Зөлхиҗҗә ае дәвам итә
Зөлхиҗҗә - Ислам динендәге 4 изге айның аеруча да мөкатдәсе, хөрмәтлесе. Ул Корбан бәйрәме ае, хаҗ ае. Аның тамырында да "хаҗ" сүзе ята. Бу айда җир шарының төрле почмакларыннан миллионлаган кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) туып үскән Мәккә шәһәренә, барлык мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбә мәчетенә барып, хаҗ кылу нияте белән сәфәр...
Зөлхиҗҗә - Ислам динендәге 4 изге айның аеруча да мөкатдәсе, хөрмәтлесе. Ул Корбан бәйрәме ае, хаҗ ае. Аның тамырында да "хаҗ" сүзе ята. Бу айда җир шарының төрле почмакларыннан миллионлаган кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) туып үскән Мәккә шәһәренә, барлык мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбә мәчетенә барып, хаҗ кылу нияте белән сәфәр чыга. Төп фарыз хаҗ гамәле Корбан гаете көнне башкарыла. Ул һәр елны Пәйгамбәребез хаҗ кылган көндә-Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә үтәлә.
Быел Корбан гаете 12 сентябрьгә туры килә. Ә Зөлхиҗҗә ае 2 сентябрьдә башланды. Бу көннәрдә бик күп гыйбадәтләр җыела. Ул - аерым гает намазы, ураза, хаҗ, Корбан чалу, сәдака бирү һәм башка бик күп төрле гамәлләр. Бу - Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән мөмкинлеге. Без бу форсатны кулдан ычкындырырга тиеш түгел.
Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне фазыйләтле көннәр. Галимнәр бу көннәрдә, иң элек, фарыз гамәлләрне күбрәк игътибар белән башкарырга киңәш итәләр. Ә хәрам гамәлләрдән тагын да ныграк сакланырга кирәк. Нәфел гыйбадәтләргә игътибарны күбрәк бирү дә мөһим. Гаеткә әзерләнәбезме, Корбан чалыргамы, сәдака бирәбезме, туганнарны җыеп аш уздырабызмы - болар барысы саваплы гамәлләр.
Зөлхиҗҗә аеның беренче 10 көне - иң мөһиме. 9нчы көн - Гает алды көне Гарәфә көне дип атала. Ул көн дә мөбарәк көннәрдән санала. Хаҗ гамәлләре шул вакытта үтәлә. Һәр елны дөньяның барлык илләреннән җыелган берничә йөз мең хаҗи Гарәфә көнендә Гарәфәт тавында (үзәнлегендә) дога һәм гыйбадәт кыла. Бу көнне "Бисмиллаһ..." белән башлап 1000 тапкыр "Ихлас" сүрәсен укыган кешенең барлык гөнаһлары гафу ителер дигән хәдис тә бар. Быел ул 11 сентябрьгә туры килә. Бу көннең бөеклеге искитәрлек. Пәйгамбәребез (с.г.в) Хаҗның кабул булуын Гарәфә көне белән бәйләгән. Гарәфә көне ничек узса, ул көнне кылынган гыйбадәтләрне Аллаһы Тәгалә ничек кабул итсә, аның хаҗы да шулай кабул булыр диеләхәдисләрдә. Гарәфә көнендә бирелә торган тагын бер зур бүләк - ураза тоту. Әгәр дә без Зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән 9нчы көненә кадәр ураза тота алсак, бу тагы да фазыйләтле. Ә инде Гарәфә көнендә тотылган ураза, Аллаһ теләсә, ике еллык гөнаһларыбызны кичерә ала. Бу - Аллаһы Тәгаләнең зур нигъмәте. Уразаны Корбан гаете көнне дә тотарга мөмкин. Бу вакытта иртән уразага кереп, гает намазына барабыз һәм бәйрәмнән соң өйгә кайтып ашыйбыз. Шуның белән ураза бетә. 10нчыкөннедә ураза тоткан булып санала.
Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә (12 сентябрь)Корбан гаете бәйрәме. Гаеттән соң Аллаһ ризалыгы өчен Корбан чалу, мәрхүм туганнарыбызның каберләрен зыярат кылып дога уку, исәннәрнең хәлен белү йолалары башлана. Корбан чалырга теләүчеләр бу изге гамәлне башкарырга алдан ук әзерләнә башлый. Аллаһы Тәгалә: "Мөмкинлеге булган һәр кеше Корбан чалдырырга тиеш", - ди.Корбан чалулар тәшрикъ көннәрендә дә (13, 14 сентябрь) рөхсәт ителә.
Корбан ул иң зур һәм аеруча саваплы сәдакаларның берсе. Корбан итенең өчтән бер өлеше туганнарга, күршеләргә өләшенергә тиеш. Калган өчтән бер өлеше мохтаҗларга, шуннан калган өчтән бере үз гаиләсенә кала.
Изгелеккә, Аллаһның рәхмәтенә омтылыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев