Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Ватанны сөю- иманнан (җомга вәгазе)

Аллаһы Тәгаләнең Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Ватанны сөю - иманнандыр». Ватан темасына сүз чыкса, бүген еш кына «дар әл-ислам», ягъни «ислам җире» һәм «дар әл-хәрб», ягъни «исламга каршы сугыш алып баручы җир» төшенчәләренә тап буласың. Ни кызганыч, бу төшенчәләрне дөрес аңлатмау бүген киң таралган. Хәтта...

Аллаһы Тәгаләнең Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Ватанны сөю - иманнандыр».

Ватан темасына сүз чыкса, бүген еш кына «дар әл-ислам», ягъни «ислам җире» һәм «дар әл-хәрб», ягъни «исламга каршы сугыш алып баручы җир» төшенчәләренә тап буласың. Ни кызганыч, бу төшенчәләрне дөрес аңлатмау бүген киң таралган. Хәтта Ватаныбызны да «дар әл-хәрб» дип атаучылар бар. Чынлыкта, бу бик зур ялгышу. Алай гына да түгел, бу Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә шөкер кылмау. Кайсыбызга бүген намаз укырга рөхсәт итмиләр? Кемгә ураза тоткан вакытта көчләп су эчертәләр? Кемгә корбан чалуны тыялар? Әби-бабаларыбыз шундый шартларда да яшәгән. Манаралар киселгән чакта да, дин рәсми рәвештә тыелган чакта да мөселманлыктан ваз кичмәгәннәр. Урамга чыгып: «Бу кәфер иле», дип кычкырып йөрмәгәннәр. Ә без бүген шулай дибез. Ай саен мәчет ачабыз. Зур-зур ифтарлар үткәрәбез. Ничек телибез - шулай киенәбез. Кибеткә кереп хәләл ризык алабыз. Һәм: «Бу ил - кәфер иле» дибез. Борынгы бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән, Хәнәфи мәзһәбен һәм Матуриди гакыйдәсен үз юнәлеше итеп алган, ачлык-ялангачлыкта да ташламаган җирне «исламга каршы җирләр» дип атыйбыз. Киселгән манаралар, амбар итеп кулланылган мәчетләрне күрмәгән буынның шөкере шул. Ата-бабаларының түгелгән каннарына рәхмәте шул.

Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерик әле. 1930 нчы еллар репрессияләре шаукымы әле суынмаган, милли-дини сәясәт кинәттән үзгәргән чорда мөселманнар ни эшли? «Бу мөселман җире түгел», дип, Гитлер ягына чыгамы? Әйе, фашистларның андый планнары була. Тарихтан «Идел-Урал легионы» хакында беләбез. Әмма дин әһелләре моңа бармый. Хәтта мөселманнарны Ватанны сакларга чакырып, фәтва чыгаралар.

Бүген нәрсә күрәбез? Вәхшилекләре белән фашистларны да уздырып җибәргән радикаль хәрәкәтләрне хуплаучылар, аларга кушылучылар табыла. Вәгъдә ителгән «хәлифәлек төзү» чынлыкта Коръәндә тыелган хаксызга кан коешка барып тоташа.

Аллаһы Тәгалә әйтә:

«И мөэминнәр! Үзара малларыгызны хыянәт, золым юллар белән ашамагыз, мәгәр риза булышкан хәлдә сәүдә белән кәсеп итеп ашагыз. Янә үз-үзегезне, яки дин кардәшегезне үтермәгез. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сезнең өчен рәхимле булды». («Нисә /Хатыннар/, 4:29»)

Реклама

Имеш, хак ислам дәүләте төзибез, дип, бар булганыбызны сата алабыз. Хәләл хатыннарыбызны, әманәт итеп тапшырылган балаларыбызны, туган илебезне. Үз гаиләбездә тәртип урнаштыра алмаган килеш, дөнья дәрәҗәсенә омтылабыз. Түрәләрне сүгәргә яратабыз. Күзләренә туры карап түгел, ә яшертен генә, әлбәттә. Хаклыкта, туры әйтергә батырлыгыбыз җитми. Гайбәт таратып, тагын да гөнаһ җыюыбызны исә белмибез. Берәр кеше турында үзе ишетмәгән килеш сүз сөйлисең икән - бу гайбәт. Һәм син сүз йөрткән зат - күршеңме, ил башлыгымы - мөһим түгел. Гайбәт барыбер гайбәт булып кала. Чынлыкта, без «дар әл-хәрб»нең нәрсә икәнен аңламыйбыз. Чынлыкта, бүген Сүрия һәм Гыйрак җирләрендә төзелгән ялган дәүләт - «дар әл-хәрб». Чөнки биредә мөселманнарны үтерәләр. Җәзалыйлар. Бу хәлифәлек түгел, бу исламны юк итәргә тырышучы көч.

Шуңа да без балаларыбызны кечкенәдән Ватанны сөюче итеп үстерергә тиеш. «Бу - кәфер иле» диеп түгел, Аллаһы Тәгаләгә биргән нигъмәтләре өчен шөкер кылып. Дәүләтне үзгәртергә түгел, үзебезгә үзгәрергә кирәк. Камиллекнең чиге юк. Гыйлем алуның ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын Коръән аятләрендә дә, хәдисләрдә дә күрәбез. Чөнки безгә карап мөселманнар турында фикер туа. Мөселман өммәте бердәм булса да, аның һәр әгъзасы да сәламәт булырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд мөселманнарга карата гына түгел, башка дин вәкилләренә дә ихтирамлы булган.

Бервакыт Аллаһ Илчесе янына Нәҗраннан алтмыш нәсара килә. Алар арасында христиан дөньясында бик дәрәҗәле руханилар була. Мөхәммәд ибн Җәгъфәр ибн әз-Зөбәер хәбәр итә:

«Алар Пәйгамбәр янына Мәдинәгә килде. Аллаһ Илчесе ахшам намазын укый иде. Алар руханилар киеменнән иде. Аларның гыйбадәт вакытлары җитте. Һәм алар Пәйгамбәр мәчетендә үз гыйбадәтләрен кыла башлады. Аллаһ Рәсүле: «Укысыннар», - диде.

Адәм баласының кайчан, кайда, нинди кыяфәттә туасын Аллаһы Тәгалә билгели. Без Ватанны сайлап алмыйбыз. Раббыбыз безгә шушы җирлектә туарга язган икән, димәк, тәкъдиребез шул. Бөтен кеше дә Мәккәдә туып бетә алмый. Без шушы җиребездә исламны үстерү өчен тырышырга тиешбез. Бәлки, уразаның озын җәй айларына туры килеп, Мәккә-Мәдинә мөселманнары инде авыз ачкан чакта, безгә тагын 3-4 сәгать ураза тотасы булуында котылуыбыздыр. Аллаһы Тәгалә белүчедер.

«Бу кәфер җире» дип кул селтәү җиңел. Чынлыкта, еллар буе сакланып килгән милләтара дуслыкны саклап, үз динебезне һәм милләтебезне үстерү - зур тырышлык сорый. Һәм моның өчен иң элек Ватаныңны сөю кирәк. Һәм ислам диненә нык ябышу мөһим. Хактыр: Ватанны сөю - иманнан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев