Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

МӘЧЕТКӘ ЯРЫМАЙ КУЕЛДЫ

Изге Рамазан ае ахырына якынлаша. 19 нчы августта -Ураза бәйрәме. Район үзәгендә төзелә торган мәчеткә ярымайлы манараның нәкъ менә шушындый изгелек белән сугарылган көннәрдә урнаштырылуы үзе үк күңелгә юаныч бирә. Аллаһы Тәгалә йортының беренче субаен узган елның 22 нче июлендә сукканнар иде. Узган шушы дәвердә эш бер дә тукталып тормады,...

Изге Рамазан ае ахырына якынлаша. 19 нчы августта -Ураза бәйрәме. Район үзәгендә төзелә торган мәчеткә ярымайлы манараның нәкъ менә шушындый изгелек белән сугарылган көннәрдә урнаштырылуы үзе үк күңелгә юаныч бирә.

Аллаһы Тәгалә йортының беренче субаен узган елның 22 нче июлендә сукканнар иде. Узган шушы дәвердә эш бер дә тукталып тормады, хәтта кышкы суыкларда да төзүчеләр тырышып эшләде. Һәм менә 8 нче августта алтын төсендәге ярымайлы манара горур кыяфәттә югарыга күтәртелеп, тиешле урынына урнаштырылды. Бу көнне мәчет янына районның кайбер авылларыннан имамнар килгән иде. Алар ярымайны күтәргән вакытта Тәкъбир әйтеп тордылар. Район үзәгендә мәчет мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе булган Корбан Гаете көнне ачылыр дип көтелә.
Шунысы куанычлы - район кешеләре дә, мул тормышлы иганәчеләр дә дини объектларны төзүгә ярдәм итеп торалар, чөнки мондый биналар бары хәйрия акчасына гына төзелә бит. Әле күптән түгел генә Кече Солабаш авылында бик матур мәчет ачылды. Хәзерге вакытта районда Шәпшедә, Чыпчыкта, Каенлыкта да мәчетләр төзелә. Узган дүшәмбедә Шәпше мәчетенә ярымай куелды.
Күп җирләрдә авыл имамнары вәгазь сөйләү, намаз, никах уку, исем кушу, җирләү һәм җеназа ашлары үткәрү кебек дини йолалар гына уздырып калмыйлар, ә бәлки яшьләрне тәрбияләүгә дә зур игътибар бирәләр. Быел мәчетләрдә җәйге лагерьлар да оештырылды. Имамнар мәктәпләрдә булалар, укучылар белән очрашалар, алар белән әхлакый темаларга әңгәмәләр уздыралар. Дини белемле имамнар эшли торган урыннарда гарәп телендә укырга һәм язарга өйрәнергә теләүчеләр өчен укулар да оештырыла. Әмма бу юнәлештәге эшне әле көчәйтергә һәм тагын да камилләштерергә кирәк. Биектау муниципаль районы Мөхтәсибәте җитәкчелеге бу турыда имамнар белән очрашкан саен искә төшереп, әйтеп тора.
Район үзәге мәчете хәзер ярымайлы, ул, мәһабәт булып, әллә каян күренеп тора. Әле бина эчендә матурлау, бизәү эшләре дәвам итә. Озакламый мәчет ишекләрен киң ачып, теләге булучыларны эчкә узарга чакырыр. Менә шул вакытта инде район үзәгендә һәр иртәне, күңелләрне сафландырып, моңлы азан тавышы яңгырар.
Рәсемнәрдә: район үзәгендәге мәчеткә ярымайлы манара кую вакыты.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев