Корбан бәйрәме җаннарны чистарта, күңелләрне яктырта
Мөселманнарның иң олуг бәйрәмнәреннән булган Корбан бәйрәмендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Районыбыз мәчетенә бу көнне халык бигрәк тә күп җыелды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә Ходай Тәгалә йортына изге Коръән сүзләрен тыңлау, Аллаһыга азга гына булса да якынаю максаты белән киләләр. Район үзәгендәге мәчет күркәм гадәт буенча диндарларны иртәнге намазга...
Мөселманнарның иң олуг бәйрәмнәреннән булган Корбан бәйрәмендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Районыбыз мәчетенә бу көнне халык бигрәк тә күп җыелды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә Ходай Тәгалә йортына изге Коръән сүзләрен тыңлау, Аллаһыга азга гына булса да якынаю максаты белән киләләр.
Район үзәгендәге мәчет күркәм гадәт буенча диндарларны иртәнге намазга кабул итте. Имам-хатыйб Фәрит хәзрәт Шә-рәпов җыелучылар каршында вәгазь сөйләде, Корбан бәйрәменең һәр мөселман кешесе өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатты.
Биектау район үзәгендә моннан нибары ике генә ел элек төзелгән мәчет дистәләгән биектаулының намаз уку, төрле изге йолалар кылу өчен даими йөри торган урынына әверелде. Менә 24 сентябрь көнне дә бирегә килүчеләр арасында өлкән буын да, яшьләр дә, хәтта балалар да бар иде.
- Мөселман җанлы һәр кеше Корбан бәйрәмен иң изге, иң куанычлы көннәрнең берсе буларак көтеп ала, - диде Фәрит хәзрәт. - Мәчеткә якты уйлар, саф күңел белән килергә кирәк. Догалар кылганда без Аллаһыга якынаябыз, Ходай Тә-галәгә шушы көнебез өчен рәхмәт укыйбыз, хәер-фатихасын бирүен, гөнаһларыбызны ярлыкавын үтенеп сорыйбыз.
Мәчеттәге бәйрәм намазында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты. Җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, ул:
- Без үзебезнең имамның вәгазьләрен, Коръән сүрәләрен тыңладык. Аның нәсихәтләрен үтәр-гә кирәк, - диде. - Бу уңышлы ел булды. Ходай Тәгалә безгә басуларга иген чәчү, үскәнен җыеп алу мөмкинлеге бирде. Җыелган уңыш кешеләр файдасына булсын, киләсе елда да, бер-беребезне югалтмыйча, тагын шушында җыелырга язсын.
Район башлыгы шулай ук безнең хәзрәт һәм районның барлык хәзрәт-ләренең Ходай Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп укыган догаларының тормышка ашуын теләде. Бирегә килгәннәрнең үзләренә, гаиләләренә тынычлык, иминлек, сабырлык теләде.
Корбан бәйрәмендә районның Биектау авылындагы үзәк мәчетенә дә халык күп җыелган иде. Мәчетнең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Шәйдуллин сүзләренә караганда, ул иртәдә 400ләп дин тотучы килгән. Мәчет нинди зур булса да, анда бөтен кеше сыймаган, кешеләр вәгазьне ишегалдында басып тыңлаганнар.
Быел районның үзәк мәчете янында корбан чалу йоласын үтәү өчен махсус урын әзерләнгән булган.
- Йоланы җиренә җиткереп тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган махсус вагон куйдык, - дип сөйләде Алмаз хәзрәт Шәйдуллин. - Вагонның үзе һәм аның эчендәге җиһазлар район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин тырышлыгы белән кайтарылды. Моның өчен аңа районның дин тотучылары исеменнән зур рәхмәт. Әгәр дә кешеләр корбан итен ятим балалар, ялгыз карт-карчыклар һәм матди яктан авыр тормышлылар өчен калдырсалар, аны без туңдыргычта саклыйбыз. Аннары ризыкны балалар йортларына һәм күрсәтелгән адреслар буенча илтәбез. Бу эшләр бездә оешкан төстә уза. Йоласын үтәү өчен корбанга сарыклар сату да оештырылды. Барлык маллар да, ит тә ветеринария һәм санитар контроль аша узалар.
Мәчетләрдә намаз укып, вәгазь тыңлаганнан соң, дин тотучылар өйләренә ашыгалар. Анда аларны мул итеп әзерләнгән бәйрәм табыннары көтә. Кунаклар чакырыла, туганнар һәм күршеләрне сыйлыйлар. Безнең районда, өлкән буын кешеләрен чакырып, Корбан ашы уздыру кебек күркәм гадәт урнашты. Мондый чараларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр башлап йөри. Аларга шундый шәфкатьле һәм юмарт булулары өчен рәхмәт. Изге гамәлләре үзләренә яхшылык булып әйләнеп кайтсын.
Белешмә
Корбан бәйрәме корбан чалу бәйрәме булып санала һәм бу мөселманнар өчен гаять зур әһәмияткә ия. Әлеге изге бәйрәм, Рамазанны билгеләп үтеп, 70 көн узгач килә һәм ул дүрт көн дәвам итә.
Корбан бәйрәме тантанасы таң беленгәч башлана. Иртә таңнан мөселманнар иртәнге намазга җыелалар. Намаздан соң имам-хатыйб вәгазь сөйли. Ул Аллаһы Тәгаләне һәм аның Пәйгамбәрен мактаудан башлана, хаҗның килеп чыгуы һәм корбан чалуның әһәмияте турында аңлатыла. Вәгазь тыңлаганнан соң мөселманнар, мәрхүмнәр рухына дога кылу өчен зиратка киләләр. Зираттан кайткач, корбан чалу йоласына керешәләр һәм бу мөселманнарның Аллаһыга буйсынырга һәрчак әзер булуларын аңлата.
Корбан итеп тәкә (сарык), сыер яки дөя чалалар. Мөселманнар малны махсус шушы бәйрәмгә атап симертәләр. Аллаһыга корбан ителәчәк мал кимчелексез, сәламәт һәм 1 яшьтән дә ким булмаска тиеш. Сарык яки кәҗә бер кешедән, ә дөя яки сыер җиде кешедән корбан итеп китерелә.
Бу көнне мөселман кешесе сый-хөрмәткә юмарт була. Туганнарга һәм якыннарга бүләкләр өләшү, шулай ук күңелеңә хуш килгән кешеләрне табын янына чакыру гадәте дә бар. Әлбәттә, ярлылар һәм мохтаҗларны сыйлау да мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев