Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Район башлыгының Корбан гаете белән котлавы

Мөхтәрәм районыбыз мөселманнары! Кадерле милләттәшләр!

Сезне изге бәйрәм – Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Бүген бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман хаҗ кыла һәм корбан чала, шул рәвешле өммәтебезгә насыйп иткән игелекләре өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен күндерә.

Корбан бәйрәме – рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә, «су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерүче – сәдакадыр».

Гомер юлында һәркем Раббыбызга үзен ярлыкавын, эш-гамәлләребезне уң итүен, күңелләребезгә иман нуры, рух ныклыгы, илебез-көнебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек иңдерүен сорап, кат-кат мөрәҗәгать итә. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза биреләчәгенә ышану Корбан бәйрәменең бөек гуманистик асылы булып тора.

Төрле милләт вәкилләре һәм төрле диннәргә табынучылар, ислам, православие һәм башка традицион диннәрнең уртак кыйммәтләренә нигезләнеп, районыбыз үсешенә үзләреннән кабатланмас өлеш кертә.  Биектауда  республика районнарында беренчеләрдән булып мәдрәсә төзелә башлады. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга һәм рухи яктан канәгатьләнү хисенә омтылырга теләгән һәр кеше мәдрәсә төзелешенә үз өлешен кертергә тели. Бу изге бәйрәм көннәрендә андыйлар саны тагын да артыр дигән өмет бар. Гыйд әл-әдха бәйрәме дәвамында зирәк һәм юмарт кеше әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык, игелек һәм бәхет алып килергә, сәдака бирергә, мохтаҗларга корбан итен тапшырырга ашкынып тора.

Бүген миллионлаган хаҗилар һәм алар арасында безнең дә райондашларыбыз, мөселманнарның изге йорты – Кәгъбәдә очраша. Кардәшләребез, бөтен тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, туган җирләреннән меңләгән чакрым читтә Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп хаҗ кыла, Аллаһы Тәгалә ризалыгына өмет баглап, Корбан чалу йоласын башкара. Корбан чалырга алынган һәркемнең изге нияте кабул булсын.

Изге бәйрәм һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын! Әлеге мөбарәк бәйрәмебез һәрбер йортка шатлык, иминлек, муллык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм бәрәкәтле озын гомер телим!

 

Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев