Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Рөстәм Миңнеханов: «Изге Болгар динебезне саклауга зур өлеш кертә»

Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулу зур тантана белән билгеләп үтелде. 14 нче июнь көнне Болгарга, яңгыр явып торуга карамастан, Россиянең төрле почмакларыннан 30 меңләп кеше җыелды. Алар арасында Биектау районыннан да 40 кеше бар иде. Болар - авыл мәчетләре имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары. Алар...

Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулу зур тантана белән билгеләп үтелде.

14 нче июнь көнне Болгарга, яңгыр явып торуга карамастан, Россиянең төрле почмакларыннан 30 меңләп кеше җыелды. Алар арасында Биектау районыннан да 40 кеше бар иде. Болар - авыл мәчетләре имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары. Алар "Изге Болгар җыены" чараларында катнаштылар.

Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итүен хәтерләтеп торсын өчен төзелгән мәһабәт бина - Истәлек билгесе каршында узган җыенның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәй-кәлләрне торгызу буенча республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре катнашты.

Иң элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак мәчет» комплексының конференц-залында ислам дине лидерлары белән очрашты. Аннан соң рәсми Коръәннәр күргәзмәсен карады. Җыенның ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге исеменнән җыенда катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, аларга зур рәхмәтен җиткерде. «Болгар җирлеге динебезне саклап калуга зур өлеш кертә», - дип ассызыклап, Рөстәм Миңнеханов Болгар шәһәрен торгызуга өлеш керткән затларга рәхмәт белдерде. Шушы изге эшкә башлангыч биргән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, биналарны сафка бастырган төзү-челәргә, казу эшләре алып барган археологларга, гомумән, тарихчыларга, иганәчеләргә, дин әһелләренә рәхмәтен ирештерде. «Бәйрәмебез матур булсын! Аллаһы Тәгалә ярдәменнән, рәхмәтеннән ташламасын! Шушы җирлектә ел саен очрашырга насыйп булсын!» - дигән теләктә калды ТР Президенты.

Реклама

«Бәйрәм кунаклар белән бизәлә. Бернигә карамастан, бәйрәмгә килгәнегез, яңгыр китергәнегез өчен рәхмәт. Ходайга шөкер, күптән көтелгән яңгыр ява. Димәк, Аллаһы Тәгалә гамәлләребезне кабул итәдер дип ышаныйк», - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев. Ул җыенга тугандаш республикалардан, БДБ дәүләтлә-реннән мөфтиләр килгәнен искәртеп, аларның шушы катлаулы заманда аралашып яшәвенең әһәмиятле булуын билгеләп узды. «Дин әһелләре бирегә килеп, киңәшләшеп фикер алышырга тиеш», - диде Дәүләт Киңәшчесе. Ул Изге Болгарның Хөкүмәт, халык ярдәме белән торгызылганын, яңартылганын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, киләчәктә Болгар һәм Свияжскига килергә, бирегә килеп, гыйбадәт кылырга теләүче кунаклар саны артачак. «Кунакларны шушы изге урыннарга төрле транспорт кулланып, уңайлы юл белән китерү мәсьәләсе өстендә эш алып барыла. Бу зур чыгымнар таләп итсә дә, һичшиксез, хәл ителер», - дигән өметтә калды Минтимер Шәймиев. Ул бүгенге җәмгыятьтә яшьләр белән эшнең мөһимлеген ассызыклап: «Аларның да ихтыяҗларын исәпкә алып, бергәләп рухи байлыгыбызны ныгытырга тиешбез. Гамәлләребез изге, шуңа ышанабыз», - диде.

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгышында ил күләмендә дини яңарыш хакимлек итүен, Россиядә 7,5 меңләп мәчет гамәлдә булуын, Татарстанда 1,5 меңгә якын дин йорты булуын билгеләп үтте. «Изге Болгар җыены мөбарәк булсын! Без бирегә Аллаһка шөкер кылу, ата-бабаларыбызны дога белән искә алу өчен җыелдык. Бөтен дөньяга үрнәк булган бу изге эшебезгә Аллаһ тагын да куәт өстәсен!» - дип мөрәҗәгать итте ул бәйрәм уңаеннан. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына керткән өлеше өчен Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевкә «Әл-Гыйззәт» ордены тапшырды.

«Безнең бурычыбыз - ата-бабаларыбыздан килгән динебезне күз нурыдай сакларга кирәк дигән васыятьне балаларыбызга сеңдерү», - дип белдерде Равил хәзрәт Гайнетдин, җыенда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Чыгышлардан соң тантана концерт белән дәвам итте. Анда мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылды, Коръән-хафизлар чыгыш ясады. Җыен кысаларында рәсми затлар елга вокзалы янында «Болгар шәһәре урта гасыр һөнәрчелеге» интерактив экспозициясе белән танышты. Чатырларның берсендә тимерче борынгы кадаклар ясау осталыгын күрсәтте. Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин шулай ук квадрат кадаклар ясау серләренә төшенеп карады. Мөхтәрәм кунаклар елга вокзалын, «Сувар» һәм «Биләр» күргәзмә павильонннарын карады, «Габдрахман сахабә коесы» комплексына, дөя фермасына барды. Аннан соң рәсми затлар һәм барча мөэмин-мөселманнар, күмәкләшеп, Җәмигъ мәйданында өйлә намазын укыды. Көне буе яңгыр сибәләп торуга карамастан, барлык халыкның күңелендә бәйрәм рухы хакимлек итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев