Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Мөселманның сыйфатлары

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләәмү га-ләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ. Изге җомга көне һәр-кайсыбызга хәерле һәм мөбарәк булсын! Бүгенге җомга вәгазебез мөселманның сыйфатлары турында булачак. Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары биреп, хәерле вәгазьләр сөйләргә насыйп кылса иде, тыңлаган кешеләргә дә, сөйләгән кешеләргә дә шушы вәгазьләр белән вәгазьләнеп, изге гамәлләрне күбрәк кылып, Хак...

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләәмү га-ләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ. Изге җомга көне һәр-кайсыбызга хәерле һәм мөбарәк булсын!

Бүгенге җомга вәгазебез мөселманның сыйфатлары турында булачак. Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары биреп, хәерле вәгазьләр сөйләргә насыйп кылса иде, тыңлаган кешеләргә дә, сөйләгән кешеләргә дә шушы вәгазьләр белән вәгазьләнеп, изге гамәлләрне күбрәк кылып, Хак Тәгалә кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне Аллаһ Раббыбыз барчабызга насыйп итсә иде.

Кем ул мөселман? Мөселман - буйсынучы дигән сүз. Кемгә буйсынучы? Әлбәттә, фәкать Аллаһка гына буйсынучы һәм коллык кылучы. Кайберәүләр бу сүзнең мәгънәсен белмичә, аңламыйча: "Мин буйсынмыйм, мин ирекле, мин кол түгел", - дип сафсата сатып йөри. Чын хакыйкый мөселман Аллаһка гына буйсына һәм Аңа гына тәвәккәл кыла. Шул сәбәпле беркайчан да югалып калмый, төшенкелеккә бирелми, һәрвакыт Аллаһның ярдәменә өмет итеп яши. Тормышның иң кыен, авыр мизгелләрендә дә өметен өзми, Раббысына таяна.

Әүвәл заманда бер кеше улы белән атлы сәфәргә чыгып киткән. Бер җирдә кунарга туктагач, боларның атлары югала. Бер көн эзлиләр, ике көн, өч көн, әмма нәтиҗәсе юк. Малае бик борчыла икән, ә атасы гел: "Ахыры хәерле булсын", - дип тыныч кына тора, ди. Беркөнне малае түзми: "Без бүген инде барып җитәргә тиеш идек, атлар да юк, ашарга да бетеп килә, без һаман юлда, нәрсәсе хәерле булсын", - дип атасына ачулана. Ниһаять, атларын табып, болар барасы җирләренә китә. Барып җитсәләр, ни күрсеннәр: болар барасы җирне су басып, бар кешесе һәлак булган. Көнендә барып җитсәләр, атлары да, үзләре дә су афәтенә очраган булачаклар иде.

"Мин буйсынмыйм, бар нәрсәне үзем генә булдырам" дип әйтүче, дөреслектә, гомере буе бар нәрсәдән куркып яши. "Иртәгә ни булыр микән, кеше ни дип әйтер икән?" - дип борчыла. Төрле ырым, юрауларга, йолдызнамәләргә ышана һәм куркып яши, тынычлыкны хәмердән эзли. Нәтиҗәдә, аракы яки наркотик колы булып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев