Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Маңгай күзе күрә алмаган дөньялар

"Төнне - көнгә, көнне төнгә авыш­ты­ру­чы, тередән - үлене, үледән терене чы­га­ру­чы" Аллаһы Тәгаләгә олугълауларыбыз һәм мак­тауларыбыз булсын! Һәм шулай ук Мө­хәм­мәд пәйгамбәр (с.г.в.)нең рухына салаватла­ры­быз һәм догаларыбыз ирешсен. Хөрмәтле дин кардәшләрем! Адәм ба­ласы үзен никадәр көчле, акыллы, белемле дип санаса да, үзенең бик кечкенә һәм зә­гыйфь мәхлүк икәнлеген онытырга...

"Төнне - көнгә, көнне төнгә авыш­ты­ру­чы, тередән - үлене, үледән терене чы­га­ру­чы" Аллаһы Тәгаләгә олугълауларыбыз һәм мак­тауларыбыз булсын! Һәм шулай ук Мө­хәм­мәд пәйгамбәр (с.г.в.)нең рухына салаватла­ры­быз һәм догаларыбыз ирешсен.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Адәм ба­ласы үзен никадәр көчле, акыллы, белемле дип санаса да, үзенең бик кечкенә һәм зә­гыйфь мәхлүк икәнлеген онытырга тиеш тү­гел. Унбер катлы бинаның түбәсенә менеп, аска таба карасак, кешеләрне кырмыскалар кебек кечкенә итеп күрербез. Ә инде кешене җир шары һәм бу Галәм белән ча­гыш­тыр­ганда, аның тузан бөртегеннән дә кечкенәрәк икәнлеген аңлап була. Кеше­нең тәнендә булган көченә килгәндә, ул бил­ге­ле бер авырлыктан артыграгын күтәрә ал­мый. Ишетә алуына килгәндә, иң яхшы ише­түче кеше дә билгеле бер ераклыктан соң ише­тә алмый. Шуның мисалында кешенең күрә алуына килгәндә дә, бик яхшы күрә алган кеше дә нечкә генә бер кәгазь бите аша күрә алмый. Бигрәк тә күрә алуга килгәндә, кешенең бу дөньяда күп әйберне күрә алмавы белән һәркем килешер. Мәсәлән, егерме дүрт сәгать сулаган һаваны, кешенең йөрәгендә булган мәхәббәт хисен, суда эре­гән шикәрне һәм тозны - берсен дә күрә алмыйбыз. Мондый мисалларны бик күп китереп була.

Әбү Хәнифәдән Аллаһыга ышанмаган бер кеше килеп:

- Аллаһыга ышанасыңмы? - дип сорый.

- Әйе, - дип җавап кайтара Әбү Хәнифә.

- Син Аллаһыны күрәсеңме?

- Юк.

- Ә тотып күрсәтә аласыңмы?

- Юк!

- Күрә алмаган, тотып күрсәтә алмаган Аллаһыга син ничек ышанасың соң? Күрмәгән һәм тотып булмаган әйбер юк дигән сүз бит инде ул.

- Синең акылың бармы? - дип сорый Әбү Хәнифә.

- Әйе! - дип җавап кайтара әлеге кеше.

- Син аны күрә яисә күрсәтә аласыңмы?

- Юк. Күрә дә, күрсәтә дә алмыйм.

- Акылыңны күрмисең һәм күрсәтә дә алмыйсың, димәк, синең акылың юк, - дип әйтә Әбү Хәнифә.

Аллаһы Тәгалә безгә бүләк иткән күз­лә­ре­без­нең чикле булуын аңлата торган гади, әм­ма бик үтемле бер мисал бу. Бу Га­ләм­дә безнең күзләребез күрә алмаган бик күп дөньялар бар. Мәсәлән, нурдан яра­тыл­ган фә-рештәләр, ут матдәсеннән яралган җен­нәр, җаннар дөньясы һәм башкалар. Бигрәк тә фәрештәләр дөньясына тукталып китик: Коръән һәм пәйгамбәребез (с.г.в)нең сөн­нәте хәбәр итүе буенча, Аллаһы Тәгалә фә­реш­тә­ләрне нурдан бар иткән. Алар һич кар­шы­лык күрсәт-мичә Аллаһыга итәгать итәләр: ашамыйлар, эчмиләр, гаилә кормыйлар, йок­ламыйлар, даими рәвештә гыйбадәттә го­мер кичерәләр. Аларның саннары бер Аллаһының Үзенә генә мәгълүм. Фәрештәләр Аллаһ­ының әмере белән төрле эшләр һәм вазыйфа­лар башкаралар. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтүе буенча:

"Чынлыкта Аллаһы Тәгаләнең (саннары да билгесез булган бик күп) фәрештәләре бар, кайберәүләренең куркудан тәннәре тетрәнеп тора. Икенчеләренең күзлә-реннән бер тамчы күз яше чыкса, ул намаз укучы икенче бер фәрештәнең өстенә тама. Аллаһы Тәгалә күк­ләр­не һәм җирне ярату вакытыннан алып Кыямәт көненә кадәр башларын сәҗдәдән, рәкүгътан күтәрмичә гыйбадәт итүче фәреш­тә­ләр бар. Кыямәт көне җиткәннән соң, алар баш­ларын күтәреп, бөек һәм олы булган Аллаһы Тәгаләгә карарлар һәм: "Әй Раббыбыз Аллаһы, Син бөтен кимчелекләрдән пакъ, без күпме генә сәҗдә кылып гыйбадәт иткән булсак та, Синең бөеклегеңә чын мәгънәсен­дә бәя биреп, чын мәгънәсендә Сиңа гый­бадәт итүчеләрдән була алмадык", - дип әйтәчәкләр".

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Фәрештә­ләр­не, җеннәрне, шайтаннарны күрә алмавы­бызда бик зур хикмәт бар. Әгәр дә күзебездән яшерелгән мәх-лүкларны барысын да күрә ал­сак, җир йөзендә бәлки тыныч кына яши дә алмаган булыр идек. Бер хикмәт иясе: "Укый, өй-рәнә торган саен үземнең бернәрсә дә белмәгәнемне белдем. Әмма күбесе шуны да белми",- дигән.

Аллаһы Тәгалә тәү­фыйк­тан һәм камил иманнан аермасын. Дөнья һәм ахирәт сөенече насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев