Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Бәла аяк астында

Быел Татарстанда йорт хайваннары арасында 240 котыру очрагы теркәлгән инде. Мал белән эш итүче һәр кеше бу авыруның хәтәр һәм мәкерле булуын истә тотарга тиеш, - ди "Россельхознадзор"ның ТР буенча идарәсе өлкән дәүләт инспекторы Руслан Фәйзрахманов. - Авыру билгеләре беленә башлаганчы 10 көн алдан хайван селәгәендә котыру авыруы вируслары булырга...

Быел Татарстанда йорт хайваннары арасында 240 котыру очрагы теркәлгән инде.

Мал белән эш итүче һәр кеше бу авыруның хәтәр һәм мәкерле булуын истә тотарга тиеш, - ди "Россельхознадзор"ның ТР буенча идарәсе өлкән дәүләт инспекторы Руслан Фәйзрахманов. - Авыру билгеләре беленә башлаганчы 10 көн алдан хайван селәгәендә котыру авыруы вируслары булырга мөмкин.

Мондый мал тора-бара сәерләнә башлый, селәгәе ага, усаллана, көзән җыера яки куркаклана.

Зарарлану чыганагы - йорт хайваннарыннан этләр һәм песиләр, кыргый җәнлекләрдән төлке, бүреләр, янут, төрле кимерүчеләр. Әле менә 21 нче июль көнне генә Кама Тамагы районында төлке бер хуҗалыкка килеп керә, эткә һөҗүм итә. Тавышка хуҗабикә йөгереп чыга, аларны аермакчы була. Төлке хатынның кулын тешли, эт төлкене буып үтерә. Ярый әле бу хатын табибларга вакытында мөрәҗәгать итә, шунлыктан үзе дә, эте дә исән кала.

Үзен дөрес тотмаган, кешедән курыкмаган хайван (шул ук төлке) очраса, аеруча сак булырга кирәк. Бу турыда балалар да белергә тиеш. Инде зыян күрә калсагыз, табибларга тизрәк мөрәҗәгать итегез.

Йорт хайваннарына үз вакытында котыру авыруына каршы прививка ясатырга кирәк. "Хайваннарны асрау кагыйдәләре" нигезендә хуҗа кеше моның өчен тулысынча җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев