Берсе өчен берсе терәк, бергә атлау – җиңелрәк
Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә багышланган тантаналы чарага чакыру безнең районда Фирдәүс Фарук кызы белән Камил Мөхәммәт улы Зиятдиновларга да килде. Үзенең күп сыйныфташларыннан аермалы буларак, Камил Зиятдинов мәктәп тәмамлар вакытка үзен медицинага багышлаячагын төгәл белә. Мондый карарга килүендә, мөгаен, әти-әнисе үрнәге дә...
Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә багышланган тантаналы чарага чакыру безнең районда Фирдәүс Фарук кызы белән Камил Мөхәммәт улы Зиятдиновларга да килде.
Үзенең күп сыйныфташларыннан аермалы буларак, Камил Зиятдинов мәктәп тәмамлар вакытка үзен медицинага багышлаячагын төгәл белә. Мондый карарга килүендә, мөгаен, әти-әнисе үрнәге дә хәлиткеч роль уйнагандыр. Аның әтисе Мөхәммәт Исмәгыйль улы - табиб-психиатр, ә әнисе Тәскирә Зиннәтулла кызы фельдшер-нарколог булып эшләде. Югары уку йортында белем алу гаять катлаулы булса да, ул Камилнең сайлаган һөнәре белән кызыксынуын арттыра гына.
Яшьлек, яшьлек... Син үзеңдә таулар күчерерлек, "ашыгыч ярдәм"дә бер тәүлек кизү торырлык кына түгел, ә бәлки, зарурлык килеп туса, яңадан операция өстәле янына барып басарлык көч барлыгын сизәсең. Кичектергесез рәвештә операция ясарга кирәк булган очракларда яшь хирургка авыруның тормышы өчен күп тапкырлар җаваплылыкны үз өстенә алырга туры килә. Буа медицина училищесын тәмамлаган Фирдәүс белән дә Камил менә шушылай эш арасында, көндәлек ыгы-зыгыда таныша. Әмма бу очрашу аларның гомерлек язмышын хәл итә дә куя - берничә айдан яшьләр, туйлар уздырып, гаилә дә корып куялар.
Белемгә тартылу Фирдәүсне Казан медицина институтының кичке бүлегенә алып килә. Яшь ханым, "ашыгыч ярдәм"дәге төп эшеннән аерылмыйча гына, акушер-гинеколог һөнәре алып чыга. Камил Мөхәммәт улы исә студент чагыннан ук фтизиатрия белән мавыга. Әлеге өлкәдәге белемен арттыру максаты белән ул Мәскәү туберкулез институты аспирантурасына укырга керә. "Каменка" санаториендә эшләү исә кандидатлык диссертациясе өчен гаҗәеп бай материал тупларга мөмкинлек бирә. Камил Зиятдинов аны уңышлы яклый, ә 2003 елда исә докторлык диссертациясе әзерли.
Әле борынгы заманнарда ук дәвалау белән шөгыльләнүчеләр җанны савыктырмый торып, тәнне савыктыру мөмкин түгел, дигәннәр. Башка кешене ничек аңларга, анда үзеңә карата ничек ышаныч уятырга, ничек итеп аның "телен чишәргә"? Шушыңа охшаш бик күп сорауларга җавапларны Камил Мөхәммәт улы Россиянең Ислам университетында таба. Кешегә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү өстенлекле юнәлеш булып торган шәригать бүлеге аның күңеленә аеруча якын була. Табиб-фтизиатр янына үзләренең язмышларына буйсынган, хәсрәткә дучар булган кешеләр килә. Шушындый вакытта, кешедә өмет чаткылары уятып, анда сәламәтләнү, бөтен көче белән шуңа омтылу теләге тудыру гаять мөһим.
Фирдәүс Фарук кызы да иреннән бер дә калышмый. Ул ультра-тавыш белән тикшерүче табиб белгечлеге үзләштерә. Йөкле ханымнар һәм пациентларны кабул итә, "ашыгыч ярдәм" бүлегендә кизү тора. Соңгы елларда дөньяга аваз салучы сабыйлар саны һаман арта барганлыктан, район үзәк больницасының гинекология бүлегендә эш бер дә бетеп тормый.
Төп эшләренә күпме генә вакытларын сарыф итсәләр дә, Камил Мөхәммәт улы белән Фирдәүс Фарук кызы менә дигән әти-әни. Уллары Хәлил әти-әнисе эзеннән китәргә булган һәм Казан медицина университетына укырга кергән. 2012 нче елда аны тәмамлаганнан соң, армия хезмәтенә киткән һәм герой-шәһәр Севастопольгә Хәрби-Диңгез Флотына хирург итеп җибәрелгән. Армия хезмәтеннән соң Хәлил ординатурага юл тоткан һәм хәзерге вакытта укый да, Әтнә районында хирург та булып эшли. Кызлары Миләүшә, күңеленә ошаган һөнәрне сайлап, авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кергән.
Камил Мөхәммәтович "Каменка" госпиталендә фтизиатр вазифасында эш белән ничек кенә мәшгуль булмасын, фән-ни хезмәткә дә вакыт таба. Аның исәбендә өч монография, патентлар, уйлап табулар, 50 дән артык фәнни статья. Ул шулай ук фтизиоортопедия белгечлеге буенча республиканың әйдәп баручы клиникаларында консультант та. Аннары әле ул 20 елдан артык инде Биектау район Советы депутаты булып тора һәм сайлаучыларының барлык наказларын да үтәргә тырыша.
- Гаилә кыйммәте дигән төшенчәне сез ничек аңлыйсыз? - дип сорадым мин Зиятдиновлардан Татарстан Президенты һәм аның хәләл җефете янында тантаналы очрашуга нәкъ менә алар барачагын белгәннән соң.
- Аны бер сүз белән генә әйтеп булмас та, - дип уйга калды Камил Мөхәммәт улы. - Төп кыйммәт, мөгаен, гаиләнең тулы булуында, балаларның әти-әниләренең шәхси үрнәгендә тәрбияләнүендәдер. Үз әти-әниеңне хөрмәт итү дә - балаларга матур үрнәк бит. Сүз уңаеннан әйтеп китү урынлы булыр - Рөстәм Нургали улы да нәкъ менә шушындый фикердә. Моны аңлау өчен аның әти-әнисен нинди зур хөрмәт белән телгә алуын тыңлап тору да җитә. Зиятдиновлар заманында Биектау районы җитәкчесе булган һәм хәзер дә аның үсешенә ярдәм итеп торучы Рөстәм Нургалиевич белән очрашуга бик шат булуларын да билгеләп үттеләр.
Очрашуда Президентның да, кунакларның да сөйләшерлек уртак темалары күп булырга охшап тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев