Күңел җылысы суынмасын
Гаҗәеп киң күңелле кешеләр яши безнең авылда. Сүзем Кече Рәс авылының иң хөрмәтле кешесе, авылыбызның абыстае Кәүсәрия Габдрахман кызы Галиуллина турында. Кәүсәрия апа 1936 нчы елның 2 гыйнварында Биектау районы Кондырлы авылында Габдрахман абый белән Хәерниса апаның икенче баласы булып дөньяга килә. Гаиләдә биш бала була. Бөек Ватан сугышы башлангач,...
Гаҗәеп киң күңелле кешеләр яши безнең авылда. Сүзем Кече Рәс авылының иң хөрмәтле кешесе, авылыбызның абыстае Кәүсәрия Габдрахман кызы Галиуллина турында.
Кәүсәрия апа 1936 нчы елның 2 гыйнварында Биектау районы Кондырлы авылында Габдрахман абый белән Хәерниса апаның икенче баласы булып дөньяга килә. Гаиләдә биш бала була. Бөек Ватан сугышы башлангач, Габдрахман абый сугышка китеп бара. Хәерниса апа белән балалар бәхетенә ул, инвалид булса да, сугыштан исән-имин туган җиренә әйләнеп кайта.
1944 нче елда Кәүсәрия апа беренче сыйныфка укырга керә. Дүрт сыйныфны Кондырлы авылында тәмамлый, ә җиденче сыйныфка кадәр Суыксу авылында укый. 1951 нче елда җиде сыйныфны тәмамлагач, сынау бирер алдыннан, чиләк-көянтә асып, урман аша Казанга катык сатарга йөриләр. Аны урам саен йөреп саталар. "Кислое молоко не надо", - дип чыгарып җибәрәләр иде шәһәр кешеләре", - дип искә ала Кәүсәрия апа. Юлга әниләре ике йомырка пешереп бирә торган булган. Нәрсә инде ул ике йомырка - ашап бетерүгә онытыла. Кире кайтканда бер стакан катык акчасына ярты килограмм кильки балыгы сатып алып ашый идек тә, урман аша чыкканда көпчәк эзенә җыелган суны эчә идек, ди Кәүсәрия апа.
1951 нче елның маенда, сынау биреп, җиде сыйныф тәмамлагач, Лаеш урманнары кисәргә туры килә. Җиде ел буена бара-кайта Шөмлән урман чистарту эшендә эшли. Кышын землянкада торып, урман чистартулар бик җиңел булмаган. Бервакыт Кәүсәрия апаның, ялгыш басып, тез сөяге капкачы чыга. Нишләргә белми аптырап, авыртуга чыдый алмыйча басып торганда Суфия апа Хәкимуллина аның тез сөяген урынына утырта. Сөйләгән вакытта Кәүсәрия апа Суфия апага бик рәхмәтле булуын әйтте.
1958 нче елның 5 гыйнварында Кәүсәрия апа Кече Рәснең бик акыллы егете Харис абыйга кияүгә чыга. Гаилә ишле була, каенана өстенә каенана, кияүгә бармаган кызлар. Барлыгы алты кеше, җиденче кеше булып Кәүсәрия апа килә. Ишле гаиләгә килеп төшсә дә, үзен уңайсыз хис итми. Моның өчен гомере буе Хәдичә апага рәхмәтле, Харис абыйның әнисе бик әйбәт кеше була. Шуның өстенә Камилә дәү әни дә сабыр, кешелекле була. Кәү-сәрия апа аларны гел яхшы яктан гына искә ала. Бәхетле гаиләдә бер-бер артлы сабыйлар туа. Кәүсәрия апа белән Харис абый бер малай, ике кыз үстерәләр. Кәүсәрия апага балалар үстерергә, өйдәге вак-төяк эшләрне карарга каенанасы бик ярдәм итә. Бик тату гаилә булып яшиләр. Кәүсәрия апа белән Харис абый күптәннән инде әби белән бабай. Аларның биш оныклары бар. Харис абый да тырыш, ярдәмчел, акыллы, төпле, хезмәт сөючән була. Харис абый, 1950-1954 нче елларда армиягә китеп, хәрби бәрелешләрдә катнаша. Мәскәүдән Рәхмәт хатлары килеп, хәрби хезмәтләре өчен аны сугыш ветераннары белән тиңлиләр. Армиядән
кайткач, авылда ат җигеп, фермада эшли һәм башка авыр эшләрне башкара.
Кәүсәрия апаның да хезмәт юлы катлаулы. Ул шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы булып эшли. Җиде ел склад мөдире хезмәтен башкара. Колхозда сыер сава, бозаулар карый. Лаеклы ялга чыккач, яңадан сөт җыючы булып эшли. "Эшемне, халыкны яратып эшләдем, бер эштән дә курыкмадым", - дип искә ала Кәүсәрия апа.
Харис абый белән Кәүсәрия апа матур тормыш итәләр. Ләкин, ни кызганыч, алтын туйга бер ел кала - 2007 нче елның апрелендә кырык тугыз ел бергә гомер иткән ире Харис абый вафат була. Балалар кайтып-килеп йөриләр, булышалар, оныклары да дәү әниләрен ялгыз тотмыйлар. Тормыш төрле яктан сыный бит ул - Кәүсәрия апаның кызы Нураниянең ире вакытсыз үлеп китә, өч яшьлек баланы үз яннарына алып кайталар Кәүсәрия апалар. Ринат, Суыксу урта мәктәбен тәмамлап, авыл хуҗалыгы академиясендә укып, агроном белгечлеге ала. Үзебезнең колхозда практика үтә. Үстергән дәү әнисен бер дә ялгыз тотмый. Авылга кайтып, булышып тора. Дәү әтисе янына барып та, зиярәт кылып торалар. Кәүсәрия апа бүгенге көнгә шөкер итеп, балалары турында горурланып сөйли һәм Ходай Тәгаләдән аларга, оныкларына үзе күргән авырлыкларны күрергә язмасын иде, дип сорый.
Кәүсәрия апаны авылыбызның иң хөрмәтле кешесе - абыстае дип юкка гына әйтмәдем. Аның янына килгәч: "Кәүсәрия апа, дин юлына ничек кереп киттең, берәр вакыйга мәҗбүр иттеме әллә?" - дип сорыйм.
"Барысы да булгандыр инде. Әтием дә бик дини кеше иде, аның да намаз укыганнарын гел күреп үстем, үзлегемнән дини китаплар укып, намазга басарга ният кылдым", - диде Кәүсәрия апа.
Тик шулай да бер вакыйга турында сөйләде ул. Күршеләрендә бер ир вафат булгач, ясин укучы булмаган. "Миңа "син укы да, син укы", диләр. Шуннан, Аллага тапшырып, үзем мәрхүм рухына Ясин укып чыктым. Ә үзем гөнаһлы булмадым микән, дип куркам.
Авылда иң өлкән кеше Вахит Галиясе диләр. Шул миңа укырга рөхсәт бирде. Шуннан бирле авылда абыстай вазифасын башкарып йөрим. Үземнең авылдашларымның гозерен кире какмадым инде", - дип сөйли Кәүсәрия апа.
Үзе бик акыллы, сабыр, ярдәмчел кеше, күршеләре белән туганнарча аралашып яши. Балалары Рәис, Нурания, Гөлсинәләрнең кадерле әниләре, оныкларының газиз дәү әниләре булып, Аллаһ аңа озын гомер, күркәм сабырлык, сәламәтлек, җан тынычлыгы, рухи ныклык биреп сөендерсен. Укыган догалары әрвахларга барып ирешсен һәм рухларын шат кылсын иде.
Рәсемдә: Кече Рәс авылы абыстае Кәүсәрия апа Галиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев