Баланы грипптан ничек саклап калырга?
Кешенең иммуна системасы бик катлаулы механизм. Ул организмда һәм тышкы дөньяда барган үзгәрешләрне бик тиз сизә һәм әлеге үзгәрешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Бала организмында иммунитет бигрәк тә зәгыйфь була. Әгәр ул еш авырый икән иммунитет тагын да көчсезләнә, баланың организмдагы инфекция белән көрәшергә хәле калмый. Андый көчне каян алырга? Алга...
Кешенең иммуна системасы бик катлаулы механизм. Ул организмда һәм тышкы дөньяда барган үзгәрешләрне бик тиз сизә һәм әлеге үзгәрешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Бала организмында иммунитет бигрәк тә зәгыйфь була. Әгәр ул еш авырый икән иммунитет тагын да көчсезләнә, баланың организмдагы инфекция белән көрәшергә хәле калмый. Андый көчне каян алырга? Алга таба сезне шуның серләренә төшендерербез.
Көзге-кышкы чор җитү белән әти-әниләр балаларының иммунитеты турында борчыла башлый. Чөнки нәкъ шул чорда тышкы дөньяда төрле инфекцияле вируслар үрчи башлый, грипп барлыкка килә. Кеше борын томаланудан, йөткерүдән интегә, тән температурасы да күтәрелергә мөмкин.
Үтә көчле, кискен тын юллары инфекцияләрен төрле вируслар китереп чыгара. Аларга грипп, парагрипп, аденовирус, риновирус, энтеровирус кебек инфекцияләр керә. Грипп организмга бик көчле тәэсир ясый торган вируслар рәтенә керә.
Кискен тын юллары вирус инфекцияләре икенче кешегә авыру кеше төчкергәндә, йөткергәндә һәм көнкүрештә гомуми кулланыла торган предметлар аша күчә. Авыру ята торган бүлмәнең җилләтелмәве һәм юеш чүпрәк белән чистартылмавы да вирусның үрчүенә һәм таралуына китерә. Сәламәт кеше авыру кеше белән якыннан торып аралашканда үзен саклау ниятеннән медицина битлеге кияргә тиеш.
Кискен тын юллары вирус инфекцияләре белән күбрәк балалар авырый. Яңа туган бала бу авыруга бигрәк тә тиз бирешүчән була. Балалар бакчасына, мәктәпкә йөри торган балаларга да инфекция бик тиз йога.
Бала организмының авыруга каршы торучанлыгын арттыру, аның иммунитетын күтәрү өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк:
1. Бала йоклый торган, ул уйный торган бүлмәләрне еш җилләтергә, бүлмәне юеш чүпрәк белән һәрдаим чистартып торырга киңәш ителә. Бүлмәнең температурасы һәм андагы дымлылык нормада булырга тиеш. Бала чиста һәм дымлы һава сулаганда авыру читләтеп үтәргә мөмкин.
2. Баланың көн тәртибе төгәл үтәлү бик мөһим шарт булып тора: ул вакытында ашарга, саф һавада уйнап алырга, бер үк вакытта өйгә бирелгән биремнәрен эшләргә, көн дә бер үк вакытта йокларга ятарга тиеш.
3. Балага күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашатырга киңәш ителә. Аларда С витамины күп була. Витаминның табигый юл белән керү мөмкинлеге булмаганда, табиблар белән киңәшләшеп, балага комплекслы витамин препаратлары бирергә кирәк.
4. Инфекция пычрак куллар аша да күчәргә мөмкин. Шуңа күрә бала һәрдаим кулын юып торырга, чиста йөрергә тиеш.
5. Грипп йоктыру очрагы иң югары дәрәҗәдә булган вакытта гомуми шәһәр транспортына утырмаска, кешеләр күпләп җыелган урыннарда булмаска, кунакка йөрмәскә киңәш ителә.
6. Гриппка каршы прививка ясату аннан котылуның бердәнбер юлы булып тора. Организмга кертелгән вакцина кешенең гриппка каршы көрәш иммунитетын күтәрә, организмны беръюлы өч төрле вирустан саклый. Прививка ясаткан кешенең 90% кискен тын юллары вирус инфекцияләре белән чирләми.
Шунысын да искәртеп үтәбез, балагызда кискен тын юллары вирус инфекцияләренең беренче билгеләрен күрү белән кичемәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев