Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин инициативасы белән Корбан ашы мәҗлесе узды

Бүген Биектау районының 3 номерлы мәктәбендә Корбан ашы уздырылды. Мәҗлес Биектау районы Башлыгы инициативасы белән тормышка ашырылды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да катнашты. Ул мәҗлескә җыелган мөселманнарны сәләмләде, бүгенге чарага килүләре өчен рәхмәтләрен әйтте. Шулай ук район җитәкчелегенә әлеге Корбан ашы уздыруга куйган көчләре һәм хезмәтләре,...

Бүген Биектау районының 3 номерлы мәктәбендә Корбан ашы уздырылды. Мәҗлес Биектау районы Башлыгы инициативасы белән тормышка ашырылды.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да катнашты. Ул мәҗлескә җыелган мөселманнарны сәләмләде, бүгенге чарага килүләре өчен рәхмәтләрен әйтте. Шулай ук район җитәкчелегенә әлеге Корбан ашы уздыруга куйган көчләре һәм хезмәтләре, районда ислам диненә мәхәббәт һәм хөрмәт уятуда эшләгән эшләре өчен тирән ихтирамын белдерде.

Реклама

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин шулай ук мәҗлескә җыелучыларга рәхмәтен җиткерде һәм районда елдан-ел ислам динен яшәү рәвеше итеп алган мөселманнар санының артуын әйтеп китте.
Чара вәгазьләр, Коръән аятьләре, аларның тәфсирен уку белән башланып китте, аннан җәмәгать белән намаз укылды. Чара соңыннан мәктәпнең ашханәсендә бәйрәм табыны артында дәвам итте.

Корбан ашына җыелучылар бик канәгать булып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев