырлыктан интегә. Һәркем үзенең авырлыгы күпме булырга тиешлеген белсен иде.
- Рәдиф Рәкыйпович, нинди авырлык норма дип санала соң, аны ничек белергә?
- Бу бик гади. Ул гәүдә авырлыгы индексы (индекс массы тела - ИМТ) белән билгеләнә. ИМТ - кеше буеның квадратка күтәрелгән озынлыгының гәүдә авырлыгына чагыштырмасы ул.
Мәсәлән: 1,70 метр озынлыктагы кеше 70 кг авырлыкта ди. Озынлыкның квадраттагы зурлыгы - 1,7х1,7= 2,89 кв.м. Хәзер кешенең массасын шушы санга бүләбез:
70:2,89=24,22. Гәүдә авырлыгы индексы, ягъни ИМТ килеп чыга. Аның зурлыгы 18,0 белән 25,0 арасында икән, кешенең авырлыгы нормада дигән сүз. ИМТ 25,0 - 30,0 аралыгында булса, авырлык тиешеннән артык, 30 - 35 тә - I дәрәҗәдә симерү, 35 - 40 та - II дәрәҗәдә симерү.
Углеводлы һәм майлы ризыклар ашауны чикләү, актив тормыш рәвеше, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү авырлыкны киметә.
Чирнең барлыкка килүе-нә, көчәеп китүенә стресс һәм депрессия дә тәэсир итә. Аларны китереп чыгаручы сәбәпләрне булдырмаска кирәк. Мөстә-кыйль җиңә алмасагыз, табибка мөрәҗәгать итегез.
- Күп кеше кан басымы күтәрелүдән җәфалана. Шуның турында сөйлә-гез әле.
- Гипертония сиздермичә генә башлана һәм шулай дәвам итә. Күпләр үзлә-ренең артериаль кан басымын белми һәм контрольдә тотмый. Кайберәүләр белсә дә, әһә-мият бирми. Ә гипертония бөтен органнарны һәм тукымаларны сиздермичә зарарлый бирә, үлемгә дә китерә ала. Гипертоник чирдән дәваланганда, пациентларның күбесе даруны беренче урынга куя. Даруларсыз яши алмасак та, аларга гына ышану - ялгыш фикер.
Даруларның файдасы булсын өчен, өч төрле мөһим гамәлне кылырга кирәк. Беренчесе - диета. Анда аш тозы тәүлеккә 4 грамм белән чикләнә яисә бөтенләй тозсыз була. Җитәрлек тоз азык-төлек продуктларына салынган инде. Икенчесе - режим. Бу вакытта кешегә физик һәм психо-эмоциональ яктан көч килмәскә тиеш. Өченчесе - кан басымын тикшереп тору, аны көндәлеккә язып бару. Шуны белергә кирәк: өендә чакта кешенең кан басымы бер төрле була, ә табибка күренергә килгәч, ул күтәрелә. Ул «офистагы кан басымы» дип йөртелә. Әгәр пациентның кан басымы һәм пульсы көндәлеге булса, аны дәвалау һәм дәвалауны контрольдә тоту табибка җиңелрәк.
Менә шуларны эшләгәч, дару препараты эчә башларга да була. Безнең максат - даруның аз дозалары белән дә арте-риаль кан басымының күпкә төшүенә ирешү. Бу эшне табиб белән па-циент бергә башкара.
- Йөрәк ишемиясе турында да берничә сүз әйтсәгез иде.
- Йөрәктәге кан тамырлары атеросклероз төере белән 75 процентка кысылганда, йөрәк ишемиясе вакытында кеше йөрәк турысында авырту тоя. Баштарак авырту физик эш башкарганда барлыкка килә: энергия белән тәэмин итәр өчен, йөрәк мускулына күбрәк кан кирәк була, ә кысылган тамыр ул кадәр канны үткәрә алмый. Авырту нәрсә беләндер каты итеп баскан, кискән, яндырган, кадаган кебек була, эштән туктагач, бетә. Тора-бара ул аз гына физик көч куйганда да барлыкка килә башлый. Мондый хәлдә пациент табибка мөрә-җәгать итәргә тиеш. Йөрәк тирәсендәге авыртуга түзеп йөрергә ярамый, тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк. Хәзерге заманда кысылган кан тамырын киңәйтергә дә, кысылган урынны башка тамырга алмаштырырга да мөмкин. Андый дәвалау республикабызның югары технологияләр кулланыла торган медицина оешмаларында - кан тамырлары үзәк-ләрендә башкарыла. Аларны эшләтү өчен, дәүләт бик зур чыгымнар тота. Пациентларга исә бары тик вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Шунысын да белү мөһим: онкология чирләре, бронхлар астмасы, шикәр авыруы канның куеручанлыгына йогынты ясый һәм кан әйләнеше органнары чирләрен көчәйтә.
- Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау өчен, медицина хезмәткәрләре нәрсә эшли?
- Биектау районы медицина хезмәткәрләре кан әйләнеше органнары авыруларын дәвалау һәм булдырмау өчен күп эш башкара. Әйтик, бөтен халыкны диспансеризацияләү, билгеле бер яшьтәге кешеләрне диспансеризацияләү, фельдшерларның үз участокларындагы фельдшер-акушерлык пунктларындагы эше, амбулатория-поликлиника ярдәме, стационар ярдәм күрсәтү.
Биектау районы хакимияте ярдәме белән, дәвалау шартлары яхшыртыла. Үзәк хастаханә стационарларын, амбулаторияләр һәм фельдшерлык пунктларын сыйфатлы итеп төзекләндерү буенча күп нәрсә эшләнде. Хәзерге вакытта кан әйләнеше органнары авыруларын, шулай ук башка авыруларны дәвалау һәм булдырмау, шулар аркасында үлемгә юл куймау өчен мөмкинлекләр зур.
- Рәдиф Рәкыйпович, әйдәгез, югарыда әй-телгәннәргә йомгак ясыйк инде: кан әйләнеше органнары авыруларын булдырмау һәм гомерне озайту өчен ниләр кирәк?
1) актив тормыш рәвеше, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү;
2) дөрес туклану. Яшелчә, җиләк-җимеш, аксымнарны күбрәк куллану, ә майлар һәм углеводларны киметү;
3) гәүдә авырлыгын контрольдә тоту. ИМТ = 18,0 - 25,0;
4) артериаль кан басымын тикшереп тору (терекөмеш баганасының 120/80 мм булуы норма санала. Ләкин ул һәр кешедә үзенчә);
5) холестерин күләмен контрольдә тоту. Норма - 3,5 - 5,2 ммоль\л;
6) зарарлы гадәтләрдән ваз кичү;
7) психикага эмоциональ көч китермәскә тырышу.
- Эчтәлекле әңгәмә һәм файдалы киңәшләрегез өчен рәхмәт. Бу мәкалә-не укыганнан соң күп-ләр үз сәламәтлекләре турында башкачарак уйланыр һәм тормыш рәвешен үзгәртер, дип өметләник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев