Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ак ромашка чәчәге

    1908 елда ак ромашка чәчәге туберкулез белән көрәшү эмблемасы итеп сайлап алына. Ул сәламәтлекне һәм үпкәләрнең иркен сулавын чагылдыра. Туберкулез авыруы турында кешеләр борын заманнардан ук белгәннәр. Үпкә туберкулезының классик билгеләрен үз чорында Гиппократ ук җентекләп тасвирлаган. Кызганыч ки, бу чир әле бүген дә җәмгыять өчен куркыныч булып кала бирә....

    1908 елда ак ромашка чәчәге туберкулез белән көрәшү эмблемасы итеп сайлап алына. Ул сәламәтлекне һәм үпкәләрнең иркен сулавын чагылдыра. Туберкулез авыруы турында кешеләр борын заманнардан ук белгәннәр. Үпкә туберкулезының классик билгеләрен үз чорында Гиппократ ук җентекләп тасвирлаган.

    Кызганыч ки, бу чир әле бүген дә җәмгыять өчен куркыныч булып кала бирә. Шунысы мөһим: туберкулез инде күптән "ярлылар чире" түгел. Бүген социаль яктан якланмаган кешеләр генә түгел, халыкның социаль һәм икътисади имин төркеменә керүчеләр дә туберкулез белән авырый.

    Кагыйдә буларак, туберкулез хезмәткә яраклы җитлеккән кешеләрне зарарлый, шуның белән җәмгыятькә гаять зур зыян сала. Шуңа күрә авыруны иртә стадиясендә ачыклау әһәмиятле. Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында туберкулезны иртәрәк ачыклауның төп ысулы булып, балалар һәм үсмерләр өчен - туберкулинодиагностика, өлкәннәр өчен рентген-флюорография тикшерүе тора.

    Истә тотыгыз: әгәр сез озак вакыт (3 атнадан артык) какырык белән йөткерәсез, тәнегезнең температурасы бер сәбәпсез югары тора, аппетитыгыз кими, хәлегез юк, еш тирлисез, ябыгасыз, күкрәк читлегендә авыртулар яки кан төкерү бар икән, яшәү урыныгыздагы табибка мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерелергә тиешсез.

    Балалар дигәндә, күп кенә ата-аналар туберкулинодиагностиканың мөһимлеген аңлап бетерми һәм Манту пробасын ясатудан баш тарта, шулай итеп, баласының сәламәтлеген куркыныч астына куя. Туберкулез таякчыгының үпкәләрне генә түгел, чәч һәм тырнаклардан кала барлык бүтән әгъзаларны да зарарлавын, 95% очракта һава, һавадагы тамчылар аша күчүен һәм тышкы тирәлек шартларына бирешмәвен аз кеше генә белә. Ул караңгыда һәм дымлы җирдә яхшы үрчи, селтедән, спирттан, кислотадан, салкыннан курыкмый (-295°Ска да түзә). Кайнатканда 30 минут эчендә үлә, ультрамиләүшә нурлар аны 2-3 минутта үтерә.

    Туберкулез белән чирләү-че кеше сөйләшкәндә, йөткергәндә, лайла һәм какырык тамчылары белән төчкергәндә, бик күп таякчыклар бүлеп чыгара. Алар исә сәламәт кешенең сулыш системасына эләгәләр. Бер авыру бер ел эчендә 5тән алып 50гә кадәр кешегә чир йоктыра ала. Менә шуңа күрә һәр кешенең аңында "куркынычсызлык" төшенчәсен һәм, профилактика өчен, күкрәк читлеге әгъзаларына флюорография тикшерүен үз вакытында узуның, ә балаларга туберкулинодиагностика ясауның зарурлыгын формалаштыру бик мөһим.

    Әгәр сезгә туберкулез диагнозы куйсалар, кайгырырга кирәкми. Туберкулезны дәвалап була! Хәзерге вакытта аны дәвалау проблема түгел, ә хикмәт - процессны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклауда һәм пациентның дәваланырга теләге булуда. Хәзерге заман медицинасында туберкулезны җиңә торган - бактерияләргә каршы торучы препаратлар да, дәвалауның хирургия ысуллары да күп. Төп дәвалау - медикаментлар ярдәмендә, ә инде процесс тирәнгә киткән, хроникка әйләнгән, азган булса яки даруларга бирешмәсә, хирургия ысуллары киң кулланыла.

    Биектау районында туберкулез белән чирләү тотрыклыланды, 2012 - 2014 нче елларда 100000 кешегә - 35 очрак.
    Туберкулез йоктырмас өчен нишләргә?

    Туберкулезга каршы махсус иммунитет булдыру өчен, балаларга БЦЖ прививкасын бала тудыру йортында ук ясыйлар. Манту пробасы тискәре булган очракта, 6-7 яшьтә тагын бер тапкыр вакцина кертәләр. Өлкәннәр өчен махсус профилактика юк. Туберкулез белән авырып китмәс өчен, сәламәт тормыш алып барырга кирәк.

    1. Саф һава. Табигатьтә күбрәк йөрергә тырышыгыз, бүлмәләрне көнгә кимендә ике тапкыр җилләтегез, сулау гимнастикасы ясагыз. Гәүдәне дөрес тоту да бик мөһим. Туберкулез таякчыкларының үрчергә яраткан урыны - үпкә очлары. Бөкрәеп йөрсәгез, үпкәләрдә һава һәм кан әйләнеше җитәрлек булмый, димәк, чир процессы өчен яхшы шартлар туа.

    2. Дөрес туклану. Ризык балансланган, витаминнарга, микроэлементларга бай булырга тиеш. Күп калорияле, майлы, ысланган азыкларны, фаст-фудларны ашамагыз.

    3. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту. Спиртлы эчемлекләр һәм наркотик матдәләр кулланганда, иммунитет бик нык көч-сезләнә, ә бу патологик процесслар азып китүгә сәбәп була.

    Тәмәке төтене беренче чиратта бронхларның лайлалы тышчасын зарарлый һәм үпкәләрнең хроник чиренә китерә, туберкулезга каршы торучы иммунитетны көчсезләндерә. Туберкулез белән авыру өчен шушы факторлар бик җитә.

    4. Шәхси гигиена. Сезнең танышларыгыз һәм якын кешеләрегез арасында ачыкланмаган туберкулез белән чирләүчеләрнең булуы ихтимал. Уртак савыт-саба, юыну кирәк-ярагы, сөлге, кырыну станокларын куллану чир йоктыруга китерә ала.

    Химия белән саклану юлы да бар, ул - туберкулезга каршы препаратларны профилактика өчен эчү дигән сүз.

    Әгәр сезнең якыннарыгыз арасында флюорография тикшерүен 1 елдан артык үтмәгән кешеләр булса, аларга табибка мөрәҗә-гать итәргә киңәш бирегез. Шул рәвешле үзегезнең сәламәтлекне дә, якыннарыгызныкын да саклап калырсыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: