Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Югары әхлаклылык сагында

Мөселманнарның олуг бәйрәмнәреннән берсе булган Корбан бәйрәме алдыннан кояшлы якшәмбе көнендә Усад авылында андагы мәчетнең 20 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин катнашты. Әлеге мәчеттә имам-хатыйб вазифаларын 1997 елдан бирле Равил хәзрәт Яруллин башкара....

Мөселманнарның олуг бәйрәмнәреннән берсе булган Корбан бәйрәме алдыннан кояшлы якшәмбе көнендә Усад авылында андагы мәчетнең 20 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин катнашты. Әлеге мәчеттә имам-хатыйб вазифаларын 1997 елдан бирле Равил хәзрәт Яруллин башкара.

Җәлил хәзрәт, юбилей хөрмәтенә оештырылган тантананы ачканда:

- Вакыт озак үтә, ә гомер тиз уза. Әле күптән түгел генә шушы Аллаһы Тәгалә йортының ачылышында катнашкан кебек идем, баксаң, егерме ел вакыт узып та киткән икән. Мәчет чиста-пөхтә итеп тышланган, әйләнә-тирәсен аллы-гөлле чәчәкләр бизи, анда тәрбияләнүчеләр дини уку йортларына керәләр. Бу мәчетнең тик тормавы, яшьләр арасында актив эш алып баруы турында сөйли. Димәк, мәчет үзенең төп вазифасын - дин тәгълиматын тарату бурычын җиренә җиткереп үти.

Әлеге кереш сүзеннән соң, дини чараларны уздыру кагыйдәләре нигезендә, Җәлил хәзрәт үзе һәм Казан мәдрәсәсен тәмамлаган Нурислам Фәхрисламов Коръән сүрәләрен укыдылар.

Сүзне Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга биргәндә Җәлил хәзрәт узган гасырның җитмешенче елларында аның үзенә һәм үзе кебекләр-гә Коръәнне оригиналда уку өчен гарәп язуын яшерен төстә өйрәнергә туры килүен искә алып узды.

- Дин тоту өчен бүген барлык шартлар да бар. Ул гына да түгел, районнарда Рөстәм Галиулла улы кебек ислам кануннары нигезендә яшәүче җитәкчеләр дә күренә башлады. Бу үз бурычларын башкарганда дин эшлеклеләренә бик тә зур ярдәм һәм таяныч.

Рөстәм Галиулла улы бәйрәмгә җыелучыларны мәчет юбилее белән котлады. Очрактан файдаланып, сайлауда актив катнашканнары һәм Татарстан Республикасы Президентлыгына кандидат Рөстәм Миңнеханов өчен бердәм рәвештә тавыш биргәннәре өчен Усад авылы халкына рәхмәт белдерде.

- Усад мәчетенең менә 20 ел инде халык, бигрәк тә яшьләр арасында актив тәрбияви эш алып баруын билгеләп үтүе күңелле. Әлеге мәчетне төзүчеләргә, Ходай Тәгалә йортын торгызганда матди ярдәм күр-сәтүчеләргә, халык белән әйбәт элемтә урнаштырган имамнарга - барысына да рәхмәт, - диде Рөстәм Галиулла улы. - Мәдрәсә һәм Ислам университетын тәмамлаган егетләр - сезнең горурлыгыгыз. Сезнең авылда көненә биш тапкыр азан тавышы яңгырарга һәм кешеләр намазга килергә тиеш. Ходай кушса, әле без мәчетнең 30 еллыгын да, 40 еллыгын да, башка юбилейларын да билгеләп үтәрбез.

Ул мәчеткә зур келәм бүләк итте.

Сүз уңаеннан әйтеп китим инде, башка кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр. Җәлил хәзрәт Коръән бүләк итте. Мәчет кассасына акча салучылар да булды.

- Бүгенге бәйрәмебез Корбан бәйрәме алдыннан уза, - дип башлады сүзен Усад мәчете имамы Равил хәзрәт Яруллин. - Мәчетне төзүне һәм ачуны Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе хуплады һәм без аның яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлануына бик шатбыз.
Равил хәзрәт мәчетне салу тарихына да тукталып узды.

- Мәчетебез агачтан, ул ике бураны тоташтырып төзелде. Аннары кирпеч белән тышланды. Акчаны үзебезгә эзләргә туры килде. Фәридә ханым Нәбиуллина белән бергә акча, төзелеш материаллары эзләп, предприятиеләргә, учреждениеләргә күп йөрергә туры килде. Кайбер урыннарда, якты йөз белән кабул итеп, ярдәм күрсәттеләр, ничек керсәк, шулай буш кул белән чыгып киткән урыннар да булды, - дип, 90 нчы еллар уртасын исенә төшереп сөйләде Равил хәзрәт. - Хатип Җәмил улы Хәбибуллин, Фәрхәт Мидхәт улы Алимов, Рәфыйк Җамалетдин улы Гыйльметдиновның зур ярдәме тиде. Мәчет ачылганнан соң балалар белән эшләүне оештырганда Усад мәк-тәбе директоры Фәрит Касыйм улы Хәлиуллин җитди ярдәм күрсәтте. Халисә абыстай белән Хәят абыстай, остазлар Мөслим белән Габдулла Фәхрисламовлар, Гөл-фия Фәтхуллина, мәдәният хезмәткәрләре Раилә Каюмова һәм Мәдинә Зарипова ярдәмнәреннән беркайчан да ташламыйлар. Бөтен кешене санап чыгу мөмкин түгел, әмма без аларның һәркайсын рәхмәт хисе белән искә алабыз, - диде Равил хәзрәт.

Усад мәчете чиркәү эшләп торган авылда төзелде. Баштарак бер территориядә православие белән ислам дине ничек бергә сыешыр икән, дигән шикләнүләр булмады түгел. Равил хәзрәт белән Виталий атакайның зирәклеге нәтиҗәсендә фикер каршылыклары булмый, христианнар белән мө-селманнар үзара дус, аңлашып яшиләр.

Усад мөселманнарына Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин мөрәҗәгать итте. Башта ул Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин кушуы буенча Равил хәзрәт Яруллинга Рәхмәт хаты тапшырды. Анда Равил хәзрәтнең халык, аеруча яшьләр арасында дини аң-белем тарату һәм аларга рухи тәрбия бирүдәге казанышлары, зур авылда диннәрнең үзара тыныч шартларда яшәвенә керткән өлеше билгеләп үтелгән. Камил хәзрәт мәчетнең килә-чәктә дә шулай уңышлы эшләвен һәм алга ба-руын, ә хәзрәткә - нык сәламәтлек һәм Ходай Тәгалә ризалыгы өчен халыкка күп еллар хез-мәт итүен теләде.

- Равил хәзрәт районыбызның иң әзерлекле имамнарының берсе. Ул мәчеттә укулар оештырды, яшьләр һәм мәктәп балалары белән эшләүне җайга салды. Әмма мәчеттә әле, мәгърифәтчелек бурычларыннан тыш, хуҗалык эшләре дә җитәрлек. Мәчетнең әйләнә-тирәсен һәм юлларны чиста-пөхтә итеп тәртиптә тотарга, җылыту һәм яктырту турында да кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, менә шушы мәсьәләләрдә ярдәм итүегезне үтенәм, - диде Тәлгать хәзрәт, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

Мәчет юбилее хөрмәтенә концерт номерлары да әзерләнгән иде. Укучы кызлар татар биюен башкардылар, хатын-кызлар төркеме мөнәҗәтләр укыды. Аллаһы Тәгаләгә дан җырлый, аны олылый торган мондый җырлар дини чараларда еш кулланыла. Мөнәҗәтләрне шулай ук Сания Хәйруллина, Яхъя Сабиров, Раилә Каюмова да башкарды.

Сүзне яшь шәкерт Чыңгыз Йосыбовка бирделәр, ул Коръән сүрәләрен укыды. Бәйрәмгә җыелучылар бу малайны тын да алмый тыңладылар, аның хәтеренең яхшылыгына, тавышына, Коръәнне укыганда үзен тоту рәвешенә сокланып туя алмадылар.

"Татптицепром"ның генераль директоры, хәйрия гамәлләрдә актив катнашучы Марс Шәрип улы Алиев котлау сүзләре һәм изге теләкләре белән чыгыш ясады.

Бу көнне бәйрәмгә килгән кешеләр Җәлил хәзрәт белән Равил хәзрәтнең вәгазьләреннән күп гыйбрәтле сүзләр ишеттеләр. Аларның төп мәгънәсе - Коръән кушканча яшәргә өндәү, үз-үзең һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр белән дус-тату мөнә-сәбәттә булу, мәрхәмәт-лелек, шәфкатьлелек күрсәтү, изге гамәлләр кылу, иманлы булу. Мәчеткә йөрү һәм намаз уку - мөселманнарның Аллаһы Тәгалә каршындагы төп бурычлары.

Юбилей тантанасы егерме еллыгын билгеләп үтүче Усад мәчетендә өйлә намазы белән төгәлләнде.

Бәйрәм уңаеннан Усад мәктәбе ашханәсендә мул табын әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев