Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Авыру кешенең сызлануларын йөрәге аша уздырды

Безнең белән янәшә бик күп кызыклы язмышлы кешеләр яши. Алар белән көн саен диярлек очрашсак та, хезмәт һәм тормыш юллары турында аз беләбез. Бүгенге язманың герое - Биектауда яшәүче, үзенең бөтен гомерен сәламәтлек саклау өл-кәсенә багышлаган Тәскирә Зиннәтулла кызы Зиятдинова Рабига белән Зиннәтулла гаиләсендә Тәскирә көтеп алынган беренче бала була....

Безнең белән янәшә бик күп кызыклы язмышлы кешеләр яши. Алар белән көн саен диярлек очрашсак та, хезмәт һәм тормыш юллары турында аз беләбез. Бүгенге язманың герое - Биектауда яшәүче, үзенең бөтен гомерен сәламәтлек саклау өл-кәсенә багышлаган Тәскирә Зиннәтулла кызы Зиятдинова

Рабига белән Зиннәтулла гаиләсендә Тәскирә көтеп алынган беренче бала була. Ул Казанда, Яңа Бистәдә 1941 елның 20 гыйнварында дөньяга аваз сала. Яшь гаилә якты киләчәк турындагы хыяллар белән яши. Әмма сугыш башлану бөтен өметләрне челпә-рәмә китерә. Зиннәтулланы сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Ул 1943 елда яраланганнан соң, күпмедер вакыт туган йортында була һәм ике яшьлек кызчыгын күрү бәхетенә ирешә. Тик, ни кызганыч, аңа Туган иленә кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Балтыйк буе республикаларындагы авыр сугышларның берсендә аның гомере өзелә.

Җиделлык мәктәпне тә-мамлаганнан соң, Тәс-кирә Казанның мех фабрикасы каршындагы ФЗУга укырга керә, аннан бүрек тегү мастеры белгечлеге алып чыга. Әмма бу һөнәр аның гомерлек эшенә әверелми кала. Тормышка чыкканнан соң аның язмышы икенче юнәлеш ала.
Ә кияүгә ул 17 яшендә чыга. Яшь кызның йөрәген Казан медицина институты студенты Мөхәммәт Зиятдинов яулый. Тәскирә апа фоторәсемнәр арасыннан аның яшь чагында төш-кән фотосурәтен алып күрсәтте. Искиткеч чибәр егет, әйтерсең, әле генә экраннан төшкән артист. Ничек шундый егеткә гашыйк булмыйсың инде! Кайсы гына кыз тәртипле, чибәр, аек егетнең гомерлек яры булырга хыялланмый икән! Аек, ди-гәннән, әйтеп китим әле: Зиятдиновлар гаиләсендә сәламәт яшәү рәвеше хакимлек итә, өлкәннәр дә, балалар һәм оныклар да исерткеч эчемлекне авызга алмаганнар һәм алмыйлар.

Шулай итеп, Тәскирә кияүгә чыга, тиешле вакыты узгач, беренче куанычлары - уллары Камил туа.

Иренең киңәшен тыңлап, Тәскирә Казандагы медицина училищесына укырга керә. Кечкенә баласы булуга да карамастан, ул өч ел буена көндезге бүлектә укый һәм тырышлыгы бәрабәренә фельдшер һөнәре алып чыга. Аңа, әлбәттә, әнисе нык ярдәм итә. 95 яшьлек Рабига апа бүгенге көндә Тәскирә Зиннәтовна янында (хезмәттәшләре һәм таныш-белешләре аңа әтисенең исемен кыскартып дәшәләр) яши. Ул, бөтен күңел җылысын биреп, әнисен тәрбиядә тота. Өлкән кешегә илтифат, ягымлы мөнәсәбәт һәм дарулар кирәк. Рабига апа өчен боларның барысы да бар. Ул - тәҗрибәле, тирән белемле медицина хезмәткәрләре - үзенең кызы, оныклары, килене, оныкчыкларының игътибар үзәгендә.

Институтны тәмамлагач, Мөхәммәтне эшкә Балык Бистәсе районына, Котлы Бөкәш авылына җибәрәләр. Шушында аларның икенче балалары - кызлары Тәнзилә туа. Зиятдиновлар бу авылда 1971 елга кадәр эшлиләр.

- Котлы Бөкәштә фельдшер булдым. Авыл җирендә бер юнәлештә генә эшләү мөмкин түгел, анда терапевт та, хирург та, психолог та булырга кирәк, - дип исенә төшерде ул елларны Тәскирә апа. - Шушылай эшләп, бик зур тәҗрибә туплыйсың һәм соңыннан аның тормышта бик тә кирәге чыга.

Мөхәммәт Исмәгыйль улын да искә төшердек. Ни кызганыч, аның безнең аралардан киткәненә инде дүрт ел.

- Мөхәммәт тә универсаль табиб иде. 75 койкалы больницада аңа терапевт та, хирург та, рент-генолог та, гинеколог та булырга туры килде. Өч ел хастаханәнең баш табибы булып та эшләде, - дип сөйләде Тәскирә апа.

1971 елда Зиятдиновлар гаиләсе Биектауга күчеп килә. Балалар үсә төшкәч, аларга белем бирү, киләчәкләре турында кайгыртыр вакыт җитә. Ә югары уку йортлары, көллиятләр барысы да Казанда бит. Шуңа күрә гаилә башкалага якынрак урнашырга ди-гән карарга килә. Нәкъ менә Биектау районын сайлаулары да очраклы түгел: Тәскирә Зиннәт кызының әнисе Рабига Мортазина нәсел тамырлары белән безнең районның Өбрә авылына барып тоташа. Биектау районы алар өчен үз районнары кебек була.

Биектау районы больницасында Тәскирә Зиннәт кызы терапия һәм хирургия бүлекләрендә шәфкать туташы булып эшли. Йогышлы авырулар бүлегендә дә хезмәт куярга туры килә.

- Минем холкым җиңел, бәхәсләшеп тормадым: кая җибәрсәләр, шунда эшләдем. Чираттагы ялга киткән шәфкать туташларын да еш алыштырырга туры килде. "Ашыгыч ярдәм"дә дә кизү тордым, - диде Тәскирә апа.

Ул гаҗәеп киң күңелле, ачык йөзле, ягымлы, эчкерсез кеше. Тәскирә Зиннәтовнаны хезмәт-тәшләре дә, авырулар да, аларның туган-тумачалары да гадилеге, ярдәмчеллеге өчен бик хөрмәт итәләр, яраталар. Аның операция кичергән авырулар өчен өеннән тавык шулпасы пешереп алып килгән чаклары да еш була. Авыруның туганнары-якыннары да, үзләре килә алмаган очракта, аңа хастага күз-колак булу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Чөнки ул, кеше буларак та, медицина хезмәткәре буларак та, халыкның ышанычын яулаган белгеч.

- Тормыш һаман алга бара, мин дә озак эшләдем, эшләгән чакта төрле хәлләр булгалады. Медицина хезмәткәре башка кешенең сызлану-әр-нүләрен аңлап, үз йөрәге аша уздырса гына хастаның хәленә керә ала. Шул чакта гына дөрес сүзләр дә табыла, нәтиҗәле дәвалау ысуллары да билгеләнә һәм аның азагы да авыру өчен дә, табибның үзе өчен дә сөенечле була.

1983 елдан башлап, 2007 елда пенсиягә киткәнче Тәскирә Зиннәт кызы фельдшер-нарколог булган. Ул моның өчен махсус укып чыккан һәм үзенә йөкләнгән катлаулы бурычларны уңышлы башкарды. Аңа күп еллар буена хәвефле төркемгә кергән үзенчәлекле авырулар белән эшләргә туры килде. Бу очракта авыруга дөрес мөнәсәбәт булу гаять мөһим.

- Кемнәр беләндер кырысрак сөйләшергә туры килде, кемнәрдер йомшак мөгамәләгә мохтаҗ иде. Тик һәр очракта аларны игътибар белән тыңларга кирәк. Чөнки һәр кешенең исерткеч эчемлекләр белән мавыгуының, наркотиклар куллана башлавының үз сәбәпләре бар, - диде Тәскирә Зиннәт кызы.

Озак еллар намус белән эшләгәне өчен ул "В.И. Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан. Хезмәттәге батырлыгы өчен" һәм "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләк-ләнгән, бик күп Мактау грамоталарына да лаек булган.

Тәскирә апа балалары белән хаклы горурлана. Улы Камил - танылган табиб. Тормыш иптәше Фирдәүс белән уллары Хәлилне һәм кызлары Миләүшәне үстерделәр. Кызы Тәнзилә ике ул - Ренат белән Рамилне үстергән. Сүз уңаеннан әйтеп китү урынлы булыр: Мөхәммәт Исмәгыйль улы белән Тәскирә Зиннәт кызының оныклары Хә-лил белән Ренат Зиятдиновларның нәсел эшен дәвам иттерәләр. Хәлил - хирург, Ренат - нейрохирург.

Иң яхшы елларны артта калдырып, вакыт ашкынып алга чаба. Әмма Тәскирә Зиннәт кызының гомере бушка узмаган. Киләчәккә дә ул ныклы ышаныч белән карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев