Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Кеше һәм темперамент

Төрле кешенең бер үк вакыйгага төрлечә мөнәсәбәттә булуын галимнәр күптән белгәннәр. Бу кешеләрнең темпераментлары бертөрле булмавы белән аңлатыла.

Хәзерге вакытта  кешеләрне төп дүрт тип классификациягә: сабырсыз, тиз кабынучан холерикларга; сабыр холыклы, тыныч флегматикларга; боек, күңелсез, бөтен нәрсәгә шикләнеп караучан меланхоликларга һәм оптимист сангвиникларга бүләләр. Кешенең нерв системасы нинди типта булмасын, әгәр аның ихтыяр көче булса, үз темпераментындагы тискәре  сыйфатларны баса яки, киресенчә, аларны уңай якка үзгәртә ала. Гомумән, темперамент кешенең гомуми активлыгыннан, аның гамәли чагылышыннан һәм кешенең хисләреннән барлыкка килә. Ә менә Казан арты татар авылларында кешене башкачарак классификациялиләр. Әйтик, “кыз тәкә”. Андыйлар сабырсыз, тиз ярсучан, үҗәт, үч алырга бик сәләтле һәм мәкерле, аз гына гаеп өчен дә сүгә башласа,  өстеңә ыргылып килергә дә күп уйлап тормый.  Үзен күрсәтәсе килеп хыял мизгелендә  нәрсәдер сөйли башлый икән,  я тыела алмый онытылып китеп сөйли, я ачынып китеп елап җибәрә. Андый кешеләр бик хәтәр.
Хатын-кызларның бик тырыш, хәтта ирләр эшен дә эшли алучыларын “ирдәүкә” дип атаганнар. Сугыш елларында алар хәтта үгез җигеп колхоз эшендә дә катнашканнар. Бик тә явыз, чәчрәп торган хатын-кызларны “Зәһәрбану” яки “ата Гайшә” дип тә әйтәләр.  Утырган җирендә үк йокымсырап утырган кешеләр очрый, андыйларны “Мәхдүм бабай” булдың инде диеп әйтәләр. Ул күршесенә йомыш белән кергәндә дә капка төбе урындыгына утырып черем итеп ала торган булган. 19 гасырда Мәскәүдә иләмсез күп һәм туктаусыз  ашый торган Бирон атлы  кеше булган. Шуңа ияреп булса кирәк,  күп ашаучы кешене бездә дә бирән диләр. Ялкау кешеләр илдә буа буарлык.  Андыйларны ”агач матрос, үрә каткан, үшән, хөрәсән” дип билгелиләр.  Нинди булса да эшкә тотынганда артык булдыклы булып мактанучы, ләкин бер нәрсә дә майтара алмаган  кешеләр очрый. Болар аерым категориягә керүче шапалаклар, коры кытырык, тәтәш, кәпәшләр. Арабызда характеры белән киребеткән кешеләр дә очрый. Андыйларны кирәмәт, пырдымсыз, әлләзи, тинтәк, тилемсә, чырсыз, кысыр киекле диләр. Ир затларының үзләренә генә хас эшләре була, ләкин өйдә хатын-кызлар була торып та, алар эшенә тыкшынып йөрүчеләрне апакша, биби, ата Гайшә диләр. Хәрәкәтләре һәм ишарәләре кыюсызларны “томана, миңгерәү, әпәтә,  мумштит, тинтәк, кикимора, иллим пилеш” диләр. Фәнни телдә меланхоликлар йомшак күңелле, сытык, артык үпкәчән булулары белән аерыла. Кагыйдә буларак, алар - тыныч тавышлы, эчке тойгыларын яшерә белә. Алар сак, алдын-артын уйлап эш итүчән, намуслы, игътибарлы, үз сүзләрендә нык торучан. Алар шулай ук кеше белән аз аралашучан, яңа обстановкада бик оялчан, тартынкы, кыюсыз кешеләр, ләкин кешенең хәленә керүчән, аның борчуын  күңеленә якын алучан тип.  
 Бик тә  явыз, пычрак күңелле кешеләр очрый. Алар хәшәрәтләр, әпә танаксызлар исемлегендә. Илдә ана телен, татар телен  онытучылар, яки аңлый һәм белә торып та  рус телендә генә аралашучыларны маңкорт диләр. Менә нәтиҗәсе - дөньяда барлыгы җиде млн га якын татарның шулар аркасында   өчтән бере татарча белми.  Ислам динендә кеше нәфесе һәм аның җиде баскычы барлыгы  әйтелә. Гарәп телендә нәфес – җан, кешенең тәне, каны, бөеклеге, нәрсәнең булса да асылы мәгънәсендә кулланыла. Нәфес-хисләрне, ихтыярны һәм тормышчанлык көчен  үз эченә алган субстанция буларак билгеле.  Шулай ук ул түбәнчел теләкләр, инстинктлар хас булган үзебезнең  үзенчәлекле бер өлешебезне аңлата. Аңа усаллык, көчле теләк тә хас. Нәфес, көндәшлек, хөсетлелекне бергә бутарга ярамый. Хөсетле кеше аерым мәгънәгә ия. Ул үз максаты өчен җанын да бирергә  риза кебек һәм үз сүзен бервакытта да бирми торган кеше. Ниндидер әйбер бүлешкәндә аңа башкага караганда һәрвакытта да күбрәк булу кирәк, чөнки хөсетлелек көнчелекнең азган кардәше. Менә шулардан формалаша инде коррупционерлар. Андый кешегә берәр эшең төшсә, ахырын уйлап бетер. Шулай да темпераментның начары да, яхшысы да булмый. Темпераментның “чиста чагылышлары” сирәк очрый. Танылган шәхесләрнең биографияләрен өйрәнеп, аларның һәркайсында катнаш темпераментлы  кешеләрнең зур иҗади уңышларга ирешкән булуына ышанасың.   Һәр авылда болардан тыш башка сүзләр белән классификацияләүләр дә булырга мөмкин. Без Казан арты авылларының Гәреч Юлы татарлары төркеменә керәбез. Бездә әдәби телгә кермәгән үзебезгә генә хас сүзләр очрый. Мәсәлән ”кыйты, калыкма, синдек, хөсетлелек”  һ.б. Әлеге язмада да кемгәдер аңлашылып бетмәгән сүзләр очрарга мөмкин.  Ә ул сүзләр Себер татарларында һәм Якут телендә киң кулланылышта. Шулай итеп, без шушы язмадагы төрле типтагы классификацияләнгән кешеләрнең  берседер.
                                Рәис  САТТАРОВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев