Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Мөселманнарның сыйфатлары

Мөселманның дүртенче сыйфаты - башкаларны хөрмәт итү. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: "Әгәр берәү мөселман кардәшен бер кайгысыннан арындырса, Кыямәт көнендә Аллаһ ул бәндәне бер кайгысыннан арындырыр. Әгәр берәү бер фәкыйрьнең хәлен җиңеләйтсә, Аллаһ аның хәлен бу дөньяда да һәм ахирәттә дә җиңеләйтер. Берәү үзенең кардәшенә ярдәм иткән вакытта Аллаһ аңа Үзенең ярдәмен...

Мөселманның дүртенче сыйфаты - башкаларны хөрмәт итү.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: "Әгәр берәү мөселман кардәшен бер кайгысыннан арындырса, Кыямәт көнендә Аллаһ ул бәндәне бер кайгысыннан арындырыр. Әгәр берәү бер фәкыйрьнең хәлен җиңеләйтсә, Аллаһ аның хәлен бу дөньяда да һәм ахирәттә дә җиңеләйтер. Берәү үзенең кардәшенә ярдәм иткән вакытта Аллаһ аңа Үзенең ярдәмен ирештереп торыр", - дип, үзара хөрмәт һәм күркәм мөгамәләнең никадәр әһәмиятле икәнен безгә белдерде. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә хәтта начарлык эшләгән кешегә дә яхшылык белән җавап кайтарырга куша.

Ягъни: "Әгәр шулай эшли алмасагыз, әле сезнең иманыгыз зәгыйфь, сез әле шайтан вәсвәсәсен-дә, тизрәк Аллаһка кайтыгыз", - дип безне кисәтә 41 нче "Фуссиләт" сүрәсенең 36 нчы аятендә.

Хөрмәтле остазыбыз Габделхак хәзрәт Саматовның бер мисалын китерик. Бер кешегә печән кайта һәм шул ук вакытта көчле яңгыр килә башлый. Бу кешенең бер күршесе тизрәк сәнәк ала да, күршесенә печән өешергә керә. Икенче күршесе, тәрәзәдән карап: "Их, шәп була, печәне яңгырга чылана да, тагы берничә көн киптерә алмый изалана инде", - дип сөенеп тора.

Без үзебезне ихлас мөселман дип саныйбыз икән, кеше кайгысы - ул безнең дә кайгы, кеше сөенече - ул безнең дә сөенеч булырга тиеш. Ни кызганыч: бүген шуның киресен күзәтәбез. Иманы зәгыйфь кешенең йө-зендә нур булмый, чөнки ул кешегә килгән шатлыкка ихластан куана алмый. Психологлар бар төр авыруларның 70 проценты көнчелектән һәм кешедән күпсенүдән килә, ди. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам дә: "Кешедән күпсенмәгез, бай булырсыз", - дип әйткән үзенең бер хәдисендә. Арабызда дуслык, мәр-хәмәтлелек, шәфкатьлелек, киң күңеллелек урнаштыру - никадәр саваплы гамәл һәм мөселманнарның гүзәл бер сыйфаты.

Мөселманның бишенче сыйфаты - ихлас ният. "Һәрбер эш нияткә карап бәяләнер" дигән хәдис тә бар. Һәркайсыбыз һәр эшебезне фәкать Аллаһ ризалыгын өмет итеп кенә эшләргә тиеш. "Кеше күрсен, кеше мактасын", - дип эшләгән эштә савап булмый, рия гына була. Аллаһ Раббыбыз: "Андыйларның намаз укуы да - гөнаһ җыю гына. Аларның намазы ихлас һәм җитди түгел. Чөнки алар намазны кеше күрсен өчен генә рия белән укый, вакыты белән дә хисаплашмый", - дип белдерде. Ният бозык булганда, хәтта иң изге гыйбадәтебез - намаз да гөнаһ җыю була икән, Аллаһ сакласын. Шуңа күрә нинди генә изгелекләр, игелекләр эшләсәк тә, Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләү кирәк. Кешеләрнең мактавын яки нинди дә булса бүләк өмет итеп эшләгән изгелек - дөнья өчен генә була, ахирәтебезгә кыйммәте калмый. Халкыбызда әйтем дә бар бит: "Яхшылык эшлә дә, суга сал". Димәк, яхшылыкны эшләргә дә, онытырга кирәк. Ә инде кемдер сиңа игелек эшләсә - анысын онытмавың хәерле. Шул вакытта гына дөньяда һәм ахирәттә бәхетле буласың.

Мөселманның алтынчы сыйфаты - дәгъвәт, ягъни үзеңнең белемеңне башкаларга җиткерү һәм кешеләрне дингә, яхшы гамәлләр кылырга өндәү.

Аллаһ Раббыбыз Коръ-әндә болай дип әйтә: "Сездән шундый бер өммәт булырга тиеш ки, алар һәркемне хәерле эшләргә, игелеккә өндәр, яманлыктан ваз кичәргә чакырыр. Менә шундыйлар морадларына иреш-кән булырлар". Димәк, берәү Аллаһны танып, дин гыйлемен үзләштереп, хакны ялганнан аера башлаган икән, ул үзенең гыйлемен башкаларга да җиткерергә тиеш. Кешенең гыйлеме коедагы су кебек кенә булмасын. Чөнки коедан суны эчәсе килгән кеше генә алып эчә. Кешенең гыйлеме җәйге шифалы яңгыр кебек булырга тиеш, ул теләгән кешегә дә, теләмәгән кешегә дә ирешсен. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: "Мөселман үзенә теләгәнне башкаларга да теләми торып, мөселман булмас", - дигән үзенең бер хәдисендә. Берәү Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, үзен җәннәткә әзерли икән, ул барлык вөҗүде белән башкаларның да шуңа ирешүен, җәннәткә керерлек итеп тормышларын алып баруларын теләргә һәм шуңа өндәү өчен бар көчен куярга тиеш.

(Дини әдәбиятны файдаланып әзерләнде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев