Тоткан уразалар кабул булсын!
Быел ураза 28 июнь, ягъни шимбә көнне башланды. 27 июнь кичендә барлык мөселманнар беренче тәравих намазын укыды. Уразаның шартлары Уразаның шартлары вө-җүб һәм әда шартлары дигән өлешләргә бүленә. Вөҗүб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән генә мәхрүм булса да, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда...
Быел ураза 28 июнь, ягъни шимбә көнне башланды. 27 июнь кичендә барлык мөселманнар беренче тәравих намазын укыды.
Уразаның шартлары
Уразаның шартлары вө-җүб һәм әда шартлары дигән өлешләргә бүленә. Вөҗүб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән генә мәхрүм булса да, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә тоту, ният кылу һәм хәез-нифастан (күремнән) пакь булу. Шулай ук чирле һәм юлчы кешеләр өчен ураза тоту фарыз түгел. Алар авырган очракта яки сәяхәт вакытында калдырган уразаларын соңрак тотарлар. Әда шартлары арасында ният бик әһәмиятле урын били. Ният итмичә тотылган ураза чын ураза булып саналмый.
Уразаның вакыты
Уразаның вакыты - таң атудан (ягъни кояшның кызыллыгы сизелә башлаганнан) алып, кояш баеганга кадәр дәвам иткән аралык.
Уразаның ниятләре
Уразаның теләсә нинди төренә дә калеб белән ният итү җитәрлек санала. Ураза вакытында сәхәргә тору да - бер нияттер. Телдән әйтеп ният итү дә диндә яхшы санала. Рамазан уразасы, билгеләнгән нәзер һәм нәфел уразасы өчен ният кылу вакыты, кояшның баешыннан алып, иртәгәсе көннең өйләсенә кадәр дәвам итә.
Рамазан уразасының һәр көне өчен аерым ният ителә, чөнки арага төннәр керә. Аннан соң, көннең уразасы - мөстәкыйль бер гыйбадәттер. Шуңа күрә, бер көн ураза бозылса да, башка көннәргә тәэсире юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев