Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Бергәләп көрәшик

26 нчы июньдә наркотик матдәләрне явыз ният белән куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан юллаган мөрәҗәгатендә Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль секретаре Пан Ги Мун җәмәгатьчелекнең барлык катлауларын, көчләрне берләштереп, наркотиклар кулланучыларга куркыныч бәйлелектән котылу мөмкинлеге бирергә чакырды. Наркотиклар куллану - булдырмый калырга, дәваларга...

26 нчы июньдә наркотик матдәләрне явыз ният белән куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан юллаган мөрәҗәгатендә Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль секретаре Пан Ги Мун җәмәгатьчелекнең барлык катлауларын, көчләрне берләштереп, наркотиклар кулланучыларга куркыныч бәйлелектән котылу мөмкинлеге бирергә чакырды.

Наркотиклар куллану - булдырмый калырга, дәваларга һәм контрольдә тотарга мөмкин булган проблема ул. Шулай да закон рөхсәт итмәгән культуралар җитештерүчеләргә нәтиҗәле законлы альтернатива эзләүдә ярдәм күрсәтү юлы белән җибәрүләр күләмен киметү һәм наркотик матдәләрне конфискацияләүгә хокуклы органнарның файдалы эшен тәэмин итү өчен тырышлыкны активлаштырырга да кирәк. Наркотикларга каршы көрәштә төп бурыч - аларга ихтыяҗны киметү. Сорау күпме кимрәк булса, тәкъдим итү зарурлыгы да тумас, җинаятьчеләргә дә яшереп кертелгән товар белән сату итүгә сәбәп табылмас.

Наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга каршы көрәш - күмәк бурыч. Ул сәяси җитәкчелек һәм тәңгәл ресурслар, нәтиҗә-лерәк дәвалау учреждениеләрен күбрәк булдыруны таләп итә. Анда ата-аналар һәм укытучылар, шулай ук медицина хезмәт-кәрләре, социаль тармакта эшләүчеләрнең катнашуы зарур. Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең дә, гадел хөкем органнары хезмәткәрләренең дә үз эшләренә җаваплы каравын таләп итә ул.

Киң җәмәгатьчелек вәкилләре көчләрен берләштерергә һәм шәхси яки гаилә хәле буенча үзен кимсенүле хис итеп, шул сәбәпле наркотик матдәләргә тартылган, яисә наркотик матдәләр куллану аркасында үзләрен тынгысыз тотучыларга аеруча игътибар бирергә тиешләр. Безнең бурыч - андыйларга үз тормышларын контрольдә тоту мөмкинлеге бирү, наркотиклар йогынтысына эләгүләренә юл куймау. Бу - яшьләргә эшкә урнашу, тормышларын тиешенчә җайга салу, аны мәгънәле итә торган эшчәнлектә катнашу мөмкинлеге бирү дигән сүз. Бу балаларын җан җылысын биреп тәрбияләүдә әти-әниләргә булышуны, кимсенүле кешеләр турында эчке халәтләрендәге, психологик һәм медицинага кагылышлы проблемаларны җиңү өчен тиешле кайгыртучанлык күрсәтүне аңлата. Һәм бу рухи күтәренкелеккә нигез булып торачак.

Наркотиклар аларны кулланучыларның үзләренә дә, якыннарына да газап китерә. Ул кешенең, гаиләнең, җәмгыятьнең нигезен какшата. Бу мәсьәләгә без барыбыз да игътибар итәргә тиеш. Наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне уздырылу белән бәйле рәвештә тормышыбызда наркотикларга урын булмаслык итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев