Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Агулана күрмәгез!

    Бүген билгеле булган 3 мең гөмбәнең нибары 400енең генә ашарга яраклы икәнлеген күпләр белмидер. Калганнары исә агулы. Шулай ук гөмбәне дөрес сакламаганда, яраклылык срогы чыкканнарын ашаганда да сәламәтлеккә җитди зыян килүе ихтимал. Агулану билгеләре нинди гөмбәне күпме ашауга, зыян күрүченең ничә яшьтә, нинди авырлыкта һәм сәламәтлегенең нинди хәлдә булуына бәйле....

    Бүген билгеле булган 3 мең гөмбәнең нибары 400енең генә ашарга яраклы икәнлеген күпләр белмидер. Калганнары исә агулы. Шулай ук гөмбәне дөрес сакламаганда, яраклылык срогы чыкканнарын ашаганда да сәламәтлеккә җитди зыян килүе ихтимал.

    Агулану билгеләре нинди гөмбәне күпме ашауга, зыян күрүченең ничә яшьтә, нинди авырлыкта һәм сәламәтлегенең нинди хәлдә булуына бәйле. Иммунитет ничек кенә нык булмасын, агуланганда организмга кергән агулы матдәләрне ул үзе генә җиңә алмый. Шуңа күрә дә, гөмбә ашаганнан соң хәлегез кинәт начараеп китсә, кичекмәстән, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Россия һәм аңа якын территорияләрдә үсә торган иң агулы гөмбәләрнең берсе - томсык гөмбә (бледная поганка). Кеше организмына әлеге гөмбәнең кеп-кечкенә берничә кисәге генә кергәндә дә, үлемгә сәбәпче булырга мөмкин. Шулай ук гөмбәләрнең кайбер төр-ләре аларны дөрес әзер-ләмәгәндә яки чи килеш ашаганда да зур зыян китерә. Юл тирәләрендә үскән гөмбәләр дә зыянлы, чөнки алар машина газларын үзләренә сеңдерәләр.

    Гөмбә белән агулану билгеләре

    Организмның агулану билгеләре агулы гөмбә ашаганнан соң бер тәүлек дәвамында сизелә башлый. Һәм ул башка төрле агулануга бик охшаш була: укшыта, баш әйләнә, костыра, эч авырта, эч китә. Катлаулырак очракларда аяк-кул хәрәкәтләре үзгәрә, көзән җыера, кеше саташа, аңын югалта.

    Агулануның төп билгеләре нигездә нинди агулы гөмбә ашауга бәйле. Әйтик, чебен гөмбәсе ашасагыз, алда санап киткән билгеләрдән тыш, саташуның көчле булуы, зыян күрүченең кинәт активлашып китүе, кайбер очракларда исә үзен-үзе белештермәве дә күзәтелә.

    Томсык гөмбә белән агулануның беренче билгесе - дәвамлы эч китү, һаман бәдрәфкә барасы килеп тору (тәүлегенә 20шәр тапкыр). Мондый халәт организмның сусызлануы һәм, соңгы исәптә, үлемгә китерүе белән куркыныч.

    Агулы гөмбәләрдәге матдәләр кешенең бавырын һәм бөерен тарката башлый, баш мие һәм йөрәк эшчәнлеген боза.

    Агуланганда шулай ук кан басымы төшәргә, тән тиресе һәм лайлалы тышча саргаерга (сары авыруы), сулыш алу кыенлашырга мөмкин. Үз вакытында ярдәм булмаса, гөмбә белән агуланган кешедә бөер җиткелексезлеге, бавыр некрозы башлана һәм болар үлем белән тәмамлану куркынычы тудыра.

    Шуны истә тотыгыз: организм гөмбә белән агуланганда кешенең тән температурасы күтәрелми. Әлеге билге эчәктә бактерияләр булуын күр-сәтә. Мондый хәл күзә-телгәндә, шулай ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Гөмбә белән агуланганганда - беренче ярдәм

    Гөмбә ашаганнан соң хәл начарланса, беренче чиратта, табибны өйгә чакыртырга кирәк. "Ашыгыч ярдәм" килеп җиткәнче, агуланган кешене костырыгыз. Моны эшләү мәҗбүри, чөнки косу ашказанын агулы ризык калдыкларыннан чистартырга һәм агуның канга сеңүен туктатырга мөм-кинлек бирә. Костыру өчен бер чәй кашыгы сода кушылган кайнаган җылы су эчерергә кирәк.

    Озакка сузылган эч китү кебек үк, озаклап косу да әйбәт түгел. Ул организмның сусызлануына китерергә мөмкин. Ашказанын юдырганнан соң, агуланган кешегә берничә төймә активлаштырылган күмер эчертергә, аннары аны тигез йомшак өслеккә яткызырга кирәк. Чакыру буенча килгән белгечләргә авыруның нинди гөмбәне күпме ашаганын, ул гөмбәләрнең ни рәвешле әзерләнгән булуын, өйдәгеләрдән тагын кем дә булса гөмбәне ашаганмы икәнен сөйләп бирегез. Агуланган кешегә тиешле ярдәмне күрсәткәннән соң, табиб аны хастаханәгә салу мәсьәләсен хәл итә. Дәвалау медицина учреждениесе шартларында дәвам иттерелә.

    Сәламәт булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: