Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Һәр Яңа ел – ахирәткә бер адым

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Бөтен планета халкы билгеләп үтә торган Яңа ел якынлашып килә. Нинди бәйрәм ул, каян килеп чыккан, нәрсә белән хисаплана ул? Ничек каршылыйбыз? Без аны каршыларга тиешме? Каршыласак, ничек каршыларга тиеш? Милади ел белән бара торган Яңа ел көне - ул Гайсә галәйһиссәламнең тууыннан башлап хисаплана торган бәйрәм...

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем!

Бөтен планета халкы билгеләп үтә торган Яңа ел якынлашып килә. Нинди бәйрәм ул, каян килеп чыккан, нәрсә белән хисаплана ул? Ничек каршылыйбыз? Без аны каршыларга тиешме? Каршыласак, ничек каршыларга тиеш? Милади ел белән бара торган Яңа ел көне - ул Гайсә галәйһиссәламнең тууыннан башлап хисаплана торган бәйрәм көн.

Димәк, Дөньякүләм билгеләп үтелә торган Яңа елны итагатьле итеп бәйрәм итүдән гөнаһ юк, моннан курыкмаска кирәк. Әмма ничек билгеләп үтәбез без аны? Менә монысы - икенче мәсьәлә. Үзебез «Яңа елны ничек каршыласаң, ел буе шулай була», дибез. Бар кеше шушындый бер юрама белән яши. Хәзер инде күз салыйк: без ничек каршылыйбыз? Илбашыннан алып, кулына бокал, стакан тоткан кешеләр. Яңа елның беренче көненнән баш төзәтү кайгысы яңара. Димәк, ел буе без исерек булырга тиеш, чөнки исереп каршылыйбыз бит. Менә бу дөресме? Бу икейөзлелек булмыймы? Без бүген шуның ачы җимешләрен татыйбыз. Хәтта бүтән вакытта ирләрен эчермәскә тырышкан хатын-кызларыбыз да ирләре белән чәкештереп, искерткеч эчемлек эчеп утыра. Шушылай хәрәм белән Яңа ел каршылыйбыз. Без Яңа елны гаиләдә, бер-беребезне котлап, Аллаһның бер кичәсен бәйрәм иткән кебек каршыларга тиеш. Хәрәмсез, матур иттереп. Аллаһы Тәгалә каршысында йөзебез кызарырлык булмасын. Һәр яңа туа торган көн, һәр яңа туа торган ел бәндәгә мөрәҗәгать итеп килер, ди. «Йә, бәндәм, син мине бүген ничек каршыларсың икән?» Һәр көн безгә мөрәҗәгать итеп, куркып килер, ди. «Йә, бәндәм, син менә яңа көнне башлыйсың, яңа елны башлыйсың. Ничек иттереп син аны башларсың икән? Ничек иттереп үткәрерсең мине? Аллаһы Тәгалә кушканча үткәрерсеңме? Аңа каршы килеп үткәрерсеңме? Кыямәткә кадәр яңадан без синең белән очрашмыйбыз бит инде, бу
соңгы көн була бит инде», дип әйтә икән. Чөнки без үткән көнебезгә кире кайта алмыйбыз. Менә бүген төшкә кадәр вакыт үтте, без аны кире кайтара алмыйбыз. Нинди генә үкенечле эш эшләсәк тә. Яңа елны шәраб, аракы эчеп каршыласак, бу ник эчә, теге ник эчә, балаларыбыз ник эчә, дип, кешегә үпкәләргә урын калмый. Бу кая алып бара безне, Яңа ел каршылау дөрес буламы? Хәдис-шәрифтә әйтелгән: "Кыямәт көнендә адәм баласыннан биш төрле нәрсә турында сорамыйча, аягы баскан урыныннан купмас". Менә шул сорауларның икесе генә. Беренчесе - Аллаһы Тәгалә биргән вакытыңны ничек үткәрдең?" Чөнки Аллаһ тарафыннан бирелгән иң кыйммәтле нәрсә - вакыт. Аңардан да кадерле нәрсә юк. Менә берегезгә 70 тулган. Икенчебезгә - 68, 67, 60... Күпме гомер үткән бит. Хак түләп кайтарып алып буламы? Әллә нихәтле байлыкларың булса да, үзгәртер идем шул көнне дип булмый. Кодрәтебездән килми. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безгә вакытны әманәт итеп, бернинди байлыклар белән кайтарып алып булмый торган итеп бирде. Без Яңа елны исереп башларга тиеш түгелбез. Чөнки кеше кулына хәмерле стакан алу белән, иман әйтер ди: "Ий, бәндәм, синдә мин - Иман утыра идем, син хәрәм саласың, миңа монда урын калмый, мин чыгып торыйм әле", - дип китеп барыр, ди.

Менә без - моннан 1100 еллар элек ислам динен кабул иткән татар халкы, 44 буыныбыз мөселман диеп горурлана торган халкы, шушылай иттереп хәзер Яңа елны каршылый. Безгә нәрсә булыр, анысын Аллаһы Тәгалә генә белә. Икенчедән, "Аллаһы Тәгалә биргән сәламәтлегеңне нинди җирләргә сарыф иттең?" Аллаһы Тәгалә безгә сә-ламәтлекне әманәт итеп бирде. Димәк, әманәт итеп бирелгән саулыкны без сакларга тиеш, аракы эчү сәламәтлекне саклауга керәме? Без, бердән, акчабызны исраф итәбез; икенчедән, якыннарыбызның тынычлыгын алабыз; өченчедән, сәламәтлегебезне исраф кылабыз.

Шушылай яңа елны каршылыйбыз. Шуннан соң бәхетле киләчәк өмет итеп яшибез. Кайчан үзгәрер бу дөнья, кайчан рәтләнер икән, дибез. Дөнья - без рәтләнгәч рәтләнә. Дөнья - Аллаһы Тәгаләнеке. "Заман үзегезгә карап бирелер", диде Ул. Без бүген үзгәрәбез икән, дөнья да үзгәрер. Бүген без һаман әшәкелектән ваз кичмибез икән, бу дөнья шушылай начарлыкка барачак һәм без һәлак булачакбыз. Бу - Коръәндә язылган, ачык итеп язылган.

Яңа елны каршылыйбыз икән - без узган бер еллык гамәлебезгә нәтиҗә ясарга тиеш: дөрес яшәдекме, әллә ялгышмы? Дөрес гамәлләрне күбрәк кылдыкмы, әллә начарынмы? Начар гамәлләр кылган булсак, без, әлбәттә, шулар өчен тәүбәгә килергә тиешбез. Яңа елда шушы ялгышлыкларыбызны "Йа, Раббым, кабатламаска сабырлыклар бир" дип, Аллаһтан сорарга кирәк. Үзебезгә, якыннарыбызга, гаиләбезгә хәерле теләкләр әйтергә кирәк. Ул кичтә аракы эчеп, исереп беткәч, нинди теләк әйтә алабыз инде? Яңа елның беренче кичәсе гүзәл, матур, истәлекле, күңелле кичә булуга караганда, бер бозыклык кылу кичәсенә әверелергә мөмкин. Чөнки аракы булган җирдә бозыклык тамыр җәя. Әйткәнемчә, аракы керсә, кешедән иман кача. Иман киткәч, кешенең гүзәл холкын, күркәм әхлагын тотып торган чылбыр өзелә. Этнең чылбыры өзелгәч, теләсә кемгә теләсә нинди зыян сала бит. Аракы эчкән кеше дә шундый. Ул, якыннарыннан башлап, таныш булмаган теләсә кемгә зыян китерергә мөмкин. Ә бит Яңа ел барыбер килә. Ул кичне үзара талашып, көнләшеп, бер-береңнең гайбәтен сөйләп, бер-беребезнең нервысында уйнап та үткәреп була. Аны матур иттереп, бер-беребезгә булышып, бер-беребезне хөрмәт итеп, бер-беребезне яратып, якыннарыбызга, дусларыбызга, күршеләребезгә игътибарлы булып, ихлас матур итеп үткәрсәк, ул ел безне җәннәткә якынайта торган ел була. Әгәр начар итеп үткәр-сәк, бу ел безне тәмугка якынайтыр. Шуңа күрә һәр яңа килә торган елны без матур иттереп каршылыйк. Гаиләбез белән, хәләл ризыклар белән, бер-беребезгә ихлас сүзләр әйтеп, бер-беребезгә әйбәт бүләкләр бирик. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә хозурына барганда шушы елны каршылавыбыз өчен йөзебез кызарырлык булмасын.

Аллаһы Тәгалә безгә шушы яңа елларыбызда хәерле нигъмәтләрен бирсә иде. Төрле афәт-ләр, төрле бәла-казалар белән Хак Тәгалә безне сынамасын иде. Шулай булмасын дисәк, без әхлагыбызны төзәтергә тиешбез. Бүген безнең әхлагыбыз бик түбән. Елыбыз хәерле булсын ди-сәк, әлбәттә, менә шушы яңа елны каршылау әхлагыбызны төзәтүнең бер кичәсе булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев